Сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров чыгышында туым һәм үлем күрсәткечләренә тукталды. Быел ун айда республикада 46,9 мең бала туган, үткән ел белән чагыштырганда, бу 2,4 меңгә азрак. Төп сәбәп — репродуктив яшьтәге хатын-кызлар азаюда.
— Туымны арттыру өчен, беренче чиратта, абортларны кисәтүгә игътибар юнәлтәбез. Соңгы елларда абортлар 28 процентка азайды. Икенче момент — ЭКО процедураларын арттыру. Алдагы елда квоталарны 1500-2000гә кадәр арттырырга карар иттек. Ике меңгә якын хатын-кыз чиратта тора, — диде министр.
Яңа туган балалар үлеменең 21 процентка азаюын билгеләде, хезмәт яшендәге халыкның үлем сәбәпләренә тукталды Әнвәр Әкрам улы. Министр билгеләвенчә, барлык үлүчеләрнең 26,3 проценты — хезмәт яшендәгеләр. Төп сәбәпләр — туберкулез, вируслы гепатит, суицидлар, алкоголь белән агулану.
— Безнең кешеләрнең нәр-сәдән түгел, ә ни өчен үлүе борчый. Менә шуны ачыклау һәм хәл итү өчен бөтен тырышлыгыбызны салачакбыз, — диде сәламәтлек саклау министры.
Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Башкортстан буенча терриориаль органы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гатауллин чыгышында республикада миграция агылы азаюга, халыкның яшь структурасы үзгәрүгә тукталды. Ил буенча халыкның уртача яше 40 булса, бездә — 38,5. Хәлне яхшылап аңлау өчен статистик күзәтүләр генә түгел, социологик тикшеренүләр мөһимлеге дә ассызыкланды.
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Татьяна Глухова чыгышы балалы гаиләләргә ярдәм чараларына багышланды. Бүгенге көндә 255 мең шундый гаиләнең 46,3 меңе — күп балалы.
— Аз тәэмин ителгәннәрнең керемнәрен арттыруны бурыч итеп кую зарур. Басымны уңышлы, имин гаиләгә ясаячакбыз, — диде Татьяна Борисовна.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев үз төбәкләрендәге демографик хәл хакында сөйләде. Алексей Николаевич сүзләре буенча, Октябрьский шәһәрендә кешеләрнең уңайлы тормышы өчен күп эшләр башкарыла.
“Түгәрәк өстәл”дә шулай ук яшь гаилә проблемалары, ана булуга әзерләнү, никахлар таркалу һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Төрле ведомство җитәкчеләре республикада демографик хәлнең бик яхшы булмавы хакында борчылу белдерде.
Хатын-кызлар бала тудыруны соңга калдыра, олы яшьтә генә ана булырга ниятли, күпләр яшь чакта беренче балаларын төшертеп, сәламәтлегенә зыян китерә. Ә ни өчен соң, мәсәлән, егерме яшьлек кыз ана булырга теләми? Дөрес, аңа баласын лаеклы үстерү һәм тәрбияләү өчен торак, яхшы тәэмин ителгән булу кирәк. Ә егерме яшьлек егет-кызларыбызның кайсысы гына мондый мөмкинлекләр белән мактана ала?
Республикада суицидлар бераз кими төшсә дә, ил күләмендә хәлләр яхшы түгел. Ни өчен кешеләр үз-үзенә кул сала? Сәбәпләр күп. Шуңа халыкның шатланып яшисе, эшлисе, яшь чакта ук бала үстерәсе килү – мондый “түгәрәк өстәл”ләр нәтиҗәсе булсын иде...