2016 ел башыннан республикада 2493 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, аларның 1589ы (63,74%) – ир-атлар, 904е (36, 26%) – хатын-кызлар. 2445 кеше – Башкортстаннан. Авыру ачыкланган 486 йөкле хатын-кыз исәпкә алынган, 357 авыру хатын-кыз бала тапты. ВИЧ-инфекциядән 837 кеше һәлак булды, – ди Гөлфия Фәйзелкави кызы.
Авыручылар авылларга караганда, шәһәрләрдә күбрәк булуын да билгеләде табиб. Мәсәлән, бүгенге көндә шәһәрдә 10499 кеше авыру йөртүче булса, авыл җирендә бу сан – 5724.
– ВИЧ-инфекция – җитди авыру. Аны кеше иммунодефициты вирусы китереп чыгара. Иммунодефицит – организмның төрле инфекцияләргә каршы тора алмаган халәте. ВИЧ бары тик кеше организмында гына яши һәм үрчи, – ди баш табиб урынбасары. – СПИД – алынган иммунодефицит синдромы. СПИД стадиясендә организм ВИЧ-инфекция фонында үсешкән авыруларны берничек тә җиңә алмый, кеше үлә.
Кызыл тасма – аңлау символы
Беренче тапкыр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 1988 елның 1 декабрендә билгеләнә. Күп илләрдә ул көн һәр ел саен вакыйгага әйләнә. Русиядә 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр “СтопВИЧ/СПИД” Бөтенрусия акциясе үтә.
СПИД белән көрәшнең символы – кызыл тасма. Бер акция дә аннан башка үтми. СПИДны аңлау символы буларак, бу тасма 1991 елда уйлап табыла. Идеяне рәссам Франку Муру биргән.
Барысы да бик гади башлана. Менә реклама листовкасыннан өзек: “6 сантиметрлы кызыл тасма кисеп алыгыз һәм, уртага бөкләп, әйләнгән “V” формасында инглиз булавкасы ярдәмендә киемегезгә кадап куегыз”.
Кызыл тасма тиз арада популярлык яулый.
Кызганычка каршы, организмда ВИЧны тулысынча юк итүче дару әлегә уйлап табылмаган. Авырудан саклануның бердәнбер юлы — аны йоктырмау һәм профилактика чараларын үтәү. Моның өчен иң башта инфекциянең йогу юлларын белергә кирәк. Алар берничә:
Сексуаль контакт. Әгәр партнерда җенси юл белән бирелүче инфекцияләр булса, ВИЧ йоктыру куркынычы тагын да арта. Хәтта презерватив та йөз процентлы саклану чарасы була алмый.
Кан аша. Вирус организмга зарарланган кан аша йогарга мөмкин. Бик еш кына уртак шприцлар, энәләр кулланганда, татуировка, пирсинг ясаганда, вирус белән зарарланган кан ярага эләккән очракта, вируска тикшерелмәгән кан күчергәндә. Гади шәхси гигиена таләпләрен үтәгәндә дә (теш щеткасы, кырыну һәм маникюр җиһазларының индивидуаль булуы мотлак) көнкүрештә ВИЧ йоктыруны урап узарга мөмкин.
Анадан балага. Авыру инфекция йөртүче анадан йөкле вакытында, бала тапканда һәм имезгәндә йогарга мөмкин. Бүген ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның сәламәт бала таба алу мөмкинлеге зур. Моның өчен авырлы чакта һәм бала тудырганнан соң тиешле профилактик дәва алырга һәм баланы имезмәскә, ә махсус катнашмалар белән тукландырырга кирәк.
Иммунодефицит вирусы кешенең барлык биологик сыекчаларында булырга мөмкин, ләкин аларның бары тик өчесе генә авыруны йоктырырлык концентрациядә була: кан, ана сөте, ирләр һәм хатын-кызлар сыекчалары (җенси юл аша).
