Менә тагын ял көне җитте. Мунча да өлгерде. Сабир бабай, мунча миченең юшкәсен ябып, өйгә керде.
– Хәзер озакламый балалар да кайтып җитәр, без дә чәй эчеп алыйк, әтисе, – дип, Тәсмия әби өстәл әзерләде. Һәм шулчак, Сабир бабайның сәер кыяфәтен күреп, йөрәге “жу” итеп китте.
– Нәрсә булды, карт? Ник дәшмисең? Әйдә, утыр, чәй ясыйм бит, – дип кабатлады ул.
Ә Сабир бабай нидер әйтергә тели, тик сүзе генә аңлашылмый. Башта каушап калса да, үзен кулга алып, Тәсмия әби, “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратып, хәлне аңлатты, тиз генә диванга мендәр салып, Сабир бабайны култыклап алып барып яткырды, улы белән килененә хәбәр бирде.
“Ашыгыч ярдәм” машинасы озак көттермәде. Хәлне аңлап алу белән үзәк дәваханәгә юл тоттылар. Аллаhның рәхмәте киң, барысы да уңай килеп торды. Табиблар да урынында, анализлар да тиз арада алынып, нәтиҗәсе билгеле булды. Диагноз — инсульт.
Сабир бабай, гадәттәгечә, тыныч кына түшәмгә карап ята. Невропатолог аңа төрле сораулар бирә: “Исемегез? Фамилиягез? Әтиегезнең исеме? Ничә яшь? Балаларыгыз ничәү? Исемнәре ничек?”
Җавапларның кайсысы туры килә, кайсысы бик үк түгел. Менә чираттагы сорау яңгырады:
– Тормыш иптәшегез бармы, исеме кем?
– Бар, исеме – Зәбирә!
Менә сиңа мә... И, бу чир дигән зәхмәт, илле ел гомер иткән карчыгыңның исемен оныттырып, яшьлегендәге бер кызның исемен әйттерсен әле! Институтта укыганда курсташ дуслары Сабирны Зәбирә исемле кыз белән таныштырмакчы булган иде. Сабир кызны әллә ошатмады, бер генә озатты да аралары өзелде.
Тәсмиягә бик тә яратып өйләнде Сабир. Бертиклем вакыт колхозда белгеч булып эшләгәннән соң, шәhәргә якын гына бер зур хуҗалыкка барып урнаштылар. Балалар бакчасы, мәктәбе, клубы, дәваханәсе булганга ошатты алар бу урынны.
Зәбирә исә әнә шушы авылдагы мәктәптә укытучы булып эшли иде. Хәтта Сабир белән Тәсмиянең кызларының сыйныф җитәкчесе булды. Ата-аналар җыелышына баргач, Сабир аны таныды, билгеле. Зәбирә дә таныгандыр, мөгаен. Икенче уку елында, фатир алып, Зәбирә башка мәктәпкә күчеп китте.
Һәркемнең үз язмышы инде. Зәбирәнең язмышы да бик баллы булмагандыр. Әтисе, биш баласы белән әниләрен калдырып, икенче хатынга йортка кергәч, гаиләдә өлкән бала буларак, туганнарын карап үстерешү Зәбирә иңенә төшә. Yзенең генә гаиләсен кора алмаган. Сеңлесе бер баласы белән кияүдән аерылгач, аның кызын үз кызы кебек үстереп, укыткан. Тик ул кыздан игелек кенә күрә алмаган. Табиблыкка укып чыкса да, начар юлга баскан, эчә башлаган. Ирсез бала табып, аны янә Зәбирә кулына тапшырган. Хаклы ялда бер пенсиягә генә яшәп булмагач, Зәбирә җимеш-җиләк үстереп сатып, репетиторлык белән дә акча эшләп яшәргә мәҗбүр була. Кеше өендә тагын ни барын каян гына беләсең, түземлеге соңгы чигенә җитепме, ул үзенә кул салган. Бөтен районны аптыраткан бу хәбәрне Сабир бабай да ишетә, әлбәттә. Авырыр алдыннан элек кенә килеп җиткән бу яман хәбәр аның баш миенең бер почмагына кереп калгандыр, күрәсең. Ни дисәң дә, яшьлектәге танышы бит. Иртән ни ашаганыңны кич оныта торган яшькә җителсә дә, яшьлек юлында чалынып кына калган кешенең исеме дә хәтердә саклана икән бит!
Сабир бабай терелгәч, Тәсмия әби сорамый булдыра алмады:
– Картым, нишләп син миңа “Зәбирә” дидең? – диде йомшак кына.
– Чөнки ул минем янымда басып торган кебек иде. Каникулда үзләренә чакырды, ә мин аңа: “Юк, авылга печән чабарга кайтасым бар”, – дидем.
Тәсмия әби шатланып китте һәм Сабирын аркасыннан сөеп куйды:
– Ярый әле, барам, димәгәнсең, ул мәрхүмә бит, болай булгач, яшәячәксең, картыкаем!
Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА.