Никотин — кеше организмына начар тәэсир итә торган агу. Ул “авыр” түгел, ләкин аның мәкере дә шунда. Организм бу матдәгә әкрен күнегә, шуңа да тартуны теләгән вакытта ташлап була дигән хыял белән яши. Ләкин тәмәке шунда ук организмга җимергеч тәэсир итә башлый.
Тәмәке тартучының үпкәсе куе кызыл-кара бер массаны хәтерләтә, чөнки бер тәмәкедә 4 меңнән артык зыянлы матдә бар. Әмма төп йогынтыны өч матдә: сумала, никотин һәм агулы газ кушылмалары ясый.
Тәмәке куллануның нәтиҗәләре аянычлы: үпкә рагы, шикәр диабеты, инсульт, йөрәк чире... Тәмәкенең зарарлы булуы турында барысы да белсә дә, яман гадәттән арынырга әзер түгелләр, чөнки бу җиңел түгел. Ул бик катлаулы һәм озайлы процесс. Ләкин моны җиңеләйтүче киңәшләр бар. Әйтик, кайбер продуктларны куллансаң, тәмәке тартмау җиңелрәк биреләчәк.
Су организмнан зыянлы матдәләрне чыгара. Шуңа күрә табиблар күбрәк сыекча эчәргә киңәш итә.
Сөт зыянлы һәм агулы матдәләрне эретергә һәм чыгарырга сәләтле. Сөт ризыклары куллану организмда тупланган зарарлы матдәләрдән котылырга ярдәм итә.
Тәмәке тартуның тагын бер нәтиҗәсе — организмда С витаминының тиз таркалуы. Цитруслардан ясалган сут бу витаминны тергезергә һәм организмга никотинга каршы торырга ярдәм итә. Шуңа күрә тиешле күләмдә әфлисун, киви, лимон, карлыган кулланырга кирәк.
Сельдерей тәмәкенең тәмен “бозарга” сәләтле яшелчә, дип исәпләнелә. Моннан тыш, ул кан басымын нормальләштерә, никотинга бәйлелекнең кимүенә булышлык итә һәм кан тамырлары торышын яхшырта. Яшел тәмләткечнең бу сыйфаты кешегә яман гадәттән котылуны җиңеләйтәчәк.
Шул да билгеле булсын
Тәмәке тартмаган кеше тәмәжниктән 8 елга озаграк яши. Ләкин тәмәке компанияләре кешеләрне күбрәк тарттыру чарасын күрә. Исегездә булса, Бөек Британиядә гаугалы хәл килеп туган иде. Инглиз галимнәре шуны дәлилләгән: дөньяның эре тәмәке җитештерүчеләре тартучының организмы никотинга бәйләнсен, ул яман гадәт колына әйләнсен өчен тәмәкегә махсус матдәләр куша.
Әле тәмәке җитештерүдә шикәр, бал һәм кокос селитрасы белән ташкүмер, ягъни 600гә кадәр кушылма кулланыла. Кайбер җитештерүчеләр никотинга “крэк” төрендәге (кокаинның тарту өчен кулланыла торган бер төре) матдә өсти. Ул бәйлелеккә тиз китерә, кокаиннан ун тапкыр куркынычрак, чөнки организмга үпкә аша эләгә һәм баш миенә шундук барып җитә. Бу кушылмалар никотинны актив үзләштерүгә китерә, баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеген боза. Бөек Британия Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге хәлгә чик куюны таләп итә.