Ботулинотерапия ысулы дөньяда 30 елдан артык кулланыла. Препарат югары хәвефсезлек дәрәҗәсе һәм нәтиҗәлелеге белән билгеле. Мускул спазмнары безнең тәннең төрле урыннарында булырга мөмкин: кул, аяк, муен яисә бит. Препарат шприц ярдәмендә билгеле бер күләмдә кертелә. Бераз вакыттан мускуллар йомшаруы күзәтелә һәм авырту басыла.
Бу ысул нерв системасы авырулары очрагында киң кулланыла: инсульт нәтиҗәләре, баш мие җәрәхәтләре, мускуллар дистониясе, балалар церебраль параличы, мигрень һәм башкалар. Бу авыруларның күбесендә хәрәкәтләнүнең авырлашуы күзәтелә. Бит мускуллары тартышу, күзләр ачылмау, муенның бер якка борылып торуы кешеләрдә стресс һәм күңелсезлекләр китереп чыгара. Кызганычка каршы, күп пациентлар нәтиҗәсе аз булган, кайвакыт бөтенләй файдасыз препаратлар белән дәвалана. Ә бит мондый очракларда бүген иң нәтиҗәле булып ботулотоксин препараты тора.
Бүген ботулинотерапия белән дәвалау мөмкин булган авырулар исемлеге киңәя бара. Неврологиядә генә түгел, ул хәзер урология, стоматология, офтальмология, ортопедиядә дә кулланыла. Косметологиядә дә бик популяр – яшәртү процедурасы өчен бик нәтиҗәле.
Башкортстанда бу ысул 2000 еллардан башлап кулланыла. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә ботулинотерапия кабинеты эшли. Кызганычка каршы, инвалидлык группасында булганнар гына ботулотоксин белән бушлай дәваланырга хокуклы. Ләкин әлеге препаратка мохтаҗлар күбрәк. Бу даруның инъекциясен алганнар күп очракта хезмәтләрен дәвам итә ала. Уколлар дәваханә поликлиникасында амбулатор эшләнә.
Роберт Ибәтуллин,
Куватов исемендәге
Республика клиник дәваханәсе неврологы, БДМУның неврология
кафедрасы доценты.