Минем бернәрсә дә аңламый торуымны күреп, Гөлнара ханым өстәл артына күчеп утыра һәм, тартмасыннан йөрәкнең макетын чыгарып, аны сүтә-сүтә, йөрәкнең эшчәнлеге турында олы бер лекция укый.
— Гөлнара Салават кызы бу “дәресне” көненә унар тапкыр кабатлый. Безгә килгән һәркемгә ул йөрәкнең эшчәнлеге һәм бу эшчәнлек яхшы булсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйли. Безгә укытучылар да, савучылар да, төзүчеләр дә, шоферлар да килә. Ул йөрәк турында аңлатмый торып, берсен дә чыгарып җибәрми, һәркемгә “үз телендә” сөйли. Шуңа да безгә бер килгән кеше икенче доктор эзләп йөрми, — ди кардиологның шәфкать туташы Гөлназ Фәхретдинова.
— Мин поликлиникада кардиолог булып 13 ел эшләдем, үзем төшердем, рәсемнәрне үзем “укыдым”, үзем кабул итү алып бардым. Һәрвакыт үзебезгә куелган вакытка “сыймыйча” интектем. Авыруны тыңларга, аны тикшерергә, аңларга, аңлатырга кимендә 30 минут кирәк. Шуңа да поликлиникадан китәргә туры килде, — ди Гөлнара ханым.
Гөлнара Заһирова — Учалы кызы. Үзе әйтмешли, оҗмахта, ике тау битендә урнашкан Ишмәкәй авылында туып-үскән. Табиб буласы маңгаена язылган булгандыр, кечкенәдән үк ул барлык уенчыкларына укол ясап, “больницалы” уйнаган. “Укол ясый-ясый бөтен мендәрләр лычма су булып бетә иде, аптырап, әтием агачтан “капельница” эшләп бирде”, — дип көлә ул.
— Медицинага сөю химиягә булган кызыксынудан башланды. Химия укытучым Әсма Фәрит кызы бу фәнне бик оста һәм кызыклы итеп алып бара иде, — дип балачак, мәктәп елларын искә ала Гөлнара Заһирова.
Шуңа да мәктәп тәмамлагач, башкалага Башкортстан дәүләт медицина институтына юл ала ул. Булачак ире Ирек Фәнис улы белән дә шунда таныша. Кулларына диплом алган яшь белгечләр 1993 елда Нефтекамага, иренең туган ягына кайтып төпләнә. Поликлиникада эшләгән чагында да йөрәккә игътибары зур була Гөлнара Салават кызының, ул аның белән ныклап кызыксына, күп укый. Әмма ул елларда йөрәк турында мәгълүматларны бары тик ЭКГ, рентген-рәсемнәр аша гына алып була.
Һәрвакыт белемгә омтылучы яшь белгечнең хыялы 1994 елда тормышка аша — ул Мәскәүдә эхокардиографиягә укып кайта һәм эшкә чума. Ул вакытта белгечләр җитмәгәнлектән, көненә тиешле ике кеше урынына сигезәрне УЗИга төшерергә туры килә аңа. Ә 2007 елда Гөлнара Салават кызы үз эшен ачып җибәрә. Дөрес, үзе артыннан ияртер өчен ул вакытта гинеколог булып эшләүче ирен озак үгетләргә туры килә аңа. Хәзерге “Кардиосервис” үзәге — аларның гаилә бизнесы. Әйткәндәй, бердәнбер уллары Руслан да әти-әнисе юлыннан киткән, МДУның фундаменталь медицина факультетында укый. “Мин аның да кардиолог булуын телим”, — ди Гөлнара Салават кызы.
Үзе ул әле дә укый. Дөресрәге, алар биш ел саен квалификация күтәреп торырга тиеш. Әмма Гөлнара Заһирова моның белән генә чикләнми, ул үз теләге белән, мөмкинлек булган саен, Мәскәүдә Русиянең иң танылган кардиологлары, профессорларында укый. Әйтик, Лео Бокерияның укучысы Симон Мацкеплишвили, Николай Мазур, Мария Рыбаковада белемен камилләштерә. Нәтиҗәләр, әлбәттә, ярылып ята: Гөлнара Салават кызы — Нефтекамада киң билгеле кардиолог, аны инде башка шәһәр-районнарда, республикада да белә һәм таныйлар.
— Түләүле хезмәт күрсәтсәк тә, без акча артыннан кумыйбыз. Миндә һөнәри кызыксыну көчле. Пациентны арытаба күзәтеп, аны дәвалау, чирләре, уңышлары турында хәбәрдар булу мөһим. Кайчак бик каты авырулар килә, ничек инде аның йөрәген УЗИга төшерү белән генә тынычланасың?! Аны тиз арада дәваханәгә озатабыз, шөкер, курсташым, кардиология бүлеге мөдире Рөстәм Вәлиев үлеп барган пациентны да аякка бастырырга сәләтле табиб. Әгәр дә диагноз куйганда ялгышкан булсаң, көннәр буе йоклый алмыйсың. Чөнки дөрес диагноз — савыгуга иң беренче адым. Шуңа да мин һәр табиб даими камилләшергә, үз өстендә эшләргә, укырга тиеш дип саныйм, — ди ул үзе.
Гөлнара Салават кызы шәһәр һәм районда эшләп килүче коллегаларын да хөрмәт белән телгә ала. Светлана Әхиярова, Вячеслав Суботников, Айгөл Крамаренко, балалар кардиологы Лилия Әхмәтшинаны бик зур тәҗрибәле табиблар дип атый ул. Бүген медицинаның алга китүенә, тикшерү мөмкинлекләре киңәюгә шатлана. Әмма без әле профилактикадан ерак, бик күп кешеләр аяктан егылгач кына чирләренә игътибар итә, ди.
— Аеруча ир-ат үз-үзен карамый. Әл дә аларны дәваханәләргә “сөйрәп” китерә торган хатыннары бар! Кайсы төшең авырта, дип сорыйсың, хатынына карый, тегесе тезеп китә: “Фәлән-фәлән җиренә зарлана, бу төше тегеләй, теге төше болай...” Нәрсәләр эчәсең, нәрсә белән дәваланасың, дип сорыйсың, кая анда даруларның исемен белү, “Хатын нәрсә бирә инде”, диләр. Ә бит йөрәк чирләренең күбесе, тумыштан килгәннәрен искә алмаганда, дөрес яшәмәгәннән, дөрес тукланмаганнан, яман гадәтләрдән килә.
Табиб бер әбине мисалга китерә. “Ун елдан артык күзәттем, кушканнарны үтәп, әйткән даруларны эчеп баргач, 92 яшькә кадәр яшәде. Көн дә: “Өч чакрым йөреп кердем, 8 таблетка эчтем, 3 кроссворд чиштем, тагын нәрсәләр эшлим?” — дип шалтыратып тора иде, — ди ул, көлеп. Йөрәк чирләреннән ерак булыр өчен Гөлнара Салават кызы киңәше буенча дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәт итәргә, начар уйлардан арынырга, күбрәк елмаерга, кешеләргә яхшылык теләргә кирәк. Шушы киңәшләрне тотучылар, шөкер, сәламәтлекләренә зарланмый, ди ул.
— Әгәр дә табиб булмасагыз, Сез бу тормышта кем булыр идегез? — дип сорадым хушлашканда.
Гөлнара ханым беразга югалып калды, аннары:
— Мин сәяхәт итәргә бик яратам, төрле илләрне күрәсем килә. Әмма... әмма мин барыбер табиб булыр идем! — дип җаваплады.