+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 март 2015, 23:51

Кох таякчыгы – явыз нәрсә...

Шуңа да авыруны вакытында кисәтү мөһим.1993 елда Бөтендөнья сәла­мәт­лек саклау оешмасы туберкулез авыруын гомум бәла, 24 мартны Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан итте. Кыз­ганыч, бүген дә бу авыр чир күп гомерләрне өзә..Шифаханә курорт дәвалану сәла­мәтләнү, профилактика һәм реаби­литация өчен мөһим баскыч­лар­ның берсе булып тора.

“Толпар” туберкулезга каршы республика балалар шифаханәсе быел сиксән яшен билгели. Ел саен анда биш меңгә якын бала сәламәтлеген ныгыта. Шифаханәнең дүрт бүлекчәсе бар: 3-6 яшьлек балалар өчен 145 урынлык Уфадагы үзәк филиал, 7-14 яшьлекләргә Алкинода 255 урын каралган, Бөре филиалында 10-17 яшьлек — 125, Октябрьскийда 3-6 яшьлек 50 балага урын булдырылган. “Толпар”да бөтен республика балалары сәламәтлеген ныгыта. Бирегә фтизиатрда исәптә торучы, хәвеф төркемендәге, еш авыручы балалар җибәрелә. Дәвалау организмның авыруларга каршы тору көчен ныгытуга юнәлтелгән — билгеле режим, югары аксымлы, витаминлы туклану, кислородлы коктейльләр, кымыз, таллосотерапия (тоз өстеннән йөрү), яктылык, электр, магнит белән дәвалау, тоз шахтасы, массаж һәм башкалар. Адаптация җиңелрәк үтсен өчен балалар белән психолог эшли.
— Бүген медицина алга киткән чор, туберкулезга каршы да яхшы дарулар күп. Ләкин кох таякчыгы бик явыз нәрсә, аның үзенә каршы препаратларга җай­лашып, бирешми башлаган очраклары бар. Шуңа күрә бу авыру проб­лемасы һаман кискен кала бирә, — ди шифаханә мөдире, сәламәтлек саклау отличнигы Ирина Мелитицкая. — Иң яхшы чара — профилактика. Даими тикшерелеп тору, балаларга вакытында манту эшләтү, аның реакциясе уңай булса, бөтен гаиләгә тикшеренү үтү мөһим.
Ирина Петровна әйтүенчә, манту нәтиҗәсе кайвакыт бик дөрес булмаска да мөмкин. Чөнки ул стресс кичереп йөргән, иммунитеты какшаган, томаулап яисә җиңелчә авырып торган кешеләрдә дә уңай реакция бирергә мөмкин. Мәсәлән, бер төркем солдатларга манту эшләгәннәр. Барысында да уңай реакция күрсәтелгән. Аларны ял иттереп, витаминлы тукландырып бераз яшәткәч, янә манту реакциясе тикшерелгән. Бер солдатта да ул уңай булмаган. Хәзер мантуга алмашка заманча диаскин тест уйлап табылган. Ул кешенең нинди хәлдә булуына карамастан, нәкъ кох таякчыгына гына реакцияне күрсәтә. Шуңа күрә тиздән югары сыйныф укучыларына манту урынына диаскин тест эшләү дә күз уңында тотыла.
Читайте нас: