+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 гыйнвар 2016, 02:00

Сабый акылы керсә...

Олыгая барган саен кешенең хәтере саегуга нәрсә сәбәпче?Балачактан бер гыйбарә хәтердә калган: яшең җитсә кырыкка, эшең китә шырыкка. Ул вакытларда инде кырыгын аңлыйбыз, ә шырыкны белмибез. Үзем дә аның нәрсә аңлатканына шушы язманы әзерләгәндә генә төшендем. Юкка чыгу дигән сүз икән ул.

“Алтмышкача акыл керә, диләр, чыга микән әллә кергәне?” – дип тә такмаклыйлар. Чынлап та, үзегезнең дә искә алганыгыз бардыр, олыгая барган саен хәтер саега. Күпләргә мәгълүм бер кинофильмда актер Лео-
но­в­ның герое: “Башка суктылар, хәзер менә монда чаклы хәтер­лим, аннан соң хәтерләмим” – , дип сөйли. Төрмәдә бер камерада утырган иптәшләрен алдау өчен генә әйтә ул. Чынбарлыкта да шулай, кичтән берәр җиргә кирәкле әйберне куясың, ә иртән табып булмый.

Менә тагын көнкүрештән алынган кызык та, кызганыч та бер мисал. Олыгаеп барган бер әби күрше авыл бабаена кияүгә чыкты.

Ике-өч атна үткәч, туган авылына кунакка килә бу. Сорыйлар моңардан: торып буламы, бабай ничегрәк, янәсе.
– Куып кайтарыр инде ул мине, беренче атнада ук су салмый чәй куеп, чәйнекне яндырдым, аннан ашка ит дип, кер сабыны салганмын, – дип җавап бирә әбекәй.

Халыкта хәтер саегая баруны “тишек хәтер” дип тә йөртәләр. Монысы әле ярымшаярулы әйтем. Явызлары да җитәрлек. Үзегезнең дә кулланганыгыз бардыр әле “карт маразматик” дигәнне. “Карт ишәк”, дияргә дә күп сорамыйбыз. Әйтерсең лә без мәңге шушы яшьтә калачакбыз, имеш, маразматик булмаячакбыз.

Һуш югалту, сабый акылы керү медицинада Альцгеймер авыруы дип атала. Галимнәр белдерүенчә, ул үзен 65 яшьтән сиздерә башлый икән. Менә кайбер саннар: 65тән алып 69 яшьтәге һәр 1000 кешенең өчесендә бу очраса, 70-74 яшь­лекләрдә әлеге сан – 6, 75 -79 яшьләрдә – 9, 80нән 84кә кадәр – 23, 85-89дагыларда – 40, 90нан өстә – 69 кеше.

Бу – рәсми статистика, ә чынбарлыктагы да аянычлырак. 2006 елда җир шарында 26,6 миллион кешегә шундый диагноз куелган булса, 2050 елга бу күрсәткеч 4 тапкыр артачак, дип фаразлана.

Кызганычка каршы, Альцгеймер авыруына каршы дару юк, ул дәваланмый дип санала. Бернинди социаль катлам вәкилләре дә аннан котылып кала алмый. Ике генә исемне атап үтәм. Америка Кушма Штатларының элекке президенты Рональд Рейган, “корыч” леди Маргарэт Тетчер да бу авыруга дучар булалар.

Мәсьәләнең катлаулы ягы – авыруны тәрбияләү. Аның янында даими рәвештә бер кеше булырга тиеш. Холыклары үзенчәлекле булу сәбәпле, алар төрле хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Үзем күргән-белгән кайбер мисалларны бәян итеп китәм. Туган-тумачасын рәнҗетмәс өчен исемнәрен, яшәгән урыннарын атамыйм. Карты вафат булгач, З. әби ялгызы торып калды. Бераздан җиңеләя башлады. Кызы ике-өч көн саен килеп йөрде. Бер көнне әби чыгып югалды. Эзлиләр – тапмыйлар. Эзеннән барып, урман эченнән барып таптылар. Ә менә Р. бөтенләй чыгып югалды, ун еллап үтте инде – бер хәбәре дә юк. Шушы көннәрдә генә бер авылдашны алып кайтып җирләделәр. Саташып чыгып киткән дә, ерак шәһәргә барып җиткән, шунда вафат булып, бер ай моргта яткан.
Тагын бер мисал. Күршедә ялгыз карт яшәде. Юньсезнең дә юньсезе, тискәренең дә тискәресе булды. Ашарга бирмә – сүгенергә генә куш. Олысына да, кечесенә дә бәйләнә, таягы белән кизәнә, кулына нәрсә эләгә – шуны сәрми. Тыеп-тыеп карыйм, тыңламый. Кизәнгән чагында таягын тартып ала баш­ласаң: “Үтерәләр, коткарыгыз!” – дип кычкыра. Бер көн йөреп керергә дип чыксам, урамның икенче ягында кемдер ята. Барып карасам, күрше карт. Башы-күзе канга баткан. Янында – урталай сынган таягы. Күрәсең, сүгенә-сүгенә берәр­сенә кизән­гәндер, тегесе, тартып алып, маңгаена бир­гәндер. Ике-өч көн яткач, йөри башлады, тынычланып калды. Сөйләшми-нитми, кырынмый, үзен карамый. Күрәсең, депрессия башлангандыр. Бер айдан вафат булды.

Мондый авыруларны карау гаилә әгъзаларыннан эмоциональ, психологик, финанс, физик яктан зур көч таләп итә. Алар хәтта үзләре авырып китәргә мөмкин. Туганнарына Ходай сабырлык бирсен.

Нәрсә турында язмакчы идем әле – онытылды, тишек хәтерең...
Читайте нас: