+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2016, 02:00

“Уф, йөрәгем!” дип киләләр, “Эх, йөрәгем!” дип китәләр

Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең кардиология бүлеге аша ел саен бер меңнән артык кеше үтә.Рәсим Ибәтулла улы бүлмәнең ишеге ачылып ябылган тавышка уянып китте. Палатага дәвалаучы табибә Ләйсән Хәлил кызы килеп керде. Аның нурлы карашыннан диварлар балкып, яктырып киткәндәй тоелды. Палатада ятучы алты пациентны да игътибар белән тыңлап, җентекләп карап, киңәшләрен биреп чыкканнан соң, табибә Рәсим Зиннәтуллин янына килде һәм авыруның йөрәк тибешен тыңлады, кан басымын тикшерде.

– Барысы да әйбәт, дарулар килешкән, берничә көннән стенд куярбыз, хәзер шуңа әзерләнегез, – диде табибә.

Йөрәк... Без аның кайсы урында урнашканлыгын авырый башлагач кына беләбез шул. Ә аңа чаклы йодрык кадәр генә бу органны ат тарта алмастай йөкләр тартырга мәҗбүр итәбез. Рәсим Ибәтулла улына да үз гомерендә үтә җаваплы йөкләрне тартыр­га, төрле катлаулы хәлләрне кичерергә туры килә. Хәзер инде хаклы ялда, җитмеш­нең аръягында. Әмма элекке яралар үзенекен итә, килеп, кысып ала. Өстәвенә, йөрәгенә ике тапкыр ямау салынган бит инде! Ямау дигәннән, ул гади генә нәрсә түгел. Бу – югары тех­нологияләр. Шулар аны бүген яшәтә. Ярый әле безнең медицина шундый дәрәҗәгә ирешкән. Ике тапкыр үлемнән алып калдылар бит, ди элекке колхоз рәисе. Бүген ул районда да, монда да табибларның ныклы күзәтүе астында.

Ә беренче тапкыр аны Миякәдән Республика клиник дәваханәсенә уналты ел элек бик авыр хәлдә озатып җибәрәләр һәм кардиология диспансерында ике стенд куялар. Быел, тикшеренүләрне үткәннән соң, тагын бер операция ясарга карар итәләр.

Төбәктә мондый югары технологияле опера­ция­ләрне бүген кардиодис­пансерда һәм Республика клиник дәваханәсе шартларында гына ясыйлар. Моның өчен биредә бөтен нәрсә бар. Болар – оста оеш­тыручы һәм тәҗрибәле баш табиб, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, ме­дицина фәннәре докторы Ринат Нагаевның кул астындагы коллективның эшчән­леге нәтиҗәсе. Баш табиб – иң зур клиник дәваханәнең эшчәнлеге белән идарә итүче баш булса, оештыру эшләре буенча аның урынбасары, Баш­кортстанның атказанган табибы, фән кандидаты Марсель Газизов – кли­никаның йөрәге, ди биредә эшләүчеләр. Чыннан да, Марсель Абдулла улын еш кына дәваханә комплек­сының төрле объектларында еш очратырга мөмкин. Мәсьәләләрне оператив хәл итә, хез­мәткәрләргә карата та­ләпчан, игътибарлы, кешелекле. Авыруларның хәле белән дә шәхсән үзе кызыксына. Бүлекләргә тигез карашта. Һәммәсендә үз һөнәренең чын осталары тупланган.

Кардиология бүлегенә фән кандидаты Әлфирә Рәхмәтуллина җитәк­челек итә. Бүлек мөдире һәрбер нәрсәне энә күзеннән үт­кәрә. Шуңа биредә тәртип һәм оешканлык хакимлек итә.

Билгеле булуынча, республикада кардиохезмәт оештырылуга илле биш ел тулды. Дәваханәнең кардиология бүлеге хезмәткәрләре моңа лаеклы өлешен керткән. Илле кешегә исәпләнгән бүлек аша ел саен бер меңнән артык кеше үтә. Ә поликлиника аша консультация алучыларның саны унике меңнән артып китә.

Кардиология бүлегендә заманча аппаратларда йөрәккә эхокардиография, велоэргометрия кебек бик катлаулы заманча тикшеренүләр, мониторинглар һәм дәвалау үткәре­лә. Бүген миокард ишемиясенең төр­ле формаларын дәвалау, ту­мыш­тан һәм өлкән яшьтә йөрәк авыруына сабышкан, йөрәк тибеше бозылган авыруларга ярдәм күр­сәтү, коро­но­графия үткәрү һәм башка опе­ра­цияләргә әзер­лек алып бару бүлек­нең төп бурыч­ларыннан санала.

Бүлекнең потенциалы зур. Хөкү­мәт­нең республикада сәламәтлек саклау системасын, шул исәптән кардиология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау тармагын, үстерүгә һәм матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелгән сәясәте нәти­җәсендә республика халкына күрсә­телүче югары технологик медицина ярдәмен киңәйтү үлем очракларының кимүенә булышлык итә. Ә бу, үз чиратында, кардиология бүлегенең табиблары тырышлыгы белән башкарыла. Атап әйткәндә, табиблар Гөлназ Ласыйнова, Ләйсән Бикмәева, Наталья Даньшина, Ирина Акчурина, Ксения Хәмитова, Гүзәлия Дилмөхәм­мәтова, Арвид Берг, Лидия Макеева, Элина Смакаева, Анна Чепурная, өл­кән шәфкать туташы Земфира Әхмәтҗанова, шәфкать туташлары Лилия Нургалиева, Мәү­силә Галлә­мова, Нәсимә Әфтахова, Роза Хисаметдинова һәм баш­каларның тынгысыз хезмәте белән ирешелә. Максатлы программалар чикләрендә йөрәк авырулы пациентларга югары технологик медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә күләмле эш башкарыла.
Бүлек каршында, шулай ук, кардиология өлкәсендәге төрле мәсьә­лә­ләр буенча фәнни эшчәнлек алып барыла. Табиблар халыкара дәрәҗә­дәге симпозиум һәм конфе­рен­ция­ләрдә дөньякүләм казанышлар бе­лән таныша, тәҗрибә уртаклаша, бәй­геләрдә җиңүләр яулый. Кардиология бүлеге бер үк вакытта терапия һәм гомумтабиблык практикасы буенча методик үзәк һәм клиник база бурычларын да үти. Биредә БГМУның терапия кафедрасының уку бүлмәсе урнашкан. Анда булачак табиблар белемнәрен камилләштерә. Яшь­ләр бүген дәваханә шартларында тәҗри­бә туплый, чыныгу үтә. Кайберләре шунда эшкә дә кала.

Шундый өметле яшь табиблардан аеруча Ксения Хәмитова белән Ләйсән Бикмәеваны билгеләп үтәргә мөмкин. Ләйсәннең, мәсәлән, кардиология бүлегендә эш башлаганына сигез ел. Шушы вакыт эчендә ул үзен өлгергән табиб итеп таныткан. Пациентлар да аны ихтирам итә. Гомумән, кардиология бүлегендә җылы мөнәсәбәт урнашкан. Моны дәваланучылар да тоя. Һәр хезмәткәр үз эшен күңел җы­лысын биреп башкарганлыктан, моның нәтиҗәсе пациентлар сә­ламәтлегендә уңай чагылыш таба.
Читайте нас: