— Көн һәм төн дими, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә, беркемне дә борып җибәргәнем юк. Чөнки мин, беренчедән, Гиппократ анты кабул иткән кеше, икенчедән, әти-әниемнән алган тәрбиям шундый. Алар мине — гаиләдәге бердәнбер баланы: “Улым, берүк, кешеләргә карата игелекле бул. Кешеләргә игелек итсәң, Аллаһы Тәгалә үзеңә дә мәрхәмәтле булыр”, — дип тәрбияләде. Әти-әниемнең мине бәләкәйдән үк табиб итеп күрәсе килде. Мин аларның өметен аклар өчен мәктәптә бик тырышып укыдым. Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем. 1992 елда аны уңышлы тәмамлаганнан соң, район үзәк дәваханәсенә эшкә кайттым һәм шул вакыттан башлап 22 ел дәвамында участок терапевты булып эшлим, — ди Илфат Тимерзаһит улы үзе белән кыскача гына таныштырып.
— Участок терапевтының эше нидән гыйбарәт?
— Безнең эш көне сәгатьләп-минутлап бүленгән. Авыруларны аерым график нигезендә поликлиникада да кабул итәбез, өйләренә дә барып карыйбыз. Мин үзем 2 меңнән артык кешене үз эченә алган Югары Яркәйнең бер өлешен, Түбән Череккүл, Кадер, Сеңрән, Кызыл Көч авылларын хезмәтләндерәм. Иштирәк-леләрнең дә барысы да диярлек туп-туры миңа килә, — дип җавап бирде ул бу сорауга.
Илфат Тимерзаһит улының шулай дип әйтүе булды: “Мөмкинме?” — дип, урта яшьләрдәге бер ханым кабинетына килеп тә керде. Аны күрүгә: “Авылдашны тиз генә карап җибәрим инде. Эшенә ашыга ул”, — дип, табиб әңгәмәне туктатты.
Илфат Тимерзаһит улы медицина картасын тутырган арада мин дә Миләүшә Мәгъдәнова белән әңгәмә корып алдым. Иң тәүдә аңардан: ”Ни өчен башка табибка түгел, фәкать Илфат Билаловка килдегез?” — дип сорадым.
— Авылдаш булганга инде, — дип гап-гади генә җавап бирде ул бу сорауга һәм бер уңайдан Илфат Билаловка хас сыйфатлар турында да әйтеп үтте. — Үзебезнең участок терапевты: “Сез бит миндә теркәлгәнсез. Миңа килегез”, — дип кисәтә тора, ә без, өйрәнелгән гадәт буенча, Илфат Билаловка керәбез. Чөнки ул коридорда күрсә дә әллә каян танып ала, хәл-әхвәл сораша. Илфат гаиләсе белән туган авылы Иштирәккә — Тимерзаһит абый янына (әнисе берничә ел элек вафат булды) еш кайтып йөри. Күпвакыт ул авыруларны туган йортында да кабул итә. Чөнки иштирәклеләрнең күпләре, капка төбендә машинасы күренүгә, “Илфатка соравым бар иде”, — дип, Тимерзаһит абыйларга берәм-берәм килә башлыйлар. Араларында болай гына — Илфатны күрергә, аның белән сөйләшергә, ярдәм кулы сузганы өчен аңа рәхмәт әйтергә килгәннәре дә була. Тирән белемле, изге күңелле табиб булудан тыш, ул яхшы әңгәмәдәш тә. ”Илфат йомшак сүзе белән генә дәвалап җибәрде әле менә. Дару алып торасы да булмады”, — дип, шаяру катыш әйтелгән сүзләрне авылдашларымнан еш ишетергә туры килә.
— Авылдашларга ярдәм итү — Җир йөзендәге иң изге эшләрнең берсе инде ул. Кайвакыт дуслар-танышлар: “Туганыбыз чирдән мантый алмый бит. Бәлки, диагноз дөрес куелмагандыр? Карап кына кит әле”, — дип, Актаныш, Дүртөйле районнарына, хәтта Уфага ук алып китәләр. Өметләнеп сиңа мөрәҗәгать иткән кешегә ничек “юк” дип әйтәсең инде? Шунда ук җыенып чыгып китәм.
Мин үз һөнәремне бик яратып башкарам. Шуңа күрәдерме, юл йөрүнең дә, эшнең дә бер авырлыгын да күрмим, —ди Илфат Тимерзаһит улы.
— Сез хезмәтләндергән участокта һәм сезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында авыруларның нинди төрләре ешрак очрый?
— Тәүге урынны йөрәк-кан тамырлары, тын юлы, ашказаны-эчәк авырулары алып тора. Шунысы аяныч: яман шеш, шикәр диабеты, кан басымы кебек авырулар да елдан-ел арта.
