СПИД, сифилис һәм башка төрле йогышлы венерик авырулар, нигездә, җенси юл белән күчә. Бу авыруларны йоктырмау өчен тәртипсез җенси тормыш алып барудан сак булырга кирәк. Үлем куркынычы булмаса да, кешеләрнең бер өлеше җенси авырулар аркасында нәселен дәвам итә алмаслык көнгә төшә. Аллаһы Тәгалә җенси бозыклыкның гөнаһ икәнлеген искәртеп тора, кайбер гөнаһлыларның шулай “нәсел орлыгын” корыта.
Күңелне уйнаштан арындыру һәм исерткеч эчемлекләрдән саклану кирәген дини китаплар мең еллар дәвамында искәртеп килә. Ләззәткә бирелеп, күңел ачып яшәргә яраткан халыклар еш кына юкка чыга барган, кайвакыт мондый тормыш фәлсәфәсе белән яшәү ыруларны тамырыннан корыткан.
СПИДтан саклануның ышанычлы чараларының берсе – презерватив куллану. Хезмәт һәм хәләл азык белән ләззәт-рәхәтлекләр табигатьтә тигез күләмдә булса гына кеше үзен бәхетле хис итә.
Азгынлык чиренең таралуын тәртиплелек, тыйнаклылык һәм айныклык белән генә туктатып була.
САННАР телендә:
34 елда СПИДтан дөньяда 16 миллион кеше вафат булган.
1987 елдан башлап Башкортстанда 22844 кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланган, шуларның 5084е үлгән. Әлеге вакытта 17150 авыру исәптә тора.
Быел ВИЧ-инфекциядән 792 кеше үлгән (13 ноябрьгә булган мәгълүматлар).
Авыручыларның 61 проценты бу чирне быел җенси юл белән йоктырган.
ВИЧ-инфекцияле кешене дәвалау бер елга 180 мең сумга төшә.
Республикада мондый авыруларны дәвалау өчен ел саен 400 миллион сум акча бүленә.
Бүген республикада ВИЧ-инфекцияле 184 бала яши, ә барлыгы чирле аналардан өч меңгә якын бала туган.
Светлана КУЧКАРОВА,
Башкортстан Медицина профилактикасы үзәге табибы.