+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 август 2015, 04:10

Җылы сүз гомерне озайта

Балачак, яшьлек, урта яшь, картлык... Кеше гомере берничә баскычтан тора. Кызганыч, кемдер аның барлык баскычын да үтә алмый. Шунысы да күңелне кыра, бүген гомеренең барлык баскычларында да сәламәтлеккә туймаган кешеләр бар. Нәрсә сәбәпче бу хәлгә? Мәсьәләне ничек хәл итеп, төзәтеп була? Әйдәгез, бу хакта бергәләп уйланыйк һәм үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген яхшыртырга тырышыйк.

Яшьлек – кыска, картлык озын, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бар. Шулай да карт­лыкның да төрлесе була. Кемдер пенсиягә чыгып, бик озак яши, кемдер... Әлбәттә, күп нәрсә сәламәтлеккә бәйле.

Билгеле, олыгайган саен сәламәтлек начарлана. Кешенең күңел халәте, тормыш шартлары, рухи тынычлыгы да зур роль уйный. Кызганыч, бар кешенең дә картлыгы балалары хәстәр­леген, оныклары сөенечен күреп үтми шул. Соңгы көннәрен картлар йортында каршылаучылар да бар. Мәсәлән, Күгәрчен райо­нының Подгорное авылында картлар йорты 7 әби, 13 бабайны сыендырган. Аларның тормыш-көнкүреше, сәла­мәтлекләре белән кызыксынам.

— Җиде кеше урын өс­тендә ята. Иң өлкән әбиебез 1928 елгы, — ди картлар йортының медицина хез­мәткәре Ләлә Фәттахова. —Мин биредә 2001 елдан эшлим. Ачылган елны килгән картларның берсенең дә баласы юк иде, бүген балалары булганнарны да китерәләр... Өлкәннәрне күбрәк инсульт аяктан ега. Авырулардан бигрәк өлкән кешеләр арасындагы эчкечелек тә күңелне кыра. Кайвакыт картлар янына балалары яисә туганнары хәл белергә килә, аннан соң өлкән кешеләр озак кына канатланып йөри әле. Әйтерсең, яшәргә дәрт өстәлә. Якын кешенең җылы сүзе, яхшы мөнәсәбәте гомерне дә озайта төсле...

Биредә өлкәннәргә уңайлы шартлар, яхшы туклану оештырылган, медицина хезмәт­кәре даими тикшереп тора. Шу­лай да кешенең иң газиз­ләреннән генә тоя ала торган күңел җылысыннан мәхрүм бу әби-бабайлар...
Әти-әниләребезгә, өлкән­нәр­гә игътибарлы була, ә балаларыбызга дөрес тәрбия орлыклары сала белсәк иде...
Читайте нас: