+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 июль 2016, 02:00

Күз карасы кебек саклагыз!

Бүгенге заманда бик күп авыруларны җиңеп була. Кешеләрнең йөрәгенә кардиостимуляторлар куела, хәтта аяксыз-кулсызлар да протез, коляскаларга җайлашып гомер кичерә. Олыгайгач кына күпләрне сагалап торган бер авыру бар – күз күрүенең начарлануы яисә бөтенләй югалуы. Бу бик авыр хәлләргә китерергә мөмкин: егылулар, җәрәхәтләнүләр... Олыгайгач, сөякләр дә тиз сынучан була бит әле.

Безнең республикада күз авыруларына зур игътибар бирелә. Тарихка күз салыйк. Патша Русиясе вакытында ук безнең төбәк илнең читендә булганлыктан, офтальмологик ярдәмгә мохтаҗ була. Ил буенча, аеруча крестьяннар арасында, сукыраюга китерүче трахома, глаукома һәм башка авырулар тарала. Бу вакытта илдә якынча 160 миллион кеше яшәсә, табиблар саны нибары 300 була. Уфада гына да трахома белән авыручылар саны халыкның 30 процентын тәшкил итә. Күз авыруларын дәвалау өчен махсус бүлек кирәклеге көн кебек ачык була.

Беренче даими медицина ярдәме Стәрлетамак өязендә оештырыла. 1900 елның 7 апрелендә доктор Чебышев җитәкчелегендә күз авыруларын дәвалау бүлеге ачыла. Соңрак Уфада да шундый дәваханә булдырыла.

1926 елның ноябрендәге карар белән күз дәваханәсе нигезендә Трахомотоз фәнни-тикшеренү институты ачыла. Ләкин моның белән проблема кискенлеге тиз генә бетми әле. Республикага “күз отрядлары” җибәрелә. 1934 елга кадәр 46 отряд тарафыннан 147 мең авыруга ярдәм күрсәтелә.

1933 елга Уфа институты үз составында хирургия, вирусология һәм ике трахомотоз бүлекле була. 1936 елда анда Офтальмология кафедрасы булдырыла.

Авыр сугыш еллары үткәч, 1965 елда гына республикада трахома проблемасы тулысынча хәл ителеп бетә. Шулай да офтальмологлар алдына яңа проблемалар килеп баса: Башкортстан илнең зур нефтехимия төбәгенә әверелгәч, нефть һәм резинотехник продуктларның эшче персоналга һәм урындагы халыкның сәламәтлегенә йогынтысын тикше­рүләр башлана. Күз микрохирургиясе һәм лазер дәвалавы ысуллары уйлап табыла.

Бүген Уфа күз авырулары институтында биш дәвалау (шул исәптән, берсе 17 яшькә кадәр балалар өчен) һәм фәнни-мәгариф бүлеге бар. Аларның дүртесен медицина фәннәре кандидатлары җитәкли.

Ел саен институтның ике филиалы 40 меңнән артык мохтаҗга офтальмологик ярдәм күрсәтә. Шул исәптән, безнең республикага якын өлкәләрдән һәм шәһәрләрдән. Илнең төрле төбәкләреннән булган 4 меңгә якын бала – Уфа фәнни-тикшеренү институты пациентлары. Бүген Уфада офтальмологик ярдәм күрсәтүче 4 клиника бар, аларны Уфа институтында белем алган сәләтле табиблар җитәкли.

Чын-чынлап халыкныкы булган Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты табибларына зур уңышлар телисе килә.
Читайте нас: