+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 апрель 2015, 22:09

Уңай үзгәрешләр кая?

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында дәүләтнең сәламәтлек саклау үсешенә җитди игътибар бүлүен билгеләде.
— Соңгы дүрт елда сәламәтлек саклауга чыгымнар ике тапкыр артты, — диде Рөстәм Зәки улы. — Үткән ел алты объект файдалануга тапшырылды, быел тагын бишесе —­ планда.
Демографик хәл буенча Башкортстан Идел буе федераль округында дүртенчедән беренче урынга күтәрелгән. Ә менә үлем күрсәткече буенча өченче урынны саклап калганбыз. Үткән ел аналарның үлеме, суицид очраклары кимегән. Шулай да проблеманың соңгысы һаман да кискен кала. Гыйнвар-февральдә балалар 8 процентка азрак туган, үлем күрсәткече 3 процентка арткан.
Соңгы мәгълүматлар буенча Башкортстанда уртача гомер озынлыгы — 69,76 ел. Ә ил буенча ул — 70,93. Бу хәлне кискен мәсьәлә итеп билгеләде республика Башлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы, табиблар алдына катгый бурычлар куйды.
— Бездә гомер озынлыгы уртачадан югары булырга тиеш! Югыйсә, бөтен тырышлык, чыгымнар нәтиҗәсез, дигән сүз. Ә бит үткән очрашуыбызда гына җитди бурычлар билгеләнгән иде. Сәламәтлек саклауда сыйфатлы үзгәрешләр күрмим, — диде Рөстәм Зәки улы. – Алынган күп кенә җиһазлар файдаланылмый, кадрлар җитешмәү мәсьәләсе бүген дә кискен тора.
Медицина университетын тәмамлаган студентларның 70 процентының гына дәүләт учреждениеләренә эшкә баруын, ә авылларга дәртләндерүче матди ярдәмгә кызыгып кына килүен әйтте республика Башлыгы. Бу уңайдан муниципалитетларның үз төбәгеннән чыккан студентлар белән эшләмәвен дә билгеләде. Баш табибларны Хөкүмәт аша тикшереп билгеләү, аларны “яшәртү” кирәклеген әйтте, шифаханә-курорт дәвалануына игътибар җитмәүгә, дару хаклары артуы мәсьәләсенә тукталды:
— Кайчак төрле дәвалау учреждениеләрендә бер үк препаратларга хаклар аермасы ун тапкыр күбрәк! Сезнең намус кайда, иптәшләр? Соң булганчы, туктагыз..,— дип кисәтте Рөстәм Хәмитов.
Бүленгән акчаны максатка ярашлы тотынырга һәм “Пациент ихтыяҗы – барыннан да югары!” девизы астында эшләргә чакырды.
Читайте нас: