+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Русия Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов В. П. Сербский исемендәге Федераль психиатрия һәм наркология медицина-тикшеренү үзәгенең генеральный директоры Зураб Кекелидзе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа төбәк бюросының психик сәламәтлекне саклау буенча программасы җитәкчесе Мэтт Мьюджин белән очрашты. Алар Уфада Конгресс-холлда үтүче Социаль психиатрия һәм наркология буенча VI конгресста катнашты.

– Республикада мондый дәрәҗәдәге чаралар үтүе әһәмиятле, бу тема ил һәм республика өчен бик мөһим. Анда катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рөстәм Хәмитов. – Республикага килгәндә, без Клиник психотерапия үзәген ныгыту буенча эш алып барабыз. Тулы масштаблы клиника булдырылачак. Муниципалитетларда да яңа үзәкләр барлыкка килә. Бу эшне актив үстерүче төбәкләр күп түгел.

Зураб Кекелидзе республика Башлыгына конгрессның югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерде һәм төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте.

– Башкортстанда психиатрия һәм психотерапия хезмәте бик яхшы оештырылган. Конгрессны Уфада үткәрү турындагы мәсьәләне тикшергәндә гамәлдә нәтиҗәле эшләүче хезмәтне күрсәтү идеясе барлыкка килде, – диде Зураб Кекелидзе. – Үзәк эшчәнлеге, андагы хезмәткәрләр белән танышудан яхшы тәэссоратлар алдык.

– Мин Башкортстанда беренче тапкыр һәм Уфаның алдынгы шәһәр булуын күреп шаккаттым. Монда яшәү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Көнчыгыш Европа белән чагыштырганда, биредә барысы да югары дәрәҗәдә, – диде Мэтт Мьюджин.

Аның белдерүенчә, психиатрия өлкәсендә дәвалау гына түгел, профилактик эш алып бару да мөһим. Шуңа күрә Русиядә кешеләргә башлангыч этапта ярдәм алырга мөмкинлек бирүче беренчел медицина учреждениеләрен үстерү зарур.

– Республика җитәкчелегенең мондый мәсьәләләргә зур игътибар бүлүе шатландыра. Бу – бик сирәк күренеш, – диде Зураб Кекелидзе журналистлар белән очрашуда. – Киңәшмәдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Сезнең тәҗрибәне Русиянең башка төбәкләре арасында да таратырга кирәк. Бу – зур казаныш.
Читайте нас: