— Буй-сыным зифа, сәламәт булыйм, дигән хатын-кыз спортны беркайчан да ташларга тиеш түгел, — дип фикерләре белән уртаклаша Эльза Шакирҗанова. — Көзгедәге чагылышыбыздан канәгать булганда гына, без, гүзәл затларның, кәефе яхшы, эшләре гөрләп бара бит.
Хезмәттәш ахирәтләр кышын чаңгыда йөри, җәен йөгерергә чыга икән. Көн саен 8-10 километр ара үтәбез, диләр.
Ахирәтләр арасында иң өлкәне — Гөлсинә Котышева. Ул 30 елга якын гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган, майор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Отставкага чыккач, балалар бакчасында эшли башлаган.
— Гомерем буе спорт белән шөгыльләндем, — ди ул. — Беркайчан да авырып эш калдырганым булмады. Моның сәбәбен һәрвакыт сәламәт тормыш рәвеше алып баруымда, яшьтән үк җиңел атлетика, чаңгыда шуу, йөзү белән мавыгуымда күрәм. Яшь кызларга әйтәсе килгән теләгем шул: үз өстегездә эшләргә иренмәгез. Сәламәт тәндә генә сәламәт рух булуын истән чыгармагыз.