+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2015, 22:21

Офтальмология тармагы үсештәме?

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты эше белән танышты.6 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында булып, аның эшчәнлеге белән танышты һәм республикада фән үсеше мәсьәләләрен тикшерде.

Институт директоры Мөхәррәм Бикбов төбәк җитәкчесен институт тарихы, фәнни һәм клиник эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук, инновацион эшләнмәләр — уникаль җиһазлар һәм дару препаратлары белән таныштырды. Ул Рөстәм Хәмитовка институт китапханәсендә сакланучы XIX гасырның сирәк очрый торган басмаларын күрсәтте. Республика Башлыгы киләчәк буын өчен бу китапларның күчермәсен эшләргә һәм Мәскәүдә янгын вакытында юкка чыккан Русия Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институты китапханәсенең электрон фондын булдыруда ярдәм итәргә киңәш итте.
Күз алмасы авырулары бүлегендә Рөстәм Хәмитов офтальмология өчен медицина җиһазлары эшлән­мәләренең алдынгы үрнәкләре буенча инженерлык-конструктор бюросы белән танышты. Биредә ясалма күз ясмыгы һәм линзалар, кератопластика өчен трансплантатлар, күзгә пластик операцияләр эшләү өчен материаллар җитештерелә. Институт директоры сүзләренә караганда, барлык эшләнмәләр дә арытаба түләүле нигездә эшләүче фәнни-җитештерү бүлегенә тапшырыла.
Башкортстан Башлыгы офтальмологиядә импорт технологияләре һәм җиһазлары ни дәрәҗәдә кулланылуы һәм институт Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы гамәлгә ашыручы импортны алмаштыручы программаларда катнашуы белән кызыксынды. Мөхәррәм Бикбов әлеге юнәлештә импорт товарлары 60-70 процент тәшкил итүен һәм институт эшлән­­мәләре әлеге проблеманы хәл итүгә юнәлтелүен аңлатты. Әмма Русия министрлыклары һәм ведомстволары программалары конкурсында катнашу, продукт лицензиясе алу өчен озайлы вакытны күзаллый, моның өчен 2-3 ел таләп ителергә мөмкин. Рөстәм Хәмитов Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның Уфага сәфәре барышында бу мәсьәләнең тикшерелүе турында белдерде.
— Әле гадәти булмаган вакыт. Проблемаларны тиз арада хәл итәргә кирәк. Башкача без бу хәлне җиңә алмаячакбыз, — диде республика җитәкчесе. — Сез нинди административ каршылыклар белән очрашуыгыз турында әйтергә тиеш, ә без аларны хәл итәчәкбез.
Рөстәм Хәмитов диагностика кабинетын, лазерлар белән җиһазландырылган операцияләр һәм микрохирургия бүлеген, шулай ук стационар палаталарны карады.
Арытаба Башкортстан Башлыгы академик С. Н. Федоров исемендәге “Күз микрохирургиясе” тармакара фәнни-техник комплексының генеральный директоры Александр Чухраев, Русия Фәннәр академиясе президенты Рамил Бәхтизин һәм институт директоры Мөхәррәм Бикбов белән офтальмология ярдәме күрсәтү һәм республикада фән үсеше мәсьәләләрен тикшерде.

Белешмә
Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты 1926 елда булдырылган, ул халыкка махсуслашкан офтальмология дәвалау-консультация хезмәте, Башкортстанда диаг­ностика һәм хирургия ярдәме күрсәтү буенча әйдәүче учреждение булып тора. Биредә “Офтальмология” профиле буенча барлык төр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Узган елда республиканың 1666 кешесе мотлак медицина страховкалавы исәбенә 54,03 миллион сумлык ярдәм алган. Институт шулай ук, офтальмохирургия өчен дарулар һәм тех­нологияләр, аппаратлар уйлап табып, инновацион проектларны планлаштыра һәм гамәлгә ашыра.
Читайте нас: