+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2016, 02:00

Сабый ник авырый?

Медицина фәне билгеләвенчә, бала сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар гаилә мохите, уку-укыту учреждениеләре, аңа мөнәсәбәт белән турыдан-туры бәйле. 7 яшькә кадәр балаларның сәламәтлеге тулысынча ата-ана кулында дип исбатлый белгечләр. “Мәктәпкәчә балалар ник еш авырый? Шулай булырга тиешме соң ул?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Балаларның еш чирләве тирә-як мохит, урын-җир шартларына гына бәйлеме, әллә башка сәбәпләр нәтиҗәсеме? Шушы сорауларга Республика медицина профилактикасы үзәге табибы Светлана Кучкарова ачыклык кертә.

Тәүдә түбәндәге таблицага күз салыйк. Анда кискен респиратор авырулар белән еш чирләүчеләр төркеменә кертер өчен критерийлар китерелгән.

Баланың яше - Авыру ешлыгы (1 елга)

Бер яшькә кадәр - 4 тапкыр һәм күбрәк
1-3 яшькә чаклы - 6 тапкыр һәм күбрәк
4 һәм 5 яшьлекләр - 5 тапкыр һәм күбрәк
5 яшьтән өлкәннәр - 4 тапкыр һәм күбрәк

Балалар, гадәттә, түбәндәге сә­бәпләр буенча авырый: иммунитет кимү, инфекция чыганагы булган урыннарда еш йөрү, аралашу нәтиҗә­сендә, су, һава һәм азык-төлек түбән сыйфатлы булудан, тиешле туклану җитмәгәнлектән (организмда аксым дефициты һәм җиңел үзләштерелүче углеводлар күп булудан), тузан, тә­мәке төтене һәм башка кешегә бәйле факторлар тәэсиреннән. Болар, әл­бәттә, иң беренче чиратта игътибарга алына торган билгеләр. Ләкин психологик якны уйлап карагыз әле. Бала еш чирли икән, түбәндәгеләрне дә искә алу мөһим:

* Балагызга тиешенчә игътибар бирәсезме?

* Балагыз коллективта тәрбия­ләнергә, мәктәпкә укырга барырга әзерме, яшьтәшләре белән аралашу сәләте бармы?

* Балагызны тыңлый беләсезме (кайчагында бала әти-әнисе мәхәб­бәтен яулар һәм игътибарын җәлеп итәр өчен дә чирли).

Бакчада, мәктәптә үзен кыен хис итсә, бала анда бармас өчен дә чирләүчән. Баланың үзен психологик яктан яклау өчен бу киң билгеле алым. 10 яшькә кадәр баланың әнисе белән психологик элемтәдә булуын онытмаска кирәк. Ананың баланың сәламәтлеге, мәктәптәге уңышлары турында чамадан тыш кайгыруы, кагыйдә буларак, нарасыйга күчә. Бала моны үткәрүгә бихисап энергия сарыф итә һәм, нәтиҗәдә, бу аның сәламәтлегендә чагылыш таба. Тагын бер җитди әйбергә игътибарны юнәлтү зарур. Ата-аналар, баланың мөмкинлеген һәм сәләтен искә алмыйча, аны икешәр мәктәптә укытырга омтыла. Күбрәк белем бирәләр, аның киләчәгенә зур өметләр баглыйлар, янәсе. Ә бит моны бөтен бала да булдыра алмый. Иммунитет һәм эшкә сәләтлелек кимүгә бәйле “хроник арыганлык синдромы” нәкъ шуннан барлыкка килә дә инде.

Мәктәпләрдә еш күзәтелүче тагын бер күренеш уйландыра. Балаларны тикшерүче белгечләр кирәгеннән артык страховка кулланып, аларны физкультура, хезмәт дәресләреннән тулысынча азат итә. Организм һәрвакыт хәрәкәттә, саф һавада булырга тиеш, шул чакта гына кирәкле энергия барлыкка килә. Бала физиологик яктан дөрес үсешсен өчен аңа хәрәкәт кирәк! Актив хәрәкәт режимы, эштә, уенда, спортта катнашу – акыл эшчәнлегеннән ял итү генә түгел, уңай эмоцияләр чыганагы да. Бу, үз чиратында, тормыш авырлыкларыннан, шул исәптән инфекцияләрдән дә саклый.

Психологик яктан мәктәпкә әзер булмау баланың сәламәтлегенә аеруча йогынты ясый, дидек. Укытучылар тарафыннан югары таләпләр куела, мәктәптә һәм өйдә хаталар өчен курку, уңышка ирешә алмау нәтиҗә­сендә йомшак характерлы бала еш чирли, ә көчлерәге мәктәпкә баруга каршы килә.

Шулай итеп, балаларның сәламәт­леген саклау һәм тын юлы, башка төрле авыруларны булдырмау өчен гаилә әгъзалары тарафыннан сәламәт тормыш рәвеше алып бару, яшәү шартларын һәм белем бирү йортларын чисталыкта тотарга кирәк. Актив хәрәкәт итү һәм дөрес туклану, физик хезмәткә сөю тәрбияләү, өй эчендә һәм уку учреж­дениеләрендә яхшы психологик мохит, өлкәннәр һәм балалар арасында ышанычлы мөнәсә­бәт, начар гадәт­ләрдән ерак тору, вакытында профилактик вакциналау һәм чыныгу баланың сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы төп факторлар булып тора. Гаилә тормышында уңай психик һәм психологик мохитне саклау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салырга өндәр идем:

* балагызның уникаль, кабатлан­мас булуына, кадерле икәнлегенә, тәү чиратта, үзегез ышаныгыз;

* кимчелекләрен, йомшак якларын, казанышларын ничек бар, шулай кабул итегез. Ул һәрвакыт үзе булып калсын;

* тәрбияләү максатында каеш тотуга, кычкыруга караганда, үтенү, куәтләү, иркәләү кебек ысулларны кулланыгыз;

* аңа карата булган сөюегезне яшермәгез, күзләренә карагыз, үбегез, кочагыгызга алыгыз. Бу нәрсә турында сөйли? Авыр хәлләр булса, бала сезнең яратуыгызны һәм яратачагыгызны белеп, килеп туган авырлыклар һәм кыенлыкларны урап үтәчәк. Сезгә булган мәхәббәтеннән чыгып, ул сез мөһим һәм кирәкле дип исәпләгәнне эшләя­чәк;

* бала белән көндәлек аралашуда: “Мин сине яратам”, “Синең бе­лән миңа рәхәт”, “Мин сине сагындым”, “Сине күрүгә шатмын”, “Әйдә утырып торыйк”, “Син булды­рачак­сың”, “Бүген килеп чыкмаса, иртәгә булыр”, “Әле дә син бар әле” дигән сүзләрне ешрак кабатлагыз;

* бар нәрсәгә дә рөхсәт бирмәгез, тормышта кагыйдәләр, тыюлар барлыгын аңлатыгыз. Ул турыда баланың үзе белән генә сөйләшегез;

* уенның бала белән уртак тел табуда иң яхшы чара икәнлеген онытмагыз. Өй эше яки башка эшләр булсынмы, бала күңеленә уен аша юл табып була һәм аннан файдаланып, тормыш кагыйдәләренә, кыйммәт­ләренә өйрәтегез;

* кушканны бала үзаллы башкара икән, аңа кысылу кирәкми;

* ярдәм сораса, ярдәмләшегез;

* уңышлары өчен мактагыз, хуп­лагыз;

* бала белән күбрәк һәм еш сөй­ләшегез (әтисе улы белән, әнисе кызы белән). Аның борчылулары турында сорашыгыз, теләкләрен тың­лагыз;

* нәселдән килгән сәләтне ачар өчен аңа бәйле эшләр кушыгыз, шундый төрдәге һөнәрләр һәм мавыгуларга этәргеч бирегез. Мөмкинлек булса, психолог белән киңәшләшегез;

* малайларда – чын ир-атларга, кызларда хатын-кызларга хас сыйфатларны үстерегез;

* компьютер, автомат уеннары, телевизор, телефон, планшет кебек мультимедиа технологияләренә багышланган вакытны һәрвакыт конт­рольдә тотыгыз. Ул вакыт көненә сәгать ярымнан артмаска тиеш.

* бала төнлә йоклаганда (тирән йокыга талу 23 сәгатьтән алып иртәнге 5-6га кадәр дәвам итә) үсә. Шунлыктан ул вакытында ятарга, яхшылап ял итәргә һәм йокысы туеп уянырга тиеш. Моны да истән чыгармагыз.

Бу киңәшләрне игътибарга алып, көндәлек тормышка керткәндә, барысы да үзеннән-үзе җайга салыначак. Ә әйләнә-тирәдәге уңай психологик мохит балага төрле авырулар, күңел борчуларына каршы торырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Иң мөһим эш – баланы сау-сәламәт итеп тәрбияләүдә зур уңышлар сезгә!
Читайте нас: