+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 март 2015, 22:49

“Ак халатлы әйбәт абый!”

Иглин районы үзәк дәваханәсе педиатры Таһир Фәсхетдинов хакында балалар шулай ди.Гадәттә, авыру чагында балалар әти-әниләрен дә тыңла­мый. Шул ук вакытта, авыртуга, сызлануга түзә алмаган нә­ниләр ак халатлы әзмәвердәй абый белән күз карашыннан аңлаша. Олпат гәүдәле Таһир Гафур улы нәни пациентлары белән бик тиз уртак тел таба. Елмаеп кул суза, кесәсеннән кәнфит, өстәл астыннан уенчык китереп чыгара. Нәтиҗәдә, балалар табибтан елмаеп, күтәренке күңел белән чыга. Педиатр максатына ничек ирешә? Башкортстан Респуб­ли­ка­сының сәламәтлек саклау отличнигы, Иглин районы үзәк дә­ваханәсе баш табибы урынбасары Таһир Гафур улыннан шул хакта да сораштык.

– Табиблар династиясеннән мин, ­ – диде әңгәмәдәшем. – Әтием Гафур Шәмсетдин улы Кальтовка участок дәваханәсе баш табибы булып эшләде. Аның белән кечкенәдән эшкә йөрдем. Өстәвенә, йортыбыз да дәваханә территориясендә урнашкан иде. Шуңа күрә табиблар тормышы белән балачактан якыннан танышмын. Педиатр булып китүемнең үз сере бар. Сеңлем Динә миннән унбер яшькә кече. Аны бишектә яткан чагыннан тәрбияләштем. Шуңа күрә “нәниләр теле” миңа яхшы таныш. Минем өчен савыккан балаларның сөенеп, рәхмәт әйтүеннән дә кадерлерәк мизгел юк.
Таһир Гафур улы сәламәтлек саклау өлкәсендә 19нчы ел хезмәт сала. Благовещен, Балтач районы дәваханәләрендә тәҗрибә туплаган. Табиб, 2011 елда туган ягына кайтып, педиатр булып эшли башлаган. Бүген ул 600 баланы хезмәтләндерә. Иглиннан тыш, тагын 12 авылга барып йөри. Айга – 150, елга ике меңгә якын баланы савыктыра.
– Педиатрның эш көне шат күңелле балалар белән җылы аралашып кына үтми, ­– ди әңгәмәдәшем. – Балалар шаярырга, дөньяны танып-белгәндә “экспериментлар” үткәрергә ярата. Мондый шуклыклары нәтиҗәсендә еш кына күңелсез хәлгә дә тарыйлар. Әйтик, миңа нәниләрнең борын тишегеннән уенчык машина тәгәрмәче дә алырга туры килде. Бер сабыйның колагына күбәләк кергән иде. Бөҗәкне су белән юдыртып чыгардым. Сулыш ала алмыйча интегүче сабыйларны китерәләр. Шуңа күрә, ашыгыч ярдәмгә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Бу максатка ирешергә дәваханәнең матди-техник базасы мөмкинлек бирә. Даруларга да кытлык юк. Районда 18 яше тулмаган 12 мең 270 бала исәптә тора. Аларны сигез педиатр хезмәтләндерә. Безгә ярдәмгә тагын бер педиатр килсә, җиңелрәк булыр иде. Бала җанлы табибларны көтеп калабыз!
Таһир Гафур улының кызы Алина бүген Башкортстан дәүләт медицина университетында педиатр һөнәрен үзләштерә. Димәк, Фәсхет­диновларның педиатрлар династиясе киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Читайте нас: