+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 апрель 2016, 02:00

Мөмкинлекләр бар, эшләргә кирәк!

Республикада Сәламәтлек саклау атналыгы бара. Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында үтүче медицина форумының пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтендәге өстенлекләргә багышланды.

— Бүген сәламәтлек саклау өлкәсе илдә дә, республикада да халык арасында зур канәгатьсезлек тудыра. Без күпсанлы социологик тикшеренүләр оештырабыз, алар гражданнарны, беренче чиратта, сәламәтлек саклау мәсьәләләре борчуы хакында сөйли, — диде Рөстәм Хәмитов. — Халык — сәламәтлек саклау өлкәсенең гомум торышына, анда эшләүче белгечләр финанслау, оештыру, идарә мәсьәләләренә карата канәгатьсезлек белдерә. Менә шундый катлаулы хәл.

Республика Башлыгы республикадагы демографик хәлнең сәламәтлек саклау торышы турында ачык күрсәтүен белдерде.

— Хәтерегезгә төшерәм, узган елда бу өлкәгә 53 миллиард сум юнәлттек. Шуңа карамастан, үлем күрсәткечен киметә алмыйбыз. Без демография үсеше, сабыйлар туу турында сөйлибез. Туым кими, ә үлем күрсәткечләре арта, нәтиҗәдә, бер-ике елдан республикада демографик хәл тагын да кискенләшәчәк, — диде төбәк җитәкчесе. — Бүгенге җәмгыять өчен бу оят, минем башка сүзем юк.

Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, урбанизация процесслары медицина хезмәте күрсәтүенең сыйфатына карата халыкның таләпләре артуы белән билгеләнә. Хәлне яхшырту өчен берни дә эшләнми диярлек. Медицина хезмәткәрләре белемнәрен даими камилләштерсен өчен бербөтен система булдыру зарур. Дәваханәләргә сатып алынган кыйммәтле җиһазлар, алар белән эшли белүче квалификацияле белгечләр булмау сәбәпле, эшсез тора. Аерым күңелсез хәлләр килеп чыгу нәтиҗәсендә медицина вәкилләре журналистлар һөҗүменә дучар ителә. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең абруе төшә.

— Кыскасы, сораулар бихисап. Аларны хәл итү өчен күп эшләргә кирәк. Халыкның властька, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшәү чыганагын тәэмин итү системаларына карата таләпләре арта. Без моны күреп торабыз һәм аларның таләпләреннән артта калабыз, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Эшли башларга вакыт. Әйдәгез, алга таба атлыйк, заман тәлапләренә җавап бирик. Безнең максат бер — халык сәламәтлеген тәэмин итү. Моның өстендә эшләячәкбез!
Читайте нас: