— Талпаннар дым ярата, шуңа дымлы, күләгәле урыннарда алар күбрәк була, — ди Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең табиб-неврологы, БДМУның нейрохирургия һәм медицина генетикасы курслары белән неврология кафедрасы доценты Роберт Ибә-туллин. — Җил искән яктан кешенең якынлашуын талпан 15-20 метр ераклыктан ук сизә. Шуңа алар, урман эченә караганда, кешеләр йөри торган сукмак буйларын ныграк ярата. Киемгә эләгү белән талпан тиз генә өскә үрмәли һәм җай-лы урын эзли. Гадәттә баш тиресенә, колак артына, култык астына, корсакка ябыша. Кеше аның тешләгәнен сизми дә кала.
Доктор әйтүе буенча, безнең республикада һәм илнең башка күп төбәкләрендә еш очрый торган һәм иң куркыныч инфекцияләр — талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы). Ел саен республикада бу авыруларны уртача 50-100 кеше йоктыра. Талпан энцефалиты аеруча авыр чир, ул нерв системасы бозылу нәтиҗәсендә параличка, эпилепсиягә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Хәтта кәҗә сөте аша да талпан энцефалитын йоктыру куркынычы бар икән, талпаннарның азган чорында вирус хайванның сөтендә дә саклана. Бу авыру буенча имин булмаган төбәкләрдә сөтне дә кайнатып эчү киңәш ителә.
Талпан тешләгәннән соң авыру 7-14 көннән соң гына башлана. Беренче билгеләр: кинәт температура күтәрелү, өшү-калтырау, укшыту, косу, баш, буыннар, тән авырту, бит, күзләр кызару, ә 3-5нче көннәрдә инде саташу, хәлсезлек, бизгәк тоту, кул-аяклар хәрәкәте бозылу башлана.
Кайвакыт талпан тешләгән урын кызарып тора диаметры 60 сантиметрга кадәр җитә. Мондый эритема барлыкка килү Лайм авыруы хакында хәбәр итә. Грипп билгеләренә охшаш халәт тә күзәтелергә мөмкин: температура күтәрелү, баш авырту, лимфа төеннәре зураю һәм башкалар. Соңрак йөрәк һәм нерв системасында тайпылышлар башлануы да бар. Дәваланмаган очракта авыру озайлыга әйләнергә мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре башлану белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан инфекциясенә шик булган очракта, авыру шунда ук дәваханәгә салынырга тиеш.
Тешләмәсен дисәгез...
— Талпан энцефалиты белән авыруны булдырмауның иң яхшы чарасы — бөҗәктән тешләнмәү. Урманга барганда дөрес итеп киенергә кирәк. Ныклы, шуып торган якты төсле тукымадан тегелгән комбинезон яхшы булыр. Кием талпанга тәнгә керер урын калдырмасын: күлмәк якасы тәнгә сылашып торырга, куртканың капюшоны бу-лырга, озын җиңле күлмәк — чалбарга, чалбар балагы итекләргә кыстырылган булырга тиеш. Баш киеме мотлак, — ди Роберт Альбер улы. — Талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланалар, аны тәнгә һәм киемгә сиптерергә кирәк. Юлда сәгать саен үзеңне һәм юлдашларыңны тикшереп торырга кирәк. Тукталышлар һәм төн кунулар үләнсез, комлы урыннарда яисә коры нарат урманнарында булсын.
Кадалган очракта...
Табиб мондый киңәшләр бирде. Талпанны үзеңдә ачыклау белән, аның борынын, тәндә калдырмаска тырышып, тартып алырга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны тәннән никадәр тизрәк аласың, ул шулкадәр азрак инфекция кертеп өлгерә. Моны медицина хезмәткәре башкарса яхшырак.
Тиз арада медицина ярдәме табып булмаган очракта, талпанны үзеңә алырга туры килә. Аны болай эшлиләр: пинцет ярдәмендә яки чиста марляга уралган бармаклар белән талпанның авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга. Кискен хәрәкәтләр ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Әгәр башы тәндә калды икән, спиртлы яки йодлы марля белән яра урынын сөртергә һәм кыздырылган энә белән башын алырга кирәк.
Тәннән алынган тере талпанны гына инфекциягә тикшереп була. Моның өчен аны юеш кәгазь яки салфетка куелган чиста савытка салып, ике тәүлек эчендә дәваханәгә илтергә кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Вируслы талпан энцефалиты авыруын кисәтүнең төп юнәлеше — вакциналау. Аның схемасын һәм төрен табиб билгели. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина нәтиҗәсе — 95 проценттан артык. Вакцинаны талпан энцефалиты чоры башлануга ике атна кала вакыттан да соңга калмый ясарга кирәк.