+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2015, 23:10

Спайс кулга пычак тоттыра һәм әниеңне үтертә ала

Республиканың баш наркологы, 1нче наркология диспансеры баш табибы Илдар БАЙКОВ белән әңгәмә.— Илдар Рәшитович, соңгы 20-30 елда наркотиклар проблемасының көнү­зәк булудан туктаганы юк. Ә ул кайчан барлыкка кил­гән? Аның килеп чыгу тарихы турында сөйләп үт­сәгез иде.

— Медицина максатларында кешенең авыртынуын басар өчен наркотиклар мең­нәрчә ел кулланыла. Бу бер дә гаҗәп түгел. Ләкин алар икенче максатта тарала башласа, бу җитди проблемага әйләнә. Бигрәк тә теге яки бу дәүләтләр башка ил­ләргә карата ниндидер максат белән астыртын чаралар кулланырга ке­решсә. Әфьюн сугышлары мисалын китерәм. 1850 елда Англия Кытай белән сугышкан. Британия сугышны наркотиклар ярдәмендә алып барган: әфьюнны корабльләрдән арзан хакка сатканнар. Шул рәвешле Кытай халкы тулысынча юкка чыгарылган, исән калганнарының рухы сындырылган, алар куркыныч тудырмаган. Әмма Кытайга җан өрүче император пәйда булган, югыйсә, бу ил дөнья картасыннан югалыр иде. Шул ук хәл Һиндстан һәм башка илләрдә дә күзәтелә. Әлеге техноло­гия­ләр элек тә, хәзер дә кулланыла.

— Русиядә дә кулланыламы?

— 1992 елдан наркотиклар куллану криминальләшкәч, Русиядә наркотик дозасын арттырудан үлемнәр күбәя, җинаятьчелек арта. Барысы да Кытай белән Һиндстандагы хәлгә охшаш була. 2000 еллар башында АКШ Әфганс­танга бәреп кергәч наркотиклар җитештерү 30-40 тапкырга арта. Ни өчен? Чөнки ул Ру­сия­­гә якын урнашкан ил. Әф­ган­стан­нан Казахстан аша Русиягә героин ташыйлар. Ул вакыт бернинди чикләү дә юк иде, соңгы ун елда гына наркотрафикка катгый киртә куелды.

Русия, Башкортстан генофондны юкка чыгарган наркотиклар таралмасын өчен барысын да эшләргә тырыша. Агуның бер төрен китерүче каналлар ябылып та бетә, шунда ук яңа төрләр, нигездә, синтетик наркотик, барлыкка килә. Былтыр көз Русиянең берничә шәһәрендә яңа психоактив матдә (соңыннан синтетик наркотик дип танылды) кулланудан кешеләр үлде, шул исәптән Нефтекамада биш кешенең гомере өзелде. Дәваханәгә китереп җитке­ре­лү­челәр исән калды. Аның таралуына хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чик куйды, югыйсә, корбаннар күбрәк булыр иде. Әле бу юнәлештә җитди эш алып барыла.

— “Синтетика” нәрсәсе белән куркыныч?

— Ул бик куәтле агу. Гади тә­мәкегә бер катнашма сибе­лә. Дозасы: бер тапкыр сибел­сә — бер доза, ике тапкыр — икеләтә доза, өч тапкыр — өчләтә һ.б. Концентрациясе күп. Нәтиҗәсе үлемечле. Мә­сә­лән, дүрт ел элек Сипайлово бистә­сендә фа­җига булды. Спайс кулланган бер егет­нең галлюцина­цияләре башлана. Кичен өенә кайткач, аш бүлмәсеннән пычак алып, әнисенә — 16, энесенә 8 тапкыр кадый... Менә шундый ул тәмәке катнашмалары — спайслар.

Спайслар белән беррәттән синте­тик наркотик исәбенә кергән “тоз”лар да кулланыла. Мондый наркотикларны наркодилерлар зыянсыз дип атый. Бу — ялган. Аз гына та­ты­саң да реанимациягә эләгүең мөмкин. Бу — үз-үзеңне үтерү.

— Наркотиклардан котылып буламы? Статистика нинди мәгъ­лү­матлар бирә?

— Бәйлелектән котылу өчен 12 көн дәвамында нык дәваланырга кирәк. Авыруның 3-4 көне йокыда үтә. Шушы вакытта наркотиклар юыла, организм тазара. 18-20 көннән хәл тотрыклылана. Статистика мондый: дәваланучыларның 22-24 проценты — 6 айдан 1 елга кадәр, 18 проценты — 1-2 ел, 12-14 проценты 2 елдан артык наркотик кулланмый. “Ычкынганнарны” без яңадан тернәкләндерү процессына җәлеп итәбез, аларның 60-70 проценты наркотиклар куллануны туктата. Әгәр дә наркотик кулланучы карарны аңлап кабул иткән икән, ремиссия озынлыгы арта.

— Наркоманнарны дәва­ла­ган­да аны алыштыручы башка матдә куллануга ничек карыйсыз?

— Көнбатыш илләре героин урынына башка наркотик, мәсәлән, метадон, тәкъдим итә. Без Кырымда шун­дый хәл­­ләр белән очраштык. 200­ләп наркоман шундый алыштыргыч терапиядә утыра иде: берничә көнгә бер тапкыр доза алырга киләләр. Урындагы табиблар алар­ның тыныч ке­шеләр булуын билгели. Ләкин андый наркоманнар арт­кан­нан-арта. Без мон­дый­­ны кабул ит­мибез, чөнки бу нар­котиклар­ның башка төренә күнегү.

— Наркоманнарга нинди мөнәсәбәт булырга тиеш?

— Кеше үлемнең күзенә карап, кире сәламәт тормышка кайткан икән, моны хупларга гына кирәк. Тернәк­ләнүче­ләрдән куркырга ярамый. Аларга ярдәм итәргә кирәк.

— Башкортстанда кем­нәр күб­рәк: алкоголиклармы яисә наркоманнармы?

— Алкоголизм ныграк тамыр җәйгән. Исәптә торган наркоманнар саны — 6 мең, исәптә булмаганнары — 6-10 мең. Алкоголиклар — 48 мең, тагын 50-100 меңе дәвалау үтенече белән мөрәҗәгать итми. Башкортстан халкының 75 проценты даими тәмәке тарта. Кайчак куркыту өчен мин укучыларга тәмәке тарту­чының үпкәләрен күрсәтәм, алар тулысынча корым белән капланган, организмга кислородны үткәрми. Моны күргәч, барысы да диярлек тартуны ташлый һәм тәмәкегә беркайчан да үрелми.

Безнең ил сәламәтлегенә өч нәрсә яный: наркотиклар, алкоголь һәм тәмәке. Һәр кеше үзен сәламәт кешеләр белән әйләндереп алырга тиеш. Киләчәгебез якты булсын өчен яшь буынның бу яман гадәт­ләргә күнегүенә юл куймыйк, аларны балачактан саклыйк.
Читайте нас: