Чынлап та, яшьләр, хатын-кызлар, әбиләр җыелышып олы юлга, яисә Арбаш авылы юлына төшә икән. Араларында иң өлкәне – 82 яшьлек Вәсилә әби. Безнең Чишмә-Үрәкәй мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытып пенсиягә чыккан Әлфинә апа Зарипова сөйли: “Скандинавча” йөрү дигән бу яңалыкны без телевизор аша белдек. Берүзем генә, җәй буе, караңгы төшкәч, бакчаны урадым. Ирем Рәфисне, күпме генә чакырсам да, ияртә алмадым. Ахирәтләрем Ралия белән Зөһрә миңа кушылды”.
Табиблар шуны ачыклаган: җәяү яки велосипедта йөргәндә кеше организмындагы мускулларның – 45, йөгергәндә 65 проценты хәрәкәткә килә, ә менә таяклар белән, ягъни “скандинавча” йөргәндә – 90 процент. “Скандинавча” йөрү ябыктыра, стрессны бетерә, тәндәге май катламын киметә, көчне арттыра, иммунитетны ныгыта, болай йөрүдән ел буе уңай энергия килеп тора. Олы яшьтәгеләр остеохондроз, остеопороз, атеросклероз, бронхлар астмасы, паркинсон авыруларыннан, шулай ук арка, беләк, муен авыртуларыннан да шул ике таяк ярдәмендә котыла икән. Немец табиблары “скандинавча” йөрүнең йөрәккә файдасы зур булуын, депрессиядән, невроздан, йокысызлыктан дәвалану чарасы икәнлеген дә ачыклаган.
“Таяклар белән йөри башлагач, изрәп йоклыйм, кәеф тә күтәрелде, дусларым белән аралашам, шул рәвешле йөргәндә барлык хәсрәтләрем тарала”, — ди лаеклы ялдагы Рихана Шаһиева.
“Скандинавча” йөрүне үзенчә бер спорт төренә дә кертеп була. Хәзер аның өчен сатуда махсус таяклар да бар. Алар чаңгы таягына охшап тора. Таяклар белән йөрү яңа физкультура төренә керә, аны 1997 елда фин Марк Кантан уйлап тапкан һәм “кызыклы скандинавча йөрү” дип исем дә биргән. Ә йөрүнең идеясен фин спортчы-чаңгычылары уйлап чыгарган. Нәтиҗәдә, җәен таяклар белән шөгыльләнгән спортчылар кыш чаңгы ярышларында зур уңышларга ирешкән.
Таяклар белән йөрү башта Скандинавия илләрендә, Көнчыгыш Европада булса, соңрак Германиядә таралган. Анда ул спорт төре өчен махсус трассаларга кадәр ачылган. Бүгенге көндә болай йөрү Германиядәге күпчелек реабилитация үзәкләренә махсус рәвештә кертелгән.
“Олы яшьтәге апаларның йөрүен күргәч, без дә аларга кушылдык. Хәзер көн дә җыеласы вакыт җитсә, түзеп утырып булмый, чыгасы килеп кенә тора”, — ди Чишмә-Үрәкәй мәдәният йорты директоры Шәмгүнә Зыятдинова.
Әмма шунысын да онытмагыз: әгәр беренче көн чыгасыз икән, башта артык күп йөрмәскә тырышыгыз, югыйсә икенче көнне аяклар, куллар сызлар. Араны көннән-көн арттыра барыгыз! Чыгар алдыннан, арыгач, йөреп туктагач – физзарядка да эшләп алсагыз, файдасы тагын да ныграк тияр. Мәсәлән, таякның ике очыннан тотып өскә күтәрәсез дә әкрен генә уңга-сулга бөгеләсез. Яисә ике таякка да тотынып, берничә мәртәбә утырып аласыз. Таяклар белән генә димәгән, гади физзарядка күнегүләрен дә үзегезгә авыр булмаслык кына эшли аласыз. Физзарядка эшләп беткәч, әкренләп йөри башларга да була. Уң аяк алга барганда, сул кул алга бара һәм киресенчә. Шәһәр җирләрендә “скандинавча” таяклар белән йөрү өчен махсус өйрәтүчеләр, тренерлар да бар.
“Элек кибеткә барып җиткәнче, әллә ничә тапкыр туктап ял итә идем, хәзер хәл бетми, тын җитә”, — ди Әлфинә апа.
Таяклар белән безнең Чишмә-Үрәкәй авылында гына түгел, Аскын районы үзәгендә, күрше Арбаш, Упканкүл, Кучан авылларында да актив йөриләр икән. Сезгә дә йөреп карарга вакыт! “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, — дигән ата-бабаларыбыз.
Энҗе Ибраһимова,
Башкортстан дәүләт университеты талибәсе.