Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Балаларны берәр әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук өлкән кешеләр чын-чынлап курыккан әйберләрдән балалар курыкмаска мөмкин. Бу — табигый күренеш. Курку тойгысы сабыйларда үзен өлкәнрәк кешеләргә караганда башка рәвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була. Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку. Икенчесе — сабыйларның тормыштагы фактларны бәяли белмәвенә бәйле курку. Әлбәттә, бу куркулар табигый рәвештә ата-ананың яисә мохитнең балага карата мөгамәләсе нәтиҗәсендә артырга яки кимергә мөмкин.
Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән билгеле бер хәлдә курка.
Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше булып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә әнисенә бәйле. Әгәр ана, баласының тәртибеннән канәгать булмыйча, үзенең ризасызлыгын “яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерәсең” шикелле сүзләр белән белдерсә, әнисен ихлас күңелдән яратучы бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирләп киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз-үзен битәрләү һәм хәтта җәзалау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психикасына күтәрә алмаслык йөк сала. Бер үк вакытта куркытулар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә.
Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип-низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.