“Кызым япь-яшь көенә Рамазан айларында ураза тотып, Коръән кушканча, җомга көннәрендә генә ял итеп, атлаган саен “бисмилла”сын әйтеп, Аллаһы Тәгаләне бервакытта да күңеленнән чыгармыйча, тәрбиядә үсте. Кайчагында мин кайгыра төшсәм дә: “Әй, әнием, елмай әле, бөек Тукаебыз: “Ходай – гадел, Ходай – хаким”, – дигән. Аллаһыбыз барысын да күреп тора бит, ул бүләк иткән гомерне сөймәү – зур гөнаһ”, – дип олы кешеләр кебек әйтеп куя иде. Медицина техникумына кергәч тә шатлыгының чиге булмады. Тора-бара ул: “Кешене өч нәрсә белән генә дәвалап була: беренчесе – пычак, икенчесе – үлән, өченчесе – сүз”, – дигән сүзләрне дә еш кабатлый башлады. Башым авырткан мәлләрдә кызым, кулларын маңгаема куеп, йомшак итеп бер эндәшсә, шундук авыртынуларым басылган кебек була иде.
Өстәвенә, укуын тәмамлап, сайлаган һөнәре буенча эшли башлагач, медицина практикасыннан тыш, үзендә ниндидер тылсымлы көч тә пәйда булды. Ни гаҗәп, әллә шуны сизеп калып, әллә бүтән сәбәпле, пациентлар аның тупсасына тузан төшермәделәр.
Кыскасы, ул үзе дә аларның һәрберсе өчен җанын ярып бирергә әзер иде.
Көннәрдән бер көнне яраткан егете кәләшлеккә соратып килгәч тә шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Гөрләтеп туй уздырдык. Дөнья булгач, төрле хәлләр була бит: шул чакта кызыбызның шактый вакытлар балага узалмыйча җәфалануына нык көяләндек. Әмма ул: “Өметсез – шайтан гына... Мин киләчәктә барыбер ана булачакмын!” – дигән ышаныч белән яшәде, Ходайдан сорады... Кешеләрне дәвалаудан туктамады. Тик, кызганычка каршы, кызыбызның хәле кискенләшкәннән-кискенләшә барды.
...Кыскасы, һич көтмәгәндә, бер сәбәпсез температурасы күтәрелә дә, нигәдер, озак төшмичә җәфалый иде. Сораштыра башласам, “тамагым авырта, шуңадыр”, дип җаваплый да, шуның белән вәссаләм! Зиһене чуалып, кайчак бернәрсә дә хәтерләми – күз алдыгызга китерәсезме, ул хәтта әтисен һәм мине дә танымый! Әмма мин күз алдымда шәм кебек сызып барса да, ниндидер могҗиза булыр да, балам терелер, дип өметләнә идем. Иртән торсам да, кич йокларга ятар алдыннан да: “И, балакаема, сәламәтләнергә көч бирсәңче!” – дип Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап ялвара идем. Әмма ул тора-бара яңарак булып узган хәлләрне дә хәтерләми башлады. Димәк, баламның аңына кайтуы шикле. Әйе, минем сизенүләрем бушка булмаган.