Иң беренче чиратта мине дәваханәдә шәфкать туташларының дорфалыгы шаккатырды. Укол кадарга дип килеп керәләр, әйкәем, “Хәлең ничек, апа?” дип сорау түгел, исәнләшә дә белмиләр. Мине карап яткан апам соңыннан сөйләде, операциядән соң шәфкать туташы 3 сәгать дәвамында яныма кермәгән. Дөресрәге, операциядән соң ук кергән. Мине шундый халәттә күреп куркып калган апам: ”Сеңлемнең ирененә су тидеримме?” — дип сорагач, “Помада сөрт!” дип җикереп чыгып киткән. Шуннан соң 3 сәгать буе эзе-юлы күренмәгән. Апа операция ясаган табиб янына барып тавыш чыгаргач кына кереп, авыртуны баса торган укол кадап чыгып киткән.
Апа минем кебек сабыр түгел ул, берсендә түзмәде: “Нигә сез бу кадәр дорфа? Шәфкать туташы булгач, сез бит Җир йөзендәге иң шәфкатьле кеше булырга тиешсез!” — дип, шәфкать туташының үзеннән сорады. Җавап урынына әллә ничә тозлы-борычлы сүз ишетте. Апа, бу хәлгә түзәлмичә, “Хәзер үк баш табиб янына барам!” дип, урыныннан сикереп торган иде, “Минем бит әле монда ятасым бар, бара күрмә”, — дип туктаткач кына тыелып калды.
Интернет челтәре һәм гәзит битләре Уфа дәваханәләренең берсендә поликлиниканың икенче катында урнашкан рентген кабинетына аягы сынган бер апаның мүкәләп менүе, бу хәбәр республика Башлыгына барып җитеп, баш табибны эштән җибәрүе турындагы хәбәр белән тулган чак иде ул. Минем карашка, бу хәбәр мин яткан дәваханәдә эшләүче шәфкать туташларының күзенә чалынмады булса кирәк. Күргән булсалар, пациентлары белән бу кадәр дә дорфа сөйләшмәсләр иде. Дөрес, кулдагы бармаклар төрле булган кебек, шәфкать туташларының да төрлесе була торгандыр. Аларның араларында да шәфкатьлеләре, авырулар өчен “аһ” итеп торучылары бардыр. Бер кашык дегет бер мичкә балны бозган кебек, шәфкатьсез йөрәкле шәфкать туташлары өчен аларына да кара ягыла шул. Озын сүзнең кыскасы, дәваханәдән мин, бирегә кабат эләгергә язмасын, дигән уй белән чыктым.
Дәваханәгә кермәс өчен нишләргә була соң? Бу очракта юл берәү генә: авыруларны алдан кисәтергә! Ничек итепме? Дару үләннәре кулланып, әлбәттә! Элек бит әби-бабайларыбызның берсе дә, авырый башласалар, дәваханәләргә дә, даруханәләргә дә йөгермәгән, ә аяк астында үсеп утырган үләннәр белән дәваланганнар. Ә без, хәзерге заман кешеләре, алай итмибез. Авырый башладыкмы, иң беренче даруханәгә чабабыз. Шуннан дарулар ярдәмендә дәвалана башлаган булабыз. Даруның агу икәнлеген беләбез. Белә торып, шулай итәбез.
Әбҗәлил белән Баймакта – йөзәр, Уфада – 500әр!
Шушы көннәрдә Әбҗәлил районында һәм Баймак шәһәрендә ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган йөзенче балаларны теркәде.
Ишбулатовлар гаиләсендәге икенче малай Әбҗәлил районындагы йөзенче бала булды. Баймактагы йөзенче бала – Үзәнбаевлар гаиләсендә туган малай. Аларның әти-әниләре туу турындагы таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр алды.
Ә Уфаның Калинин һәм Киров районнарындагы ЗАГСларында 500нче балалар теркәлде. Алар да малайлар. Әти-әниләре сабыйларына Леонард һәм Павел дип исем кушкан.
Ләйсән Якупова мәкаләсен “Тереләсең килсә... үләр чиккә җит” дип атаган. Мин моның белән һич кенә дә килешмим. Үзеңне үләр чиккә җиткерү, үз сәламәтлегеңә төкереп карау — ул бернинди кысага да сыя торган эш түгел. Син бит бу дөньяда үзең генә түгелсең. Синең бит әти-әниең, ирең, хатының, балаларың, якыннарың бар. Шулай булгач, ничек үзеңне үләр чиккә җиткерергә мөмкин? Дәваханәләрдәге авыруларга карата битарафлыкка, шәфкать туташларының дорфалыгына үч итеп, үзеңне хәстәрләргә, авыруларны алдан кисәтергә кирәк, минемчә!
Мисал эзләп ерак китмим. Үземне генә алам. Мин менә 4нче ел инде кара чәй эчмим, ә иван-чәй генә кулланам. Һәр елны июньдә шул үләнне җыеп киптереп, чәй ясыйм. Чөнки мин иван- чәйнең бик күп авыруларга каршы торырдай дару үләне икәнен яхшы беләм (Бу хакта сез үзегез дә Интернетка кереп укый аласыз ).
Иван-чәйдән тыш та мин бик күп төрле үләннәр кулланам. Иртән чәй пешерә торган савытыма ким дигәндә 5 төрле үлән салам: иван-чәй, карлыган, җир җиләге яфрагы, бөтнек, киптерелгән бакча җиләге (анысын иван-чәйдәге үзенчәлекне тәмне бетерер өчен кулланам). Һәр ай саен шулар янына, чиратлаштырып, я кипкән камырлык, я тукранбаш (клевер), я гөлҗимеш, я сары мәтрүшкә салып эчәм. Сез беләсездер инде, күп кенә дару үләннәрен даими рәвештә эчәргә ярамый, курслап кулланырга кирәк. Мин дә шулай итәм, аларның файдасын да күрәм. Инде, Ходаем, шайтанның колагы саңгырау булсын, быелгы кышта, кулны сындырып дәваханәдә ятудан тыш, 3-4 ел дәвамында томау, ютәл кебек чирләрнең ни икәнен дә белмим.
Мин бу тормышта Аллаһы Тәгаләнең “Сакланганны саклармын” дигәненә таянып яшим. Шунсыз булмый да. Синең сәламәт булуың, бая язганымча, үзең өчен, якын кешеләрең өчен кирәк. Шуңа иң беренче чиратта сәламәтлекне кайгыртмый булмый. Мин үзем менә шулайрак уйлыйм инде. Бәлки, башка төрле фикерләүчеләр дә бардыр? Булса, сез дә “Кызыл таң”га минем кебек хат юллагыз. Сәламәт булу серләре гәзит укучыларның һәммәсе өчен фәһемле һәм файдалы булыр, дип уйлыйм.