+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2016, 02:00

Бөкре чыгуга ул да сәбәпче

20 октябрь — Халыкара остеопорозга каршы көрәш көне.Күпчелек халык сөяк зәгыйфьләнүен, умыртка баганасы кәкрәюен, буйлары бәләкәйләнүен картлыкның табигый юлдашлары буларак кабул итә. Билгеле булуынча, картлыкны дәвалап булмый. Әмма әлеге билгеләр өлкән яшьтәге кешеләрнең барысында да юк, булган очракта да төрле дәрәҗәдә чагыла. Чынында исә бу явыз авыру — остеопороз билгеләре. Аны вакытында дәваламаган очракта, ул физик һәм рухи газапларга, инвалидлыкка, хәтта үлемгә дучар итәргә мөмкин. Соңгы унъеллыкта медицина остеопорозны диганостикалау һәм дәвалауда зур казанышларга иреште.

Остеопороз (грек теленнән “остеон” — сөяк) күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрдә барлыкка ки­лә. Картаю процессында сөякләр көпшәкләнүе котылгысыз, һәм сөякләр тукымасының авырлыгы кимегәндә, аның сыну ихтималлыгы күп тапкырга арта. Остеопороз авыруы булганда ешрак кулбаш, умыртка баганасы (ул акрынлап, җәрәхәтсез сына, шуңа күрә аны остеохондроз яисә радикулит билгесе буларак кабул итәләр), бот сөяге сына. Бу — иң җитди медицина-социаль проблема: мондый авыруларның 20 процент җәрәхәт алганнан соң ярты ел дәвамында үлемгә дучар була. Пациентларның чиреге генә элекке активлыгын кайтара ала, күбесе даими тәрбиягә мохтаҗ булып кала. Әлеге вакытта остеопороз авыруының үсеше билгеләнә: 1990 елда дөньяда бот сөяге сынуның 1,3 миллион очрагы теркәлгән булса, 2025 елга аның ике тапкыр артуы, ә 2050 елга бу күрсәткеч 4,5 миллионга җитүе көтелә.

Сөяк сыну сәбәпләре

1. Элек булган җәрәхәтләр: бер җәрәхәт­ләнгән урын икенчегә сынарга мөмкин.

2. Сөяк тукымасының авырлыгы түбән булу. Әгәр дә ул бәләкәйдән үк зәгыйфь булса, картлык чорында остеопороз авыруы килеп чыгуын көт.

3. Генетик фактор. Туганнарында сөяк сыну еш очраган кешеләр хәвефкә дучар.

4. Җенес гормоннары дефициты. Вакытыннан алда башланган менопауза.

5. Тәмәке тарту. Ул организмдагы кальцийны чыгара һәм аның үзләштерелүен акрынайта.

6. Тукланганда кальцийга бай азык-төлекне аз куллану һәм D витамины дефициты.

7. Алкогольле эчемлекләр куллану.

8. Физик активлык түбән булу.

9. Ике айдан артык урын-җирдә ятып чирләү сөяк авырлыгын югалтуга китерә.

10. Ашказаны-эчәк тракты, бөер, кан, сулыш юллары, нерв һәм эчке секреция бизләре системасы авырулары.

11. Буын, гипертония авыруларын дәвала­ганда кайбер даруларны файдалану, психотроп препаратлар куллану.

Авыру билгеләре

Аны “тавышсыз эпидемия” дип очраклы рә­­вештә генә атамыйлар: бу авыруның үзен­чәлекле клиник билгеләре юк. Еш кына аның турында сөяк сынгач кына беләләр. Аерым очракларда авыртуны басучы препаратларга бирешмәүче һәм яткач кына басыла торган арка авыртулар, умыртка сөяге басылып бөкре чыкканда буй кыскару.

Диагностика

Диагноз пациентка рентген тикшерүләре үткәргәннән соң куела. Әмма иң төгәл ысул — рентген абсорбциометриясе үтү. Ул сөяк тыгызлыгын һәм дәвалау нәтиҗәлелеген тикше­рер­гә ярдәм итә. Әлеге аппарат Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсе поликлиникасының Остеопорозны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау үзәгендә урнаштырылган.

Хәвеф факторларын киметү юллары

1. Дөрес туклану, кальций һәм D витаминына бай азык-төлекне ешрак куллану (сөт продуктларыннан — аеруча каты сыр, яшел­чәдән — сельдерей, укроп, петрушка, җиләк-җимеш һәм чикләвекләр — кунжут, миндаль, күрәгә, болардан тыш, балык, аеруча диңгез­неке, йомырка). Тозлы азык ашау да организмнан кальцийны юдыра (көненә 10 граммнан да күбрәк тоз ашарга ярамый), кофе, “Кола” кебек эчемлекләрне еш куллану дә зыянлы. Кызганычка каршы, азык-төлек рационы кальций ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерми. Шуңа күрә составында D витамины һәм микроэлементлар — магний, цинк, марганец, бор булган препаратлар куллану зарур.

2. Актив тормыш рәвеше алып бару. Сөяк аңа йөкләнеш булганда гына актив үсә һәм ныгый.

3. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.

Остеопороз хәвефе ачыкланган очракта табиб сөяк системасын ныгытуга һәм җәрәхәт­ләрне кисәтүгә юнәлтелгән дәвалау тәгаенли.

Остеопороз турында күбрәк мәгълүмат алыр­га теләүчеләрне 19 октябрьдә 14.00 сә­гатьтә 21нче дәваханә поликлиникасының акт­лар залына чакырабыз. Керү түләүсез.

Радик НУРЛЫГАЯНОВ,
Остеопорозны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча Уфа шәһәре үзәге җитәкчесе, Русиянең Остеопороз
ассоциациясе әгъзасы, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның
атказанган табибы.
Читайте нас: