Бүген медицина көннән-көн алга китсә дә, туберкулез җәмгыятькә зур куркыныч белән янаган социаль бәла булып кала бирә. Бу инфекцион-бактериаль авыру, гадәттә, үпкәләрне зарарлый, кешегә һава аша йога. Туберкулезны дәваламаган очракта актив формалы авыру елына 10-15 кешене зарарлый.
1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы туберкулезны глобаль проблема дип игълан итте. Статистика буенча, дөньяда елына 9 миллион кеше туберкулез йоктыра, ел саен бу авырудан ике миллион, көн саен биш мең кеше үлә.
Русиядә үткән гасырның туксанынчы елларында туберкулез буенча эпидемик хәлнең начарлануы күзәтелде. Бу илдәге социаль-икътисади хәл кискенләшүе белән бәйле. Туберкулезның үсеше илдә 1991 елда башлана (100 мең кешегә 34) һәм 2000 елда 100 мең кешегә 90,7 күрсәткеченә кадәр барып җитә. Бүгенге көндә Русиядә ел саен 117-120 мең кеше туберкулез белән авырый, 25 мең кеше үлә. Соңгы елларда балалар арасында туберкулез авыруының бераз кими баруы күзәтелә.
Безнең республикада балалар һәм үсмерләр арасында туберкулезны кисәтү белән инде 80 ел “Толпар” туберкулезга каршы балалар шифа-ханәсе шөгыльләнә. Ул 3-17 яшьлек 575 кешегә исәпләнгән. Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан шифаханәнең медицина буенча баш табиб урынбасары Светлана Әхмәтса-фина белән очраштык.
Кох таякчыгы – абсолют паразит, димәк, ул бары тик тере организмда гына яши ала. Тышкы факторларга ул бирешеп бармый, түбән температурадан курыкмый, кислота да, селте дә аны юк итә алмый, – диде Светлана Дмитриевна авыру проблемалары хакында. – Туры кояш нурлары – 20-30, ультрашәмәхә нурлар 2-3 минуттан соң, кайнап торган су туберкулез таякчыгын шунда ук үтерә.
Авыруга “булышучы” факторлар берничә: начар туклану, алкоголь, тәмәке куллану, ВИЧ-инфекцияләр, тыгыз урында күп кешеләр булу, туберкулез йөртүче белән күп тапкыр аралашу.
Светлана Әхмәтсафина әйтүенчә, туберкулезга каршы көрәшнең нигезе булып профилактика тора. Балаларга һәм үсмерләргә БЦЖ вакцинасы белән прививка эшләтү мөһим. Профилактиканың специфик булмаган чаралары иммунитетны ныгытуга юнәлтелгән: рациональ туклану, режим буенча яшәү, тулы ял, инфекцияләрне дәвалау, яман гадәтләрдән баш тарту.
“Толпар”да ел саен туберкулез авыруы буенча хәвеф төркеменә кергән 5 меңнән артык бала организмның каршы тору көчен ныгытуга юнәлтелгән дәвалау ала. Шифаханәнең дүрт структур бүлекчәсе бар: Уфадагы үзәк филиалда 3-7 яшьлек – 145, Чишмә районының Алкино авылында 7-14 яшьлек – 255, Бөре районының Старопетрово авылында 10-17 яшьлек – 125, Октябрьский шәһәрендә 3-7 яшьлек 50 бала сәламәтлеген ныгыта ала. “Толпар”да ял итүчеләр алты тапкыр туклана, кымыз эчә, фитотерапия үтә. Тоз шахталары, ут һәм электр белән дәвалау, минераль су һәм үләннәр белән ингаляцияләр, талассотерапия, массаж, дәвалау физкультурасы, ванналары, душы, сенсор бүлмәләр балаларга сизелерлек уңай йогынты ясый.
Үзебезнең һәм балаларыбызның организмында туберкулез кебек яман авыруга каршы тору көчен ныгытуга һәрберебез җаваплы карарга һәм профилактика чаралары хакында онытмаска тиешбез. Сәламәт булыйк!