— Төп игътибар ике төрле авыруга юнәлтелә — грипп белән кискен респиратор авырулар һәм тычкан бизгәге, — дип башлады сүзен Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе Евгений Степанов. — Быел соңгы җиде айда Башкортстанда барлыгы 524 мең 297 кеше төрле авыруларга дучар булган. Үткән елдагы белән чагыштырганда, бу 5,2 процентка күбрәк.
Гомумән алганда, республикада кайбер авыруларның кимүе күзәтелә, кызганычка каршы, кайберләрнең артуы да. Мәсәлән, сальмонеллез белән быел нибары 529 кеше авырган, үткән елдагыдан 32 процентка кимрәк. Дизентерия очраклары да 60 процентка кимегән, быел авыручылар саны — 107. Бик хәвефле гепатит авыруының да кими төшүе сөендерә: 1027 очрак, 25 процентка азрак. А гепатиты ашамлык һәм су аша йога. Шуңа кешеләргә краннан су эчкәндә аеруча игътибарлы булырга һәм ашауны контрольдә тотарга чакырды Евгений Георгиевич.
Кызамык белән үткән елда ике кеше авырган булган, быел — 20... Уфаның 17нче хастаханәсендә Кыргызстаннан килгән кыз янә унтугыз балага аны “бүләк иткән”. Кызамык — зур тизлек белән йога торган хәвефле авыру, шуңа аны кисәтү хәерле.
Геморрагик бизгәк очракларының 27 процентка артуын билгеләде идарә җитәкчесе. Быел авыручылар саны — 912.
Грипп һәм респиратор инфекцияләр белән быелгы җиде ай эчендә 468 мең 26 кеше авырырга өлгергән. Бу үткән елдагыдан җиде процентка күбрәк. Грипп нәтиҗәсендә килеп чыккан пневмония 8578 кешедә ачыкланган, монысы алты процентка кимрәк.
— Без ел саен сентябрь-декабрь айларында гриппка каршы иммунлаштыру үткәрәбез. Быел да федераль бюджеттан бүленгән акчага 300 мең балага һәм 700 мең өлкән кешегә прививка эшләнәчәк, — диде эпидемиологик күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөһрә Шаһиева. — Күп кенә оешма һәм предприятиеләр дә үз исәбенә хезмәткәрләрен иммунлаштыра. Үткән елда Башкортстандагы халыкның 28 процентына гриппка каршы прививка эшләнде. Быел да бу сан кимрәк булмас дип уйлыйбыз. Халыкның 30-40 проценты вакцинацияләнсә генә, авыруны контрольдә тотып була.
Ел саен гриппка каршы заманча вакциналар уйлап табылуы да сөендерә. Теләгән һәркемгә аны сатып алу мөмкинлеге бар.
Йогышлы авырулар буенча миграцион хәрәкәткә дә игътибар көчле республикада. Үткән елда, мәсәлән, Украинадан килгән барлык кеше җентекле тикшерелгән.
Изге сәфәргә — хаҗга баручылар да игътибардан читтә калмый, аларга прививкалар сертификаты тутырыла. Кайткач, бу кешеләр 21 көн буе медицина хезмәткәрләренең күзәтүе астында була.
Сәламәтлек — кешенең иң зур байлыгы. Бүгенге заманда күп авыруларны кисәтергә мөмкин. Шуңа прививкалар эшләтүгә җитди карарга кирәк, дигән фикер ассызыкланды матбугат конференциясендә.