+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2017, 02:00

Тереләсең килсә... үләр чиккә җит

Дәваханәләр тупсасын таптый-таптый зар-интизар булгач, ирексездән, шундый фикергә киләсең.Дөнья булгач, авырмыйча гына булмый. Авырырга туры килде әле миңа да быел. Нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, авылда. Авылда инде, үзегез беләсез, табиб, даруханә юк. Безнең кебек шунда ук “противовирусный”лар эчә башларга өйрәнгән шәһәр кешесенә авыррак. Чебен тимәс чер итәрләрдәй Уфага чапмадым, үләннәр эчеп кенә чирне үткәреп җибәрергә булдым. Тик ул миннән көчлерәк булып чыкты, үтмәде. Уфага килеп, табибка күренгәндә ютәл бигрәк тә яманга әйләнгән иде. Табиб рентген нәтиҗәсен карау белән стационарга юллама язып бирде. Өйдә генә дәваланып карарга теләгемне белдергәч, бер генә сорау бирде: “Яшисегез киләме?”

Читайте нас: