+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2016, 02:00

Дарулар ник ярдәм итми?

“Табиб дарулар эчәргә кушты. Эчсәм дә файдасын сизмәдем”, — дигәнне ишеткәнегез бардыр. Даруларның тәэсире булсын өчен нәрсәләрне истә тоту мотлак?

Рецептта күрсәтелгән препаратларны гына сатып алыгыз.

Даруны вакытында гына кабул итегез. “Көненә өч тапкыр” дип язылган икән, димәк, тәүлегенә өч тапкыр, һәр сигез сәгать саен эчәргә кирәк. Бу организмнан даруны чыгару үзенчәлеге белән бәйле, канда аның билгеле концентрациясен тоту мөһим. Аеруча бу антибиотиклар кабул итүгә кагыла.

Даруны ашаган чактамы, әллә аннан соң эчү файдалымы? Бу кагыйдәне төгәл үтәү дә даруның тәэсирлелеген арттыра. Мәсәлән, үзәк көйгәндә ашаудан ярты сәгать алда эчү мотлак. Өстәвенә, шушы ярты сәгать эчендә су эчәргә дә ярамый. Гадәти аспирин ашказанының лайлалы катламын ярсыта, шуңа күрә аны ашаганга кадәр кабул итмиләр. Ә суда чыжылдап эрүче төймәләрне ашаганга кадәр эчү яхшырак.

Дәвалану курсын үз белдегең белән туктатырга ярамый.

Даруны су белән эчәргә кирәк. Кофе, чәй бу максатта кулланылмый. Кайбер сутлар, мәсәлән, грейпфрут суты, бу очракта зарарлы да.

Даруны тешләрегез белән вакламагыз, ә йотыгыз. Аларның формасы юкка гына аерылмый: драже, капсула, сироп, микстура, чәйни һәм тел астына салына торган төймәләрнең тәгаенләнеше дә төрлечә.

Дәвалану курсын тәмамлаганнан соң калган төймәләрне аптечкада сакламагыз. Ачыл­ган каплардагы препаратларның сыйфаты начарлана, аларда хәтта төрле микроблар, стафилококк таякчыклары үрчүе мөмкин, ди белгечләр. Ябык каплардагы һәм блистерлардагы төймәләр хәвеф тудырмый. Балаларга өлкәннәр өчен тәгаенләнгән даруларны бирү тыела.

Антибиотиклар белән ярашмаган дарулар исемлеген белү дә хәерле.

Гомумән, дару эчү уен эш түгеллеген аңлагансыздыр, савыгу чараларын бары тик дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп билгеләү мөһим.
Читайте нас: