— Хыялланырга, сәяхәт итәргә, дус кызларым белән авыл урамнарын әйләнергә, музыка тыңларга, китаплар укырга ярата идем. Нәкъ шул дәвердә кулыма А.П. Чеховның “Чия бакчасы” исемле китабы эләкте. Бер тында укып чыктым. Бу язда әтием — Башкортстанның атказанган агрономы, ВДНХның ике алтын һәм бер көмеш медале иясе Рәхим Исламов тау башындагы 40 гектар җиргә чия утыртты. Безнең өчен символик вакыйга булды ул. Бөтен гаиләбез белән әткәем бакчасында кайнаша идек. Көн тудымы, барыбыз да шунда. Үзәннән су ташыйбыз. Үргә таба тулы чиләкләр белән атлыйбыз...
Башкортстанның атказанган табибы, югары категорияле табиб, бик күп фәнни хезмәтләр авторы, Уфа шәһәренең 6нчы клиник дәваханәсенең неврология бүлеге мөдире Миләүшә Фатыйхова белән әңгәмәбез шулай үткәннәрне хәтерләүдән башланып китте.
— Медицинага килүем очраклы булмады. Әлеге шул Чехов инде. Мин кечкенәдән үк кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Авылда табибның роле, әһәмияте һәм кирәклеге ул дәвердә искиткеч иде. Тизрәк кешеләргә файда китерәсем килде, — дип дәвам итә Миләүшә ханым.
Туймазы медицина училищесын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, хезмәт юлын “Яктыкүл” шифаханәсендә башлый. Аннары Уфа авиация институтының профилакториенда эшли. Башкортстан дәүләт медицина институтында белем алгач, Уфа агрегат заводында күренекле табиб булып китә. 6нчы клиник дәваханәнең яңа ачылган неврология бүлеген җитәкли.
Биредә эш башлаганчы медицина хезмәткәрләренә яңа төзелгән бинаны тәртипкә китерергә туры килә. Менә шулай сынаулар коллективның тату, бердәм булуын күрсәтә.
Чын мәгънәсендә үз һөнәренең осталарын туплый Миләүшә Рәхим кызы. Клиника җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, профессор, югары категорияле хирург Олег Галимов акыллы киңәше, җылы сүзе белән ышаныч өсти.
Миләүшә Фатыйхова эзләнүләр алып бара, фәнни хезмәтләр яза. Клиника табиблары фәнни конференцияләргә, неврология буенча өстәмә белем алу курсларына — Казан, Мәскәү, Петербург шәһәрләренә йөри.
1994 елда Миләүшә ханымның әтисе кызы кулында вафат була... Бик күп үлем очракларын күргән югары категорияле табибны фанилыкта үзенең көчсезлеген аңлау тетрәндерә. Бу аның күңеленә төзәлмәс яра сала. Нәкъ шул вакытта якын дуслары аңа хаҗ кылырга тәкъдим итә. Тәвәккәлли Миләүшә. Бу изге сәфәр аңа күңел тынычлыгы өсти, әтисе алдында үзен гаепле санаган табибка җиңелрәк булып китә.
Табибларның күңелен кырганы – неврология авыруларына эш яшен-дәгеләр дучар була. Менә шуңа да аларның бурычы — бөтен яңалыкларны, технологик мөмкинлекләрне файдалануда ярдәм күрсәтү.
Миләүшә Рәхим кызы яңа планнар, яңа өметләр белән яши. Тормыш иптәше Ильяс Хәйдәр улы да һөнәре буенча хирург, ике дистә елдан артык Уфа аэропорты медсанчастендә эшли. Кызлары Ләйсән белән Зөлфия банк системасында хезмәт сала.
— Миңа һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Тормыш юлымны сайларга әтиемнең фикерләре ярдәм итте. Ул утырткан чия бакчасы юк инде, әмма уңдырышлы бакча әткәем-нең кешелеклелеге, тырышлыгы нәтиҗәләре булып йөрәгемдә мәңге саклана. Әнием һөнәре буенча гына түгел, барыбыз өчен дә укытучы булып бакыйлыкка күчте. Миңа оста коллегаларым белән кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булды. Аларга мең рәхмәтлемен, — ди Миләүшә Рәхим кызы.
Чиялетаудан башланган юлы нәтиҗәле табибның.