+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2016, 02:00

Сөйләсәң – оялалар, кисәтмәсәң – чирлиләр

Һәр биологик төр үзенә яшәү җаен таба. Сифилис микробы – тонык спирохета да шулай. Ул – кешедә генә очрый торган инфекция. Бу чир фәкать җенси якынлык кылганда йога. Бу спирохета тән тукымасы юка урыннардан җиңел генә икенче кеше организмына үтеп керә.

Лайлалы яры спирохета йогу урыны булып тора, алар — җенси әгъзаларның лайлалы ярылары һәм лайлалы тышчалары. Лайлалы яры бул­ган башка урыннар: күз, ирен, авыз, колак, танау эчләре, шулар аша да сифилис микробы йогуы мөмкин. Юка урыннар рәтенә тире җәрәхәтләре дә керә. Микроб кереп китү өчен күзгә күренеп тормаган нокта кадәр җәрәхәт булу да җитә. Чирленең авызыннан калган юеш яисә төкерекле әйбер­ләрдә сифилис микробы тиз генә юкка чыкмый, шуңа күрә бу чирнең савыт-саба, тәмәке аша да йокканлыгы билгеле. Cифилис үбешкәндә дә йогарга мөмкин.

Башта спирохетлар кереп киткән урында гына үрчи башлый. Кайда гына үрчеп, тилчә яисә шеш ясаса да, ул тәнне авырттырмый. Димәк, үзен сиздертмәс өчен тән тукымаларында авыртуны баса торган үзгәрешләргә китерә. Авыртуны баса торган матдә­ләр турында бераз беләбез, аларның байтагы исертү һәм акылны җиңеләйтү сәләтенә ия. Сифилислы кешеләр җен­си бәйләнешләргә җиңел­рәк бара, ә аның микробына тара­лып үрчү өчен шул гына ки­рәк тә.

Сифилис микробы кеше­нең наданлыгын үз җаена саладыр, дип уйларга була. Ти­ре­дә я лайлалы ярыда сифи­лисның тирән җәрәхәте 1-2 ат­на эчендә махсус дәва­ла­масаң да үзе бетә. Надан кеше чир бетте дип уйлый, әмма ул ялгыша, спирохеталарның тагын да тирәндәрәк үрчегән­леген аңламый. Сифилис микроблары, шулай яшеренә-яшеренә, кешене эчтән “ашап ята”. Сизеп, ягъни тикшереп диагноз куеп дәваламаганда, сифилис беркайчан да бетми, әгъзаларның эш­­чә­н­­­­­леген боза, шул исәптән баш миен бозып, акылны зәгыйфь­ләндерә, арка миен бозып, йөри алмаслык хәлгә җиткерә.

Иртәрәк беленгән сифилисны дәвалау азрак вакыт таләп итә һәм башкаларга йогуны чикли. Шуңа күрә сифилисны тикшереп белү һәм аны давалау безнең илдә бушлай. Кеше үз ихтыяры белән акчалата дәваланырга теләсә генә аны түләүле дәвалыйлар. Сифилистан дәвалап, ке­шене тулысынча савыктырып була.

Бик соңлап дәваланган очракларда чирнең эзе калгалый. Мондый очраклар соңгы елларда сирәк, чөнки бу чирне ачыклау һәм дәвалау яхшы оештырылган.

Җенси бозыклыкны тыю өчен дә Ходай сифилисны уйлап тапкандыр, дигән уйлар да килә башка. Никахлашып, кыз һәм егет чактан яши башлаган парларга сифилис янамый. Димәк, чәчәк авыруын Җир йөзендә бетергән кебек, сифилисны да бетереп була. Моның өчен җенси мөнәсә­бәт­тә хәләл җефетең белән генә булу кирәк.

Үкенечкә каршы, сифилис белән чирләү­челәр байтак. Җенси бозыклыктан әдәп һәм оялу саклап тота, әмма сифилис йогуга шик булганда, чир билгеләре күренмәсә дә, тиз ара­да дерматвенерологка күренү кирәк. Сифилис йокканлык серен дерматовенерологка әйтергә туры килә, шуңа бу чирдән ким дигәндә берьюлы ике кешене дәвалар­га кирәк.

Пациентта сифилис авыруы булганлыгын дерматовенерологлар сер итеп тота, хәтта башка медиклар да моны җитди сәбәп­сез фашламый.

Марат Хәйдәров,
табиб
.
Читайте нас: