+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2015, 21:06

Йог чирләргә “юк!” дияр

Җәһәт кенә “шпагат”ка утыручы, күпләр утыра да алмаган “лотос” позасында ял итүче Фәния апага карап, бу кешегә 74 яшь бирү кыен. Ә ул үзе, шушы күнегүләрне эшләп алгач, тән рәхәтләнеп ял итә, ди. Фәния Мөнирова Нефтекама шәһәрендә яши. Күптән инде, 35 еллап, сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнә. Иртәнге зарядканы калдырмый. Ә ун еллап элек ул йога белән шөгыльләнә башлый. Һәм аның файдасын бик тиз сизә.

— Йога бик файдалы, аның бездә киң таралмаганлыгы кызганыч. Йога мускулларны, сеңерләрне, буыннарны ныгытып кына калмый, рухи күтәренкелек бирә, организм энергия белән тулылана. Йога белән даими шөгыльләнүче кеше психик яктан да сәламәт. Баш авыртулардан, тын юллары, йөрәк, кан тамырлары чирләре белән җәфалану­чылар өчен аеруча файдасы зур. Йокысызлыктан интегүче­ләр өчен дә менә дигән чара ул, чөнки стресслар, арулардан арындыра торган махсус күнекмәләр бар, аларны даими эшләп, эмоцияләр белән ида­рә итәргә өйрәнәсең. Кыскасы, ир-атлар өчен дә, хатын-кызларга да, яшьләргә дә, картларга да, хәтта балаларга да мин йога белән дуслашырга тәкъдим итәр идем, — ди Фәния ханым.
Ул үзе күнекмәләрнең күбе­сен “Zee TV” каналыннан карап өйрәнгән икән. Шушы һинд каналын мактап туя алмый.
— Тәү башлаган кешеләр өчен дә, тәҗрибәле “йогачылар” өчен дә бик файдалы канал, барысын да җентекләп аңлаталар, өйрәтәләр, — ди Фәния Габдулла кызы. — Әгәр дә шушы һинд мәдәниятенең йога системасын өйрәнә алсагыз, көннәрегез ямь белән тулыр, картлыгыгыз сызлануларсыз үтәр.
Фәния Габдулла кызы — тирә-якта танылган дару үлән­нәре белгече дә. Табигатьнең иң матур почмакларыннан, чиста Агыйдел елгасы буеннан, урманнардан-кырлардан төрле файдалы үләннәр җыеп, алардан дарулар ясый ул. Иртә яздан көзгә кадәр аның фатиры төрле үлән исләрен­нән аңкып тора. Аларны кип­тергәндә телевизор да кабызмый ул, барлык шартын китереп, җиренә җиткереп эшли.
— Безнең туган яклар оҗ­мах бит ул, нинди генә шифалы үләннәр юк! Чамасын, тәртибен белеп куллансаң, һәммәсе файдалы.
— Менә “буквица” дигән үлән, иммунитет өчен бик файдалы, борынгылар “кышка ту­ныңны сат, буквица ал” дип әй­тә торган булган. Кызганычка каршы, аны кулланучылар сирәк. Күпчелекнең дару үлән­нәре буенча белеме бик түбән. Даруханәдән химия алып дә­валанырга күнеккән­без. Ә бит, уйлап карасаң, табигать дәва­сына җитми! — ди ул.
Фәния апаның ире Фәнәви абый да, улы Ирек, кызы Ирина да үләннәр турында бик күп белә. Нинди чирдән дәва, кайда үсә — алардан гына со­ра! Ә Фәния апа үзе белемен камилләштереп тора, күп укый, күп өйрәнә. Сигезенче дистәне вакласа да, аны “әби” дияргә һич тә тел бармый. Да­ру үләннәре, спорт, йога яр­дәмендә ул бик яшь күренә.
— Кешегә искиткеч күп мөмкинлекләр бирелгән, әмма без аның бик аз өлешен генә файдаланабыз. Пенсиягә чыккач, тормыш сорылана, диләр. Һич килешмим, теләк булганда, үз өстеңдә эшләп, һәр яңа туган көнгә сөенеп, пенсиядә дә менә дигән күңелле итеп яшәп була, — ди ул.
Читайте нас: