+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 март 2015, 00:04

Сәламәт хатын-кыз — бәхетле хатын-кыз

Дөрес әйтәләр, хатын-кыз үзе бәхетле булса гына аның ире дә, балалары да бәхетле була. Ә бәхетнең иң мөһим өлешләренең берсе — сәламәтлек. Сәламәт булмасаң, сине берни дә кызыксындырмый, бернәрсәдән ямь тапмыйсың. Тазалыкны бернинди акчага да сатып алып булмый, дип ак халатлы табиблар дөрес әйтә. Әмма без үз сәламәтлегебезгә бармак аша карарга өйрәнгән.

Профилактика дигән нәрсә безнең халыкка бөтенләй ят. Кызганычка каршы, аяктан егылгач кына дәваханәгә киләләр. Ир-ат үз-үзенә саграк карый әле ул, ә менә хатын-кызлар үз сәламәтлегенә бөтенләй игътибар бүлми, — ди Краснокама районы дәваханәсенең акушер-гинекологы Линара Раянова.
Линара Лим кызы Уфада туып-үскән. Башкортстан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган. Ирен Краснокамага эшкә җибәрү сәбәпле, биредә эш башлаган.
— Интернатураны республика дәваханәсендә үттем. Чагыштырыр мөмкинлегем бар. Биредә, район дәваханәсе булуына карамастан, җиһазлану дәрәҗәсе яхшы, эш өчен бернинди тоткарлык юк, медикаментлар җитә. Иң зур проблемабыз — хатын-кызларның дәваханәгә йөрмәве, — ди Линара Лим кызы.
— Авыл хатын-кызларына йортыннан чыгып китү читен инде, мал-туары, бала-чагасы, кош-корты...
— Боларның берсе дә сәбәп түгел. Мин барысын да аңлыйм. Район үзәгенә барып җитү авыр, йорт-кураны калдырып чыгып китеп булмый, диюләре буш сүз генә. Бу авыл кеше­сенең менталитетына бәйле. Ул, ат ке­бек эшләп, үзенә кул селтәргә өй­рәнгән инде. Иманым камил: һәр авылда дәваханә булса да алар анда йөрмәс иде. Безгә иң беренче чиратта аларның үз-үзенә булган карашын сындырырга, хәлне үзгәртергә, хатын-кызга үз-үзләрен бераз булса да яратырга өйрәтергә кирәк.
— Әйтегез әле: үз сәламәтлегеңә мондый ваемсыз карашның нәти­җәсе нинди?
— Соңгы чиккә җиткән чирләр. Хатын-кызлар барыбер безгә килә, әмма чирнең башында түгел, ә бөгелеп төшкәч кенә. Ул вакытта инде пациентка ярдәм итү авырлашкан була, ә кайбер вакытларда — бөтенләй мөмкин түгел. Кызганычка каршы, яман шешкә китергән очраклар бик еш. Авыл тормышы хатын-кызларны авыр эшләргә этәрә, күтәренеп эшләүләр дә алар файдасына түгел. Әгәр дә елына бер тапкыр булса да хатын-кыз гинекологка күренеп торса, вакытында тиешле чара күреп булыр иде.
— Өлкән буын кешеләре, чыннан да, шундыйлардан. Бәлки, яшьләр башка төрледер, алар бит үзләрен яратучан, укымышлы, күп беләләр?
— Кайчагында, без гаилә кордык, бәби алып кайтканчы тикшеренергә иде, дип киләләр. Шундый чакларда шатлыктан күздән яшьләр бәреп чыга яза. Мондыйларга чиксез сөе­нәбез, әмма андыйлар бик сирәк. Мин кайда гына чыгыш ясасам да, югары сыйныф укучылары алдында булсынмы, Гаилә коруны планлаштыру үзә­гендәме, яшь парларга балага узганчы һәрвакыт тик­ше­ренергә киңәш итәм.
— Яңа туган сабыйларның сәла­мәтлеге ничек?
— Чирле әнидән сәламәт бала тумый. Ә хатын-кызлар арасында тап-таза булганнары бармак белән генә санарлык. Эчү, тарту кебек яман күренешләр аларның сәла­мәтлеген тагы да ныграк какшата. Шуңа күрә балалар да тулысынча сәламәт булып тумый. Ярый әле диспансерлаштыру бар, аның вакытында хатын-кызлар бездә тикшеренә. Сә­ламәт­легендә тайпылышлар булган очракларда, аларны кире чакыртабыз, дәвалау курслары бирәбез. Куян дәваханәсендә гинекология бүлегенең койкалары бар, шунда салабыз, дәвалыйбыз. Кыскасы, диспансерлаштыру булмаса, чирлеләр саны артыр иде.
— Олы бөтен бер районга бер акушер-гинеколог аз түгелме?
— Әйтүемчә, Куян дәваханәсендә гинеколог бар, шулай ук бик күп авылларда беренче ярдәмне күрсәтер өчен фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Акушерыбыз Гөлнәфирә Шәрифуллина — бик тәҗрибәле белгеч, ул районның барлык хатын-кызларын да диярлек белә, аның белән эшләве җиңел.
— Эшегездә тагы нинди проблемалар белән очрашырга туры килә?
— Абортлар күп, аеруча яшьләр арасында. Үз сәламәтлекләренә ваемсыз карыйлар. Гаилә тәрбиясе, җенси тәрбия җитми. Шулай ук, соңгы вакытта иртә йөккә узган үсмерләр проблемасы барлыкка килде. Тугыз сыйныф тәмамлап, шәһәргә укырга киткән кызлар авырга калып, 15-17 яшьтә исәпкә баса. Карап торасың, үзе сабый әле, аңардан нинди әни чыксын инде? Нинди тәрбия бирә ала ул баласына? Авырлы кызларын җитәкләп килгән ана белән сөйләшкәч, өйдә кыз бала үскәндә бернинди тәрбия булмаганлыгы ачыклана. Шушы 15 яшьлек кызы тагы бер 15-16 елдан соң үзенең авырлы кызын җитәкләп килмәс дип әйтеп булмый. Тәҗрибә күрсәтүенчә, әниләре нинди — кызлары да шундый.
— Линара Лимовна, бүген бөтен республика хатын-кызларына мө­рәҗәгать итәр мөмкинлегегез бар. Нәрсә әйтер идегез?
— Кабатлау булса да, шуны әйтәсем килә: үз-үзен яратмаган авыру хатын-кыз беркемгә дә кирәкми. Үз сәламәтлегегезне кайгыртырга өй­рәнегез. Сәламәт кеше — ул бәхетле кеше.
Читайте нас: