+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2015, 23:42

Тәмле, тик файдалымы?

Кеше балачактан фастфудлар белән тукланса, аңа мәңге черемәс мәеткә әйләнү куркынычы яный.Кеше организмы өчен зарарлы булган генетик модификацияле ризык куллану елдан-ел арта бара. Үзебез дә сизмәстән ГМО колына әверелдек. Камырга маргарин салабыз, балаларга чипсы ашатабыз, “Макдоналдс”ларны урап узмыйбыз...

Ашамлыклар сыйфаты буенча күзәтчелек органы АКШта гидрогенлаштырылган үсемлек маен куллануны тыйган. 2018 елга кадәр Америка трансжирлар кулланудан тулысынча баш тартырга тиеш. Димәк, алардагы “Макдоналдс”лардагы меню да тулысынча яңарачак. Бүгенге көндә кайбер ризыкларның составын 40-50 процент тәшкил иткән трансжирлар нәтиҗәсен­дә халык ямаш шеш, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, Альцгеймер синдромына, шикәр чиренә дучар була. АКШ дөрес туклануга күчсә, 20 мең инфарктны кисәтәчәк һәм йөрәк-кан авыруыннан үләргә ихтимал 7 мең гомерне саклап калачак.

Фри бәрәңге ник бозылмый?

Трансжирлар күбесенчә фастфудларда кулланыла. Телеңне йотарлык итеп кыздырылган бәрәңге, ит, беренче чиратта, балалар һәм яшүсмерләргә тәэсир итә, чөнки аларның күпчелеге башка сыйфатлы, табигый ашамлык­ларны белми дә. Тикшеренүләр мондый ризыкның наркотиклар сыман бәйлелек китереп чыгаруын раслый. Ул, алдап, безнең табигый тәм сизү анализа­торларыбызның сизгерлеген арттыра. Аларны еш кулланучыларда, тора-бара рецепторлар юкка чыгу сәбәпле, тәм сизү бөтенләй бетәргә мөмкин.
Фри-бәрәңгене өй шартларында пешереп караганыгыз бармы? Товар “Макдоналс”дагыча килеп чыкмас, күпмедер вакыттан каралыр. Ә менә фастфудларда бәрәңге “бозылмый”. Ни өчен? Җавабы гади: натрий глутаматлы бәрәңге химик консервантлы, реагентлы трансжирда кыздырыла. Иң куркынычы — мондый ризыкны балачактан ашасак, мәңге черемәс мәеткә әйләнүебез бар.
Гадәттә, мәет 3-4 ел эчендә таркалып бетә. Ә бүген җирләнгән мәетләр 20-30 елдан соң да кичә генә җирләнгәндәй сакланачак икән. Сәбәбе — дөрес тукланмау, ризык составында “Е” кушылмалары. Төрле “Е”лар мәетне черетү процессында катнаша торган бактерия һәм кортларны юкка чыгара. Моның иң куркынычы — черемәгән мәетләр экологик һәлакәткә илтә, киләчәктә туфракның составы үзгәрүе мөмкин.
Читайте нас: