— Радик Зөфәрович, сүзне ничек медицинага килүегездән башлыйк әле.
— Мин авылда үстем. Әти-әнием һәрчак эштә булды, мине нәнәем Бибинур тәрбияләде. Ул искиткеч яхшы кеше иде, тик бик еш авырды. Аны кызгануым һәм ярдәм итәргә теләвем миндә табиб булу теләге уятты. Медицина институтын тәмам-лаганда укытучым, травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, профессор Валентин Никитин остеопороз проблемасы белән шөгыльләнергә киңәш бирде. 2000 елда Башкортстанда беренче булып әлеге темага кандидатлык диссертациясе якладым.
— Диссертацияне нәрсәгә таянып яздыгыз?
— Тәҗрибә материалларына. Денситометрлар ул вакытта бик сирәк иде. Сөяк тыгызлыгын билгели торган остеопенетрометр эшләдем. Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә аны сызымнарым буенча әзерләргә ярдәм иттеләр. Хезмәтем Башкортстан Фәннәр академиясендә “2002 елда уйлап табылган иң яхшы прибор” дип бәяләнде.
— Хезмәт юлыгыз ничек дәвам итте?
— Остеопороз буенча Русия ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә башладым. Конгресс, конференцияләрдә Русия шәһәрләрендә чыгышлар ясадым, күп билгеле галимнәр белән таныштым. Ә хезмәт юлымны Уфаның 13нче дәваханәсендә табиб-травмоталог-ортопед булып башладым. 2006 елда ул ябылгач, 21нче дәваханәгә күчтем. Сентябрь аеннан остеопорозны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча үзәк җитәкчесемен.
— Үзәк ачу өстендә озак эшләдегезме?
— Җиде ел элек Уфаның баш ревматологы Гүзәл Еникеева белән Мәскәүгә барып, үзәк ачарга юллама алдык. Ел саен Остеопороз көне алдыннан үзәкнең кирәклеге хакында матбугатта чыгыш ясый башладым. 1997 елда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы остеопорозны кисәтү үзәкләре булдыру турында карар чыгарды. Уфадан кала, алар барлык шәһәрләрдә булдырылды. Узган елда республика Башлыгының “Ел кешесе” исеменә лаек булучылар белән очрашуында мин проблеманың кискенлеге, тәҗрибәләремнең нәтиҗәләре хакында сөйләдем. Рөстәм Зәки улы мәсьәләне язма рәвештә бәян итәргә кушты һәм аны хәл итүне Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләтәчәген әйтте. Һәм, чынлап та, тиз арада республика клиник дәваханәсе базасында остеопорозны кисәтү һәм дәвалау үзәге оештырылды. Ул республика халкын хезмәтләндерә, ә башкалада яшәүчеләр читтә калды. 23нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы Гөлнара Мостафина белән сөйләшеп, Уфада да кирәклеге хакында юллама белән чыгарга булдык. 1нче сентябрьдән дәваханәдә үзәк булдырылды. Поликлиника бинасындагы ике бүлмәдә нурланыш диагностикасы табибы Рөстәм Мостаев белән пациентларны бушлай кабул итәбез, денситометрия түләүле.
— Уфа һәм Башкортстан өчен остеопороз проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль?
— Хәл гади түгел. Тикшеренүләрем күрсәтүенчә, бот сөяге сыну очраклары Уфада еш булып тора: 100 мең кешегә ир-атларда — 123,1, хатын-кызларда – 133,9. Чагыштыру өчен: Соль-Илецкта бу саннар 40,6 һәм 53,7, Төмәндә — 180,7 һәм 268,9. Күрсәткечләр көньяктан төньякка таба үсә бара. Беренче чиратта, бу кояш активлыгының азаюы һәм Д витамины дефицитының артуы белән бәйле. Республиканың 6 районында махсус тикшерү үткәрдем. Уфада кояш активлыгы минималь инсоляциядә 70 процент тәшкил итсә, авыл җирендә 98 процент булып чыкты! Чиксез гаҗәпләнеп, халыкара конференциядә чыгыш ясадым. Безнең тикшеренүләр чит илнекенә каршы килә. Русиядә авыл белән шәһәрне чагыштыру булмаган. Медицина университетының гомум гигиена кафедрасы мөдире Тәлгать Зөлкарнәев хәлне ачыклады: шәһәрдә кешеләрнең рационы төрлелеге белән аерылып тора, ә авылда күпчелек халык хәзер сыер тотмый, сөт ризыкларын һәм балыкны аз ашый.
— Сезгә өлкән яшьтәгеләр ешрак мөрәҗәгать итәме?
— Гадәттә, остеопорозны өлкәннәр авыруы дип санарга күнегелгән. Ләкин соңгы елларда аның яшәрүе күзәтелә, хәтта балаларда һәм үсмерләрдә дә очрый. Сөяк тукымасы 25 яшькә кадәр үсә, шуңа сөяккә файдалы туклануны балачактан кайгыртырга кирәк. Билгеле булуынча, бүген балалар дөрес тукланмый. 50 яшьне үткән хатын-кызлар да хәвеф төркемендә. Аларда кальцийны тоткарлаучы һәм яңа сөяк тукымасы булдыручы эстрогеннар дәрәҗәсе үзгәрә. Шуңа күрә ир-атларда остеопороз сирәгрәк очрый. Зәңгәр күзле, саргылт чәчле, ябык гәүдәле кешеләргә дә сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. Тәмәке тарту да авыруга юл ача. Шуңа безнең үзәккә төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Әлегә аның барлыгын белмиләр. Табибларга пациентларны безгә җибәрергә кирәклеген әйтәбез.
— Остеопороз белән шөгыльләнүче белгечләр берләшмәсе булдырылдымы?
— Без бу юлның башында торабыз. Республикадагы табиблар проблема хакында аз мәгълүматлы. Халык күп очракта травматологка, неврологка мөрәҗәгать итә. Остеохондроз диагнозы куелып, аз нәтиҗәле дәвалау билгеләнә. Конференцияләр үткәрәбез, проблеманы матбугатта яктыртабыз, бушлай сөт тарату да нәтиҗәләр бирә. Махсус белгечләр плеядасы да барлыкка килде — Тимур Минасов, Гүзәл Еникеева, Рөстәм Мостаев, Ирина Ерофеева, Илфат Гафаров... Укытучыларым — Булат Минасов һәм Валентин Никитин остеопорозны трав-матологиянең иң актуаль мәсьәләсе дип билгели.
— Сез драматург буларак та билгеле. “Ак чәчәк – сиңа бүләк” пьесагыз Уфа “Нур” татар дәүләт театрында берничә ел бара. Иҗатка вакыт каламы?
— Уфада татар театры ачылганнан бирле язам. Спектакльләргә рецензияләр яздым, актерларның иҗади портретын эшләдем. “Медицина — сәнгатьнең мөһим бүлекләренең берсе” дип, әле Гиппократ та әйткән бит. Пьесам тәнне генә түгел, җанны да дәвалау зарурлыгы турында. Әле берничә пьеса өстендә эшлим, кызганыч, төгәлләп куярга вакыт җитми.
— Укучыларга теләкләрегез.
— Иң беренче — сәламәтлек! Саклагыз, ул бәясез!
Инвалид булып калу, үлемгә китерү очраклары буенча остеопороз, йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш, шикәр диабеты авыруларыннан кала, дүртенче урында.
Барлык сөяк сынуларның 68 проценты остеопороз фонында үтә.
Русиядә хатын-кызларның – 33 һәм ир-атларның 24 проценты остеопорозга дучар ителгән.
Дөньяда 45 яшьтән үткән һәр өченче хатын-кызда остеопороз авыруы күзәтелә.