Сөйләшүгә дәваханәнең өлкән шәфкать туташы Айгөл Кәшфетдинова кушылды.
— Һәр дәваханәнең йөзен, аның мәдәниятен, рухын урта медицина хезмәткәрләре, санитаркалар һәм ашханә эшчеләре билгели, — ди Айгөл Әнгам кызы. — Әйе, алар — шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле, башкарган эшенең кирәклеген белә, оптимистик рухлы, авыручыларны хөрмәт итүчеләр. Урта медицина хезмәткәрләренең эш хакы түбән булуга карамастан, күп кенә шәфкать туташлары һәм санитаркалар ягымлы, кешелекле, эшләрен намус белән башкара. Ә инде бу сыйфатларны акча белән үлчәп булмый.
— Әлеге эшне башкаручы хезмәткәрләр өчен өстәмә әхлак һәм матди стимул, компенсация төрләрен эзләргә кирәк, — ди гастроэнтерология бүлеге мөдире Зиләрә Габдрахманова. Урта һәм кече медицина эшчеләренә югары уку йортына керүне җиңеләйтергә, шулай ук торак ташламалары булдырырга кирәк. Минемчә, “шәфкать туташы” дигән атамага кире әйләнеп кайтырга һәм шәфкать туташының ант бирүен күз алдында тотарга кирәк. Әлеге адым этикага карата таләпчәнлекне үстерергә тиеш.
Авыру кешене хөрмәт итүче, аз эш хакына канәгать шәфкать туташларын каян алырга соң? Әйе, сәламәтлек саклау өлкәсен үзгәртеп кору аның хезмәткәрләрен матди яктан тәэмин итүне күз уңында тота. Күп еллар дәвамында сәнәгать оешмасында эшләгән табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләре, сәнәгатьчеләр кебек, премияләргә лаек була. Мәсәлән, хастаханәдә шул ук табибның абруе артса, аңа килүче кешеләр күп булса, премиаль фонд булдырып, аның эш хакына өстәмәләр каралса яхшы булыр иде.
Мәсәлән, миңа, гади гражданга, икътисадчыларның медицина хезмәткәрләре эше җитештерүчәнсез дип санаулары аңлашылмый.
Күренекле галим, табиб А. Н. Яковлев былтыр “Труд” гәзите битләрендә әлеге очракка принципиаль бәя бирә: “...Эш икегә бүленә: матди өлкәдә — файдалы (производительный), ә калган очракта — файдасыз (непроизводительный). Моннан чыгып, иҗтимагый инфраструктурага “калдык” (остаточный) принцибы буенча акча салулар, тулыландырулар, технократлык, кеше факторын бәяләп бетермәү барлыкка килә. Моннан инде квалификацияле, фәнни-техник прогресс чорында кирәкле, тырышып эшләгән табиб, укытучы, инженер, галимнең матди һәм әхлакый кимсетелгән хәле күз алдына килеп баса. Шунлыктан, белемнең икътисади халәте, чын профессионализмның кимүе күренә”.
Әлеге мәсьәлә башка илләрдә дә актуаль. Берничә ел элек АКШта “Туташ, туташ, кайда синең осталыгың?..” дигән хат-мәкалә дөнья күрә. Бу хатта авыру кешеләр төркеме шәфкать туташы Н. Нга матбугат аша ачык хат белән мөрәҗәгать итә. “Кызганычка каршы, кизүлек итә башлавыгызны тирән кот алыну белән, ә аның тәмамлануын — шатланып көтеп алабыз. Үзегезнең эш вакытында сез табиб, шәфкать туташларының хезмәтен, тырышлыгын юкка чыгарасыз. Әлеге хат эчтәлеге турында уйлануыгызны үтенеп сорыйбыз. Сезгә үз-үзегезне тотуыгызны яки эшегезне алыштырырга кирәк”.
Әлеге очракта кешенең холкы турында сүз бара. Нинди генә эш хакы алса да, бу шәфкать туташы кешелекле була алырмы? Матди ярдәм генә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек яки үз эшеңә чын кызыксындыру тудыра алмый. Тәртипле кеше, эш хакына игътибар итмичә, намуслы эшли. Эш хакы бөтенләй кирәкми дигән сүз түгел. Кешенең тәмле ризыклар белән тукланасы, киенәсе, ял итәсе килә. Шулай ук, яхшы кием яки театрга йөрү медик һөнәренең кыяфәтен билгели.
Өлкән шәфкать туташы Айгөл Әнгам кызы әйтүенчә, бүген каты авыручы кешеләр яткан хастаханә бүлегенә шәфкать туташы, санитарка табу бөтен республикада бик мөһим мәсьәләгә әверелгән. Күп кенә бүлекләрдә, чын мәгънәсендә, ягымлы шәфкать туташлары эшли. Мәсәлән, Ольга Данилова, Альбина Абдуллина — кан тамыры бүлегенең, Нелли Филина — анестезиология һәм реанимация бүлегенең, Зилә Әхмәтова гастроэнтерология бүлегенең, шулай ук ревматология, гастрохирургия, неврология бүлекләренең уңган өлкән шәфкать туташлары бихисап.
