Һөнәри бәйгенең район сабантуе мәйданында уздырылуы төбәктә үзенчәлекле тармакка зур игътибар бирелүе турында сөйли. Әлшәйдә елкычылык шактый үсешкән, мәсәлән, районның төрле милек формасындагы хуҗалыкларында һәм шәхси ихаталарда 3 мең баштан артык бия исәпләнә. Кымызчылык белән җитди рәвештә дистәгә якын крестьян хуҗалыгы, шул кадәре үк шәхси малтабар шөгыльләнә. Узган елда алар тарафыннан 2500 центнер кымыз җитештерелгән. Гомумән, Әлшәй кымызчылары һөнәри яктан да бай тәҗрибә туплаган. Бу конкурс барышында да күренде.
Кымызчылар бәйгесендә 30 районнан килгән осталар катнашты. Төп таләпләр — кымызның сыйфат күрсәткечләре, продукция үрнәкләренең бизәлеше булды. Әйткәндәй, эчемлекне отышлы тәкъдим итү максатында кымызның яңа төрләрен уйлап чыгаручылар да бихисап икән. Баймак районыннан данлыклы кымыз остасы Әкълимә Әфләтунова, мәсәлән, жюри әгъзаларына дуңгыз мае кушылган, янә дә чияле һәм җиләкле кымыз да тәкъдим итте. Беренче урынны яулаган оста токымлы ат белән бүләкләнде.
Әлшәй районының Шафран поселогыннан фермер Рәфис Әминевка хаклы рәвештә икенче урын бирелде. Соңгы елларда ул җитештерү куәтен арттыра бара, кымызы исә, районнан тыш, күрше төбәкләрдә дә тарала. Стәрлебаштан Альберт Ибраһимов конкурста өченче урын яулады.
Кымызчылык терлекчелекнең аерым тармагына әверелә бара, дигән идек. Белгечләрнең эштә һәркайсының үз юнәлеше. Күп нәрсә, мәсәлән, көтүчеләргә дә бәйле. Шуңа да конкурста көтүчеләрнең осталыгы махсус бәһаланды. Алар чыбыркы шартлатудан башлап, атны иярләүгә кадәр сынау тотты. Бу җәһәттән заман көтүчеләренең иң остасының Әлшәйдән булуы ачыкланды. Ул – Дим авылыннан Наил Галиәкбәров. Стәрлетамак районыннан Айдар Габбасов, Әбҗәлилдән Раян Кадыйров икенче-өченче урыннарны бүлеште.