— Бүген кешеләрнең котын алып торучы авыру — яман шештер, мөгаен. Медицина алга китте, дип күпме генә кабатласак та, әлегә нәтиҗәле дәвалау ысулы уйлап табылмады. Сезнең участокта бу авыру еш очрыймы?
— Миндә яман шеш диагнозы куелган 50дән артык кеше бар. Бигрәк тә соңгы вакытларда үпкә, күкрәк, ашказаны-эчәк рагы еш очрый.
Күпләр үзендә яман шеш барлыгын белүгә төшенкелеккә бирелә. Минемчә, алай итәргә кирәкми. Яман шеш ул — үлемгә хөкем ителү дигән сүз түгел. Сүземне бер мисал белән дәлилләп китәсем килә. 1996 елда Краснояр авылыннан Рәфит Авзалов исемле танышым: “Эчем авырта, карап кына җибәр әле”, — дип, кабинетыма килеп керде. Бәхетенә күрәдер инде, хирург Дамир Сәфәров та нәкъ шул вакытта минем янга кергән иде. “Аппендицитка охшаган”, — дип, ул аны шундук операциягә алып кереп китте. Аппендицит дигәнебез эчәктәге яман шеш булып чыкты. Бу хакта белгәч Рәфит абый: “Әткәй яшенә җитәлмичә дә үләрмен микәнни инде?” — дип, кара кайгыга калды. Аллаһка шөкер, шеше зарарлы булмады, операция ясауга, хәле күзгә күренеп яхшырды. Бу вакыйгадан соң 20 елга якын вакыт үтте. Рәфит абыебыз әле дә бер дигән йөреп ята. Авыруларга әйтер сүзем шул: яман шешне башлангыч чорда ук ачыкларга кирәк. Ә аны бары тик медицина тикшеренүе үткәндә генә билгеләп була. Шуңа елына бер тапкыр булса да дәваханәгә килеп, медицина тикшеренүе үтәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә дә бит “Сакланганны саклармын” дигән. Табибка күренү әнә шул саклану дигән сүз инде ул.
Мин үз участогымдагыларның авыруларын биш бармагым кебек беләм. Шуңа да алар күренергә килергә онытып җибәрсә, үзем чакырып алам. Авыруны булдырмау, кисәтү һәм соңгы чиккә җиткермәү, тәү чиратта, кешенең үзеннән тора. Менә шуны күпләргә берничек тә аңлатып булмый. Шуңа да мин төп игътибарны профилактик чараларга юнәлтергә тырышам. Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта дәваханәдә ятып чыгарга яисә табиб кушканча дәваланырга кирәклеген искәртәм. Тик кешенең табигате шундый бит, ул еш кына: ”Ярар, үтәр әле”, — дип уйлый. Ә аягөсте үткәргән авырулар бераздан янә калкып чыга, бу вакытта инде чир азган була.
— Соңгы арада барлык төр авырулар да артканнан-арта бара. Нәрсәгә бәйле икән бу?
— Беренче чиратта, аз хәрәкәтләнүгә, артык майлы һәм баллы ризыклар белән тукланудадыр. Күп чирләр нәселдән килә. Нинди дә булса авыруның килеп чыгуы, гадәттә, бер генә түгел, берничә факторга бәйле була.
— 22 ел участок терапевты булып эшләү дәверендә нинди вакыйгалар хәтерегездә аеруча нык уелып калды?
— Андый очраклар бик күп булды. Барысын да искә төшереп тә булмас. Бервакыт Сеңрән авылы фельдшеры: ”Бер апаның хәле авыр, килеп карап китә алмассызмы икән?” — дип шалтыраткач, бар эшемне ташлап, туп-туры шунда юлландым. Барсам, апа бик авыр хәлдә югары тән температурасы белән көрәшеп ята. Баксаң, аны берничә көн элек кенә дәваханәдән өенә кайтарып җибәргәннәр икән. Кулымнан килгәнчә тиешле медицина ярдәме күрсәтеп, озак кына янында утырып кайтып киттем. Икенче көнне эшкә бару белән, фельдшерга шалтыратып, авыру апаның хәлен сораштым. “Әйбәт якка үзгәреш бар, температурасы да төшә башлады”, — дигәч, янә Сеңрәнгә юлландым. Бер ай дигәндә апа аякка басты бит. Тагын бер очрак. Алты ел элек Югары Яркәйдә яшәүче бер авыру әбине карарга чакырдылар. Бардым, карадым, йөрәге минутына 30 гына тапкыр тибә. Беренче ярдәм күрсәткән вакытта: ”Электрокардиостимулятор куйдырса, тагын берничә ел яшәячәк әле бу әбекәй”, дигән уй йөгереп узды һәм шулай булды да. Әбекәйгә быел 85 яшь тулды, бер дигән яшәп ята.