Бүлек мөдире Г. Кучукова киңәше буенча, мин анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нелли Филинага мөрәҗәгать иттем. Ул шәфкать туташлары бәйгеләрендә еш кына призлы урыннар яулый, ә менә берничә ел элек “Дәваханәнең иң яхшы шәфкать туташы” бәйгесендә беренче урынга лаек булган.
Нелли Гургеновна билгеләвенчә, медицина фәненең бүгенге үсеше һәм яңа технологияләр кертү, үз чиратында, урта медицина хезмәткәрләренә генә түгел, барлык медиклар алдында да яңа таләпләр куя.
...Мәктәп тәмамлаганнан соң, ул шушы дәваханәнең поликлиника бүлегенә эшкә урнаша. Шул ук елда 1нче медучилищеның кичке бүлегенә укырга керә, поликлиникада эшли.
1988 елда училищены тәмамлый, реанимация-анестезиология бүлегенә палата шәфкать туташы булып урнаша. 1989 елда Олы-Теләк фаҗигасендә күп кеше гомерен коткара, БАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1991 елда анестезист-шәфкать туташы вазыйфасына күчерелә. 1993 елда Уфа шәһәре медицина хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү училищесында анестезиология буенча белгечлек ала, шул ук елда “Дәваханәнең иң яхшы шәфкать туташы” бәйгесендә беренче урынны яулый. 2001 елдан хезмәт юлын 2нче анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы булып дәвам итә, 2004 елдан югары квалификациягә ия.
Ике югары белем ала: 2007 елда — Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия университетын логопед-дефектолог-олигофренолог белгечлеге буенча, 2014 елда Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Нелли Гургеновна коллегалары һәм пациентлар белән аралашуда тыйнак, әдәпле. Күп кешеләр өчен ул — тәрбия үрнәге.
Ул үзенең борчылуларын да белдерде. Һичшиксез, сәламәтлек саклауга икътисадта аерым игътибар бүләргә кирәк. Н.Г. Чернышевский әйткәнчә, сәламәтлек һәм кешенең көч-куәте (энергия) хезмәткәрләрнең матди нигезе булып тора. Ни өчен соң медикларның эшен матди байлык җитештерүдә катнашу дип санамыйлар?
Бер яктан карасаң, әлеге уйлануларның мәгънәсе аз кебек. Мәсәлән, бүген шәфкать туташларына караганда слесарьга җәмгыять азрак таләпләр куя, ә мөмкинлекләрне күбрәк бирә. Бу эшкә мөнәсәбәт яшьләрнең кызыксынуы белән билгеләнә. Шәфкать туташы, фельдшер, акушер һөнәрләренең кызыксындыру күләмен 10 баллы система белән билгеләгәндә, Мәскәү мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары берничә ел элек 3,01-6,03 балл дип бәяләгән.
Польша һәм башка илләрдә әлеге мәсьәләне өйрәнгән журналист И. Ржевска мондый нәтиҗәләргә килә: “Бер яктан, шәфкать туташына күп таләпләр куела, икенче яктан, җәмгыятьтә бу һөнәрнең абруе түбән булу каршылыклар тудыра”.
Кече медицина хезмәткәрләре хәлен М. Ковригина, И. Случанко билгеләвенчә, Мәскәүдә санитаркаларның 65 проценты 50 яшьтән, ә 25 проценты 60 яшьтән өлкән.
Язучы Пауль Куусберг “Яңгыр тамчылары” романында болай яза: “...Санитар һәм шәфкать туташларына эш хакы аз түләнә. Мал, дуңгыз, бозау караучыларның эш хакы аеруча артты, кешеләрне караучыларныкы да артырга тиештер. Әгәр дә җитештерү ул барлык нәрсәне билгеләсә, шуны истә тотарга кирәк: кешесез сыер да савылмый, дуңгыз баласыннан дуңгыз да үсеп җитми”.
Шәраб һәм аракы, тәмәке заводлары хезмәткәрләренә караганда, табиб эше, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм гомерен озайтуга юнәлтелгән хезмәтнең кыйммәте азрак икәнен күрәбез.
Урта һәм кече медицина хезмәткәрләре җитмәүгә килгәндә, мәсьәлә башка илләргә дә хас. Шәфкать туташы һөнәренең абруе барлык илләрдә дә түбәнәйгән. Германиядә 40 мең шәфкать туташы җитми. Англиядә, алар аз булгач, хастаханәдә койка санын киметкәннәр. Франция бу мәсьәләне монахинялар ярдәмендә хәл итә. Аларның саны шәфкать туташлары арасында 25 процент тәшкил итә. АКШта кече һәм урта медицина хезмәткәренең 35-60 проценты ел саен эш урынын алыштыра.
Әңгәмәбез ахырында Айгөл Әнгам кызы игътибарымны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы форумында бер күренекле галимнең “Прогресс барышында шәфкать туташы эше” дигән докладына юнәлтте. Ул галим болай дигән: “Шәфкать туташлары бүген авыр вакыт кичерә. Әлеге белгечләр саны җитешмәү — үзәк мәсьәләләрнең берсе һәм ул көн саен кискенләшә бара”.
Октябрь Вәлитов,
профессор, философия фәннәре докторы.