“Кесәдән” дәвалану
Быел үземә дә хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. “Моңарчы безне хезмәтләндергән клининг компаниясе алышыну сәбәпле, бер-ике атна дәваланучылар урын-җир кирәк-яракларын өйдән алып килергә тиеш. Үзегез белән алдыгызмы?” — дип каршы алдылар. Юк, әлбәттә, алмадым, аның кирәк буласын кем белгән инде. Ялт кына кайтып, төянеп килдем. Палатага урнаштым. Табиб обход белән керде. Дәвалану курсы өчен дарулар язды да, “Хастаханәдәге аптекадан алмагыз, монда кыйммәт. Яныгызга кем килеп йөриячәк — алар башка җирдән алып килсә, арзанга төшәр”, — диде. Кыскасы, миңа монда бушлай дару да юк. Ярый, бәлки минем диагноз сирәктер, андыйларга дарулары да юктыр дип уйлап куйдым. 10 көн шулай үз түшәгемдә, үз даруларым белән “дәваландым”. Анализлар бирү, УЗИ үтү дә үз “кесәмнән”. Палатадашларым да, күрше палаталарда ятканнар да нәкъ шулай дәвалана. Шулай тиештер дип, аны-моны уйламый, дәвалануны дәвам иттем.
Күптән түгел җәмәгать транспортында ике бабайның сөйләшүен тыңлап барам. Берсенең карчыгын мин яткан хастаханәгә салганнар икән. “Карчыгыма урын-җир кирәк-яраклары белән дарулар илтәм”, — дип, сәфәренең сәбәбен хәбәр итте. Икенче бабайга бу сүзләр ошамады: “Нинди кирәк-яраклар һәм дарулар ул? Бездә медицина бушлай. Үз хокукларыңны белергә кирәк”, — дип сүгеп ташлады аны.
Бабайның ачулы сүзләре мине уйга салды. Бушлай медицина булганын белә торып, нишләп үз акчама дәваландым икән?! Аннары, мин дәваханәдә ятып чыкканга ярты елдан артык вакыт үткән, “теге” клининг компаниясе һаман алышына микәнни? 1-2 атна гына мондый хәл дип әйткәннәр иде, димәк, ул ел буена бара?
Тиеш нәрсә күп булса да...
Закон буенча, стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әгәр стационарда дәваланганда ниндидер дарулар яки башка кирәк-ярак алына икән, чекларны һичшиксез саклагыз. Киләчәктә сез үз полисыгызга караган медицина страховкалау оешмасына барып, шул чекны күрсәтеп, барлык чыгымнарны да кире кайтара аласыз. Ләкин бу моментны көтмичә, страховкалау оешмасына шунда ук мөрәҗәгать итсәгез, яхшырак булыр.
Законны белгән очракта, һәр бәхәсле мәсьәләне үз файдабызга хәл итү мөмкинлеге бар. Полиста күрсәтелгән телефон номеры буенча тәүлек әйләнәсендә консультацияләр алырга була.
Әгәр пациентта “Росгосстрах” полисы икән, 8 (347) 299-30-10 номерына шалтыратып, ул үз зарларын шунда ирештерә ала. Андагы белгечләр хастаханә хакимияте белән элемтәгә кереп, дәваланучының проблемаларын булдыра алганча хәл итәргә тырышыр. Кирәк булса, хәтта страховкалау компаниясенең җитәкчелеге үзе үк бу эшкә ачыклык кертә алыр. “Росгосстрах” компаниясенең гражданнарның хокукларын саклау бүлеге хезмәткәре Гөлнара Исламова сүзләренчә, күп очракта кешеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча тиешле чаралар күрелеп, мәсьәләләр уңай чишелеш таба.
Әлеге телефон номеры буенча мин дә шалтыратып, дәвалау курсы буенча ризасызлыгымны белдердем. Гаеп үземдә: хастаханәдә ятканда ук шалтыратасы булган. Мин сатып алган дарулар да, УЗИ тикшеренүләре дә бушлай булырга тиеш. Әгәр дә бүген кулымда чеклары сакланган булса, страховкалау компаниясенә барып, үзем яткан хастаханәгә шикаять калдырып, чыгымнарны кире кайтара алыр идем.
— Сезнең дәвалану курсын без тулысынча үз өстебезгә алабыз, страховкалау компаниясе барысы өчен дә түли. Ә урын-җир кирәк-яраклары турында сүз дә юк, анда бернинди клининг компаниясенең дә алышынуы мөмкин түгел. Вакытында шалтыраткан булсагыз, барысын да уңай хәл иткән булыр идек, — диде Гөлнара Исламова.