— Күпләр авыру йөрткән кеше белән хәтта аралашырга да курка. Бу дөрес түгелдер? Нәрсәдән курыкмаска кирәк? — дип сорашам табибтан.
— Иммунодефицит вирусы бары тик кеше организмында гына яши ала, тышкы мохиттә ул шунда ук үлә. Шуңа күрә ВИЧны берничек тә бассейнда, спорт белән шөгыльлән-гәндә, черки тешләве аша йоктырырга мөмкин түгел. Авыру кешенең тиресе, төкреге, күз яше һәм башка биологик сыекчалар (югарыда телгә алынганнардан башка) куркыныч тудырмый, — ди Гөлфия Идрисова. — ВИЧ-инфекция — СПИД стадиясенә күчермичә, контрольдә тотарга мөмкин булган йогышлы хроник авыру. Бу җитди диагноз, ләкин хөкем карары түгел. Тиешле дәвалау алганда пациентларның гомер озынлыгы статистика буенча уртача гомер озынлыгыннан аерылмый диярлек. Русия Федерациясе кешеләре өчен ВИЧ-инфекциядән медицина ярдәме бушлай.
— ВИЧ-инфекция ачыкланган кешегә иң беренче чиратта нишләргә?
— Кичекмәстән СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгенә яисә теркәлү урыны буенча йогышлы авырулар кабинетына мөрәҗәгать итәргә һәм исәпкә басарга кирәк. Һич кенә дә паникага бирелергә ярамый, — дип ассызыклый табиб. — Мотлак рәвештә яңадан тест үтеп карарга кирәк. Кайвакыт нәтиҗә ялгыш булырга да мөмкин. Ләкин ике тапкыр үткән тестның ялгыш нәтиҗә бирүе мөмкин түгел. Иң мөһиме, шунда ук тиешле белгечкә мөрәҗәгать итү зарур. Ул сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табар. Махсус диета, иммунитетны нормада тотучы препаратлар кирәк булачак. Әйткәндәй, тикшеренү, дәвалану бушка. Ул никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшы. Әлбәттә, мондый авыру ачыклану турындагы яңалыкны кабул итү җиңел түгел. Шуңа күрә психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Ул бу хәлне кабул итәргә, аңларга һәм проблемадан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Үз-үзеңә бикләнергә түгел, кешеләр белән аралашып, элеккечә яшәргә тырышырга кирәк. Ләкин бәйләнешкә кергәндә башка кешенең сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплы булуыңны онытмаска кирәк. Партнердан авыруны яшерергә ярамый. Организмдагы һәр үзгәрешне табибка әйтеп торырга кирәк.
Махсус препаратлар кулланмаганда ВИЧ йоктырган кеше ун елдан артык яши алмый. Шулай да һәр очрак индивидуаль. Тормыш рәвеше, иммунитет ныклыгы, дөрес туклану мөһим. Бүген вирус белән көрәшү өчен препаратлар күп, алар бушлай бирелә. Шуңа табибка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Бары тик сәламәтлегенә игътибарлы булганда һәм дөрес дәвалау алганда гына кеше гомерен сыйфатлы итә һәм озайта ала.
Республикада 1987 елдан алып 25293 ВИЧ йөртүче кеше ачыкланган. Шушы елның гыйнвар-сентябрендә 2175 яңа очрак теркәлгән. Авыру күрсәткече 100 мең кешегә 53,41 тәшкил итә. Күмертау, Салават, Нефтекама, Уфа шәһәрләрендә, Ишембай, Благовещен, Белорет районнарында, Межгорье ябык административ-территориаль берәмлегендә бу күрсәткеч тагын да югарырак.
Бүген Башкортстанда 18449 ВИЧ йоктырган кеше яши, ягъни, 100 мең кешегә 453,1 туры килә. Бу сан уртача Русия күрсәткеченнән (570,9) түбәнрәк.
ВИЧ-инфекция нигездә (69,5 процент) җенси юл белән йога.
Авыру теркәлгән кешеләрнең күпчелеге (47,86 процент) — 31-40 яшьләрдә.