Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләвендә диагностика бүлегенең дә өлеше бәяләп бетергесез. Ни дисәң дә, елына 240 меңгә якын төрле тикшерүләр үткәрүче бүлек бу тармакның ышанычлы калканы булып тора. Маллар арасында кешеләр өчен дә зур хәвеф тудыра торган йогышлы авыруларның таралуын кисәтү, тиешле вакытта вакциналау, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләренә һәрдаим һөнәри киңәшләр белән ярдәмгә килү – боларның барысын да башкара бүлек хезмәткәрләре. Моннан тыш, диагностика бүлеге лабораториясендә елына ике тапкыр – язын һәм көзен һәр хуҗалыкта малларның каны тикшерелә, терлекләргә нинди витаминнар, матдәләр җитешмәве ачыклана, шуның нигезендә ашату рационы төзелә. Сенаж, катнашазык, печән, силосның туклыклылыгын да тикшерә ветеринарлар. Токымлы мал сатучы хуҗалыклар да бүлек хезмәтләреннән теләп файдалана.
Ветстанциядә тәҗрибә үткәрү максатында төрле җәнлекләр, шул исәптән, бәрәннәр, ак тычканнар, куяннар да асрала. Диагноз төгәл, дөрес булсын дисәң, тикшерү үткәрүнең бөтен таләпләре дә төгәл үтәлергә тиеш.
— Узган ел бүлек урнашкан бинада капиталь ремонт башкарылды. Бихисап заманча җиһаз, төрле тикшерүләр башкару өчен махсус приборлар кайтартылды, — ди бүлек мөдире Ранис Гайнелҗанов. — Быел да әлеге юнәлештә күләмле эшләр башкару күз уңында тотыла.