+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 декабрь 2015, 23:43

Сәламәт яшәү рәвеше – көн таләбе

Иглин районы үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Валентина Асеева шундый фикердә.Күпчелегебез, сәламәт яшәү рәвеше турында авыргач кына уйлана. Ә бит тәне сау кеше эшендә дә югары нәтиҗәләргә ирешә, гаиләсенә дә игътибар бүлә. Иглин районы үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире, тармак алдынгысы Валентина Асеева 1984 елдан бирле сәламәтлек сагында. Шуңа күрә аңа сәламәт булып калу серләре яхшы таныш. Соңгы елларда нинди чирләр “яшәрә”? Заман технологияләре нинди авыруларны нәтиҗәлерәк дәваларга ярдәм итә? Аның белән шул турыда әңгәмәләштек.

– Бүгенге көндә бүлектә 49 кеше дәвалана, – диде Валентина Асеева. – Авыруларга дәвалау, тиешле ярдәм күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Заман технологияләре табиблар алдында яңа мөмкинлекләр ача. Әйтик, хәзер бронхиаль астманы дәва­лауда һәм тикшерүдә югары техно­ло­гия­ләр киңрәк файдаланыла. Башка дә­ваханәләргә дә ярдәм сорап дә мө­рәҗәгать итәбез. Баш миендәге кан әйләнеше бозылганнар Уфаның 21нче дәваханәсенә озатыла. Соңгы елларда йөрәк-кан тамыры авырулары “яшәрә”. Күптән түгел 25 яшьлек егеткә миокард инфаркты диагнозы куелды. Тәҗрибәмә таянып, мондый күренешне дөрес тукланмау, дөнья мәшәкатьләре, сәламәт­леккә битарафлык белән аңлатам. Табиблар чирне вакытлыча тоткарлый гына. Тулысынча савыгу өчен һәркем физик күнегүләр ясарга, дөрес тукланырга һәм начар гадәтләрдән арынырга тиеш. Шул чакта сезгә терапия дә, хирургия дә таләп ителмәячәк.

Әйтергә кирәк, “Авыл табибы” программасы бүлектә кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм иткән. Терапевтлар Гөлнара Сафиуллина белән Алина Кинҗәкәева бердәм коллективка бик тиз кушылганнар.

Асеевлар гаиләсе өчен медицина темасы якын булуын да әйтеп үтү мө­һим. Мәкалә героеның тормыш иптәше Константин Асеев – Иглин поликлиникасы терапевты. Ул 1986 елдан бирле хезмәтенә тугрылык саклый. Гаилә белән сәламәтлек сагында торучыларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, җиңел булмаган эшләрендә уңыш­лар телибез.
Читайте нас: