Ниһаять, боз урыныннан кузгалды. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык буенча комитеты алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнешен көйләү турында төбәк законына үзгәрешләр кертүче закон проектын карады. Әлеге проблемага, атап әйткәндә, республика территориясендә аз алкогольле, тонусны күтәрүче эчемлекләрне сатуны бөтенләй тыю мәсьәләсенә, яшь гвардиячеләр җәмәгатьчелек игътибарын күптән җәлеп итеп килә. Һәм, ниһаять, аларны ишеттеләр. Башкортстан Хөкүмәте төбәк законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләде. 3 июньдә аны Хөкүмәт Президиумы хуплады.
Әлеге утырышта бу хакта Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Асылова чыгыш ясады. Энергетик эчемлекләр бигрәк тә үсмерләр организмына начар тәэсир итә. Статистикага ярашлы, аз алкогольле эчемлекләрне 13-17 яшьлек балаларның 80,8 проценты куллана, күпчелеге — кызлар. Өч үсмернең берсе коктейльләрне көн саен диярлек эчә. Табигый ки, бу яшьләрдә алкогольгә бәйлелек тудыра.
Илнең сәүдәсендә 2001 елда бу эчемлекнең бер генә төре — Вьетнамда бәләкәй савытларда җитештерелгән “Ягуар” дигәне генә сатыла иде. Хәзер һәр сәүдә ноктасында төрле өстәмәләр кушылган 1,5 литрлы шешәләр тезелеп тора. Анда организм өчен нык зарарлы булган Е-129 буявы бар. Ул дөньяның 9 илендә, атап әйткәндә, Франциядә, Норвегиядә, Төркиядә, Даниядә, Исландиядә һ. б тыелган. Безнең Медицина академиясенең Туклану фәнни-тикшеренү институты аның зыяны турында әллә кайчаннан бирле чаң суга инде, ишетүче генә юк.
— Әлеге эчемлекләр республиканың 1971 сәүдә оешмасында сатыла. Былтыр алар тарафыннан 31,8 мең декалитр коктейль сатылган. Республика территориясендә сатылган алкоголь продукциясе күләмендә әлеге эчемлекләр тоткан урын 1 проценттан азрак тәшкил итә. Шуңа күрә эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының джин-тоник сатуны тыюга бәйле чыгымнары сизелерлек булмаячак, — диде Гүзәл Наил кызы.