Аорта — иң төп һәм зур артериаль кан тамыры. Аның катламнарга бүленүе — еш очрамаучы, шулай да бик куркыныч авыру. Оператив медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, әлеге патология булган пациентларның илле проценты беренче тәүлектә үк үлә. Соңгы унике елда Республика кардиология үзәгендә аорта аневризмасы булган 150 кеше дәваланган, шуларның утызында аортаның кискен катламнарга бүленүе күзәтелгән. Бу очракта кешенең гомерен саклап калу өчен бик катлаулы, авыр операция эшләргә кирәк, гадәттә, аортаның башлангыч бүлеге протезга алмаштырыла.
Соңгы операциянең уникальлеге аның гибрид юл белән эшләнүендә, бу очракта, стандарт методикага өстәмә итеп, ачык аортага видеокүзәтү астында металл стенд урнаштырыла, ул каркас рәвешендә аның эчен ныгытып тора. Бу тактика хәзер дөньяның иң яхшы кардиохирургия клиникаларында актив кулланыла, безнең республика да шундый операцияләр эшләү буенча Русиянең биш төбәге исәбенә керде.
Бу уңайдан Республика кардиология үзәгендә журналистлар белән очрашу үтте. Үзәкнең баш табибы Ирина Николаева кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту өчен нинди чаралар кирәклеге турында сөйләде. Моның өчен барлык структураларны да җәлеп итү, профилактика, яңа технологияләрне үстерү һәм яхшы реабилитация кирәклеген әйтте.
— Безнең үзәктә елына сигез меңнән артык операция ясала, елдан-ел яңа технологияләр өйрәнелә, — ди баш табиб урынбасары Богдан Олейник.
Табиблар аорта аневризмасының “астыртын” авыру булуы турында әйтте, озак вакыт үзен сиздерми килеп, кинәт үлемгә китерергә мөмкинлеген дә билгеләде. Еш кына аны миокард инфаркты белән дә бутыйлар икән. Шуңа һәммәсен дә диспансеризация үтәргә, йөрәк авырулы кешеләрне махсус тикшеренергә чакырдылар.
Уникаль операцияне башкарган кардиохирург Владимир Сурков пациентның бүген үзен канәгатьләнерлек хис итүен әйтте.