Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2017, 02:00

Үпкәләр таза булсын

Быелгы кыш та башкалардан аерылмады – грипп кебек авырулары белән күпләрне аяктан екты. Соңгы елларда мондый авырулар үпкәләр ялкынсынуы белән дә катлаулана башлады. Пневмония – зәһәр чир. Тик бүген төрле заманча антибиотиклар булу сәбәпле, ул яхшы дәвалана. Әлбәттә, күп очракта хастаханәдән башка савыгып булмый. Дәваханәдән чыккач та терелдем дип, шунда ук элекке тормыш ритмына кереп китәргә ярамый. Чөнки пневмониядән тулысынча алай тиз генә савыгып бетеп булмый.

Үпкәләр ялкынсынуы белән авырып, антибиотиклар курсы үткәннән соң, үзеңне яхшырак хис итә башлагач, берничә атна түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк:

Яхшы тукланырга. Иң мөһиме – рационда аксым күп булырга тиеш. Алар иттә, балыкта, йомыркада һәм сөт ризыкларында күп. Ләкин майлы, кыздырылган, артык тозлы-борычлы ризыклардан баш тарту мөһим.

Витаминнар куллану мотлак. А, В, С витаминнарына өстенлек бирергә. Аеруча А витамины үпкәләр тукымасын тергезергә ярдәм итә. А витамины барлык кызыл-сары җимешләрдә күп. Гомумән, яшелчә-җимешләрне көн саен ашарга.

Саф һавада йөрергә. Дымлы саф һава үпкә һәм бронхларда калган какрыкны чыгара, организмга яхшы йогынты ясый.

Яшәгән һәм эшләгән урында даими рәвештә дымлы җыештыру оештырып торырга кирәк. Тузан – үпкәләрнең дошманы.

Сулыш өчен гимнастикага да җитди карарга кирәк. Интернетта аларның төрле ысуллары өйрәтелгән. Иң гадие – булдыра алган кадәр тирән итеп тын алырга, 5 секундка сулышны тоткарларга һәм үпкәләрдән бөтен һаваны чыгарып бетерергә. Шарлар кабарту да үпкәләрне ныгыта.
Читайте нас в