0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2016, 02:00

Талчыгу инфарктка илтә

Русиядә кинәт йөрәге туктап, инфаркт кичереп вафат булу очраклары еш. Аларның күбесе хәтта йөрәк-кан тамырларының тыгылган булуы турында уйлап та карамаган, чир билгеләрен дә тоймаган. Ә тикшерүләр шуны ачык күрсәтә: үлемгә кадәр якынча бер тәүлек кала күбесе нерв киеренкелеге кичергән. Озакка сузылган тискәре хис-кичерешләр акрынлап йөрәк авыруларына китереп җит­керә. Кинәт кенә йөрәк кысылып алу шуның белән аңлатыла: көчле нерв кичереше вакытында канга күп күләмдә адреналин гормоны ташлана. Ә бу кан тамыр­ларының кинәт кысылуына, йөрәк ритмы бозылуга китерә. Барлык тискәре хис-тойгылар арасында иң авыр уза торганы – ачу кабару.

Невроз

Тирә-юньдә очрап торган, психик яра салырга сәләтле төрле хәлләр шуңа китерә. Сәбәпләре – гаиләдә татулык булмау, эштәге проблемалар, якын кешеңне югалту, акча җитмәү. Вак-төяк кенә булып күренгән проблемалар да, җыела барып, бер көнне көчле неврозга китерергә мөмкин. Моңа өстәп, эчсәгез-тартсагыз, йогышлы чир кичерсәгез, озакка сузылган киеренкелекне организм җиңеп чыга алмаячак. Монда нәселдәнлек һәм тәрбия дә зур роль уйный. Галимнәр ачыклавынча, кечкенәдән игътибарга туймаган, якыннары­ның җылысын тоймаган бала үскәч неврастеникка әйләнә.

Неврастения

Нервлар какшау нәтиҗә­сендәге хәлсезлек шулай атала. Аның чагылышы күп төрле, барыннан да бигрәк хәлсезлектә, физик һәм психик уңайсызлыкта, кәефнең еш үзгәрүендә, гел елыйсы килүдә чагыла. Мондый кешеләрне бөтен нәрсә чыгырыннан чыгара: якты ут, ис, тәненә кагылып үтү, кычкырып сөйләшү, радионың көчле тавышы... Болар барысы да неврастеникның еш кына ачуын кабарта, ул дорфа итеп җавап кайтара. Неврасте­ниягә җиңелчә генә авыру дип карау һич тә дөрес түгел. Дәваламаганда ул көчәя. Кайсы билгеләр өстенлек итүенә карап – ярсумы (ачу кабару, артык кызып китү), әллә астенияме (акрын кыймылдау, гел кәефсез булу) – неврастенияне ике төргә бүләләр: гиперстеник (ярсучан) һәм гипостеник (төшенкелеккә бире­лүчән).

Гиперстеник

Монда барысы да ачык, ул холкы истерик сыйфатларга ия кешеләрдә күзәтелә. Аларның кәефе бер көн эчендә күп тапкыр үзгәрергә мөмкин. Алар юктан да тиргәшеп китә, башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша, кайчак истерик өянәк кузгалуы да була. Алар ялгыз калганда тавыш та куптармый, өянәкләре дә тотмый.

Депрессия

Тормышта күбрәк депрессия өстенлек итә. Ул халәт йогышлы чир (мәсәлән, грипп) кичергәч яисә кайбер даруларны чамасыз эчкәннән соң да күзәтелергә мөмкин. Депрессиянең авыр формасында психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу очракта даруларсыз гына савыгып булмаячак.

Ничек бирешмәскә?

Чын күңелдән ярату, табигатькә соклану, әйләнә-тирәдәгеләргә ягымлы була белү, һәрнәрсәнең уңай ягын гына күрү, уңышсызлыкларга артык көенмәү, булганына шөкер итү, хорафатларга ышанмау, көнләшмәү, ачуланмау – нерв киеренке­легеннән иң зур дәва. Һәр авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк.

Депрессиягә тарымас өчен:
– үзегезгә артык таләпләр куймагыз;
– уңышсызлык очрагында үзегезне “ашамагыз”;
– көн тәртибен, режим булдырыгыз;
– табигатьтә ял итегез, спорт белән шөгыльләнегез;
– туйганчы йоклагыз;
– якыннарыгыз, туганнарыгыз белән дус булыгыз.
Якын кешегез төшен­келеккә бирелсә:
– аның аһ-зарына биреш­мәгез;
– әлеге халәтнең вакытлыча булуына, узачагына ышандырыгыз;
– авыру белән үзегезне ышанычлы тотыгыз;
– авыру ярдәмгә килергә әзер икәнегезне белеп яшәсен;
– авыруны гаепләмәгез, ялгызын калдырмаска тырышыгыз.
Читайте нас: