-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2021, 18:15

Бәладән котылу юлы бер

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча 18 гыйнвардан халыкны коронавирус инфекциясенә каршы киңкүләм вакцинацияләү кампаниясе башлана.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча 18 гыйнвардан халыкны коронавирус инфекциясенә каршы киңкүләм вакцинацияләү кампаниясе башлана.
“Башкортостан” гәзите, вакцинаны сынау вакытында ук (үткән елның көзендә) беренчеләрдән булып ковидтан прививка эшләткән табиб белән сөйләшеп, фәһемле язма әзерләгән. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
“1200 дозадан торган тәүге вакцина партиясе республикага былтыр, 4 декабрьдә кайтарылган иде, 9 декабрьдә төбәктә Гамалей фәнни-тикшеренү үзәге җитештергән ике компонентлы "Гам-КОВИД-Вак" белән коронавирустан вакцинациялау башланганы турында хәбәр иткән идек.
Әлеге вакытта Башкортстанга 14 мең чамасы вакцина дозасы кайтарылган, ә ел азагына тиклем бу күләм миллионга җиткереләчәк. Прививка эшләткән кешеләр 7500 чамасы, беренче чиратта сүз табиблар, укытучылар, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар, социаль тармакта эшләүчеләр хакында бара.
Әмма вакцинацияләү кампаниясе киң җәелдерелгәнгә кадәр үк аны сынап караган һәм көченә ышанган кешеләр бар. Башкаланың 18нче клиник дәваханәсенең иммунология лабораториясендә табиб-лаборант булып эшләүче Эльмира Мөхәммәдиева – шундыйлар исәбеннән. Чирек гасырга якын табиб булып эшләүче абруйлы белгечнең сүзләренә колак салыйк.
Белүебезчә, бу медицина учреждениесе республикада тәүгеләрдән булып юнәлешен ковид-госпитальгә үзгәртте, коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәш андагы хезмәткәрләрнең иңенә олы җаваплылык булып ятты.
Биоматериаллар белән эшләгән Эльмира Гимадрислам кызы алгы сафта эшләгән кешеләрдән. Коронавирус инфекциясенең никадәр каһәрле, авыр чир икәнлеген аңлап-белеп торганга да, мөмкинлек чыгу белән үзен бу чирдән саклану юлын тапкан: республикада беренчеләрдән булып коронавируска каршы прививка ясаткан.
Әйтүенчә, бу хәл 24 сентябрьдә булган. Ул чакта вакцинаны сынау вакыты барганын да онытмыйк, әммә Русия вирусологларының һәм вакцина эшләүче белгечләрнең казанышлары дөньяда югары бәяләнүен белгәнгә күрә, Эльмира Мөхәммәдиева карарында бер минутка да икеләнмәгән.
Эльмира Гимадрислам кызы әйтүенчә, ул беренче прививкадан соң үзен яхшы хис иткән, октябрьдә икенче этабын үткәргәннән соң да гадәти тормыш алып баруын дәвам иткән.
“Вакцина - коронавирус дигән бәладән төп котылу юлы. Әйткәндәй, якыннарым бу каһәрле чирне үткәрде, мин исә авырмадым. Һичшиксез, бу – вакцинаның нәтиҗәсе. Гомумән, ул - шушы тынгысыз чорда саклану гамәле. Әлеге вакытта моңача коронавирус белән чирләмәгән дусларым, танышларым киң колачлы вакцинацияләүнең башланганын көтә: алар да мотлак прививка ясатачак”, – ди тәҗрибәле табибә.
Коронавирус пандемиясен җиңүнең юлы бер, ул да булса – кешеләрне вакцинацияләү. Күмәк иммунитет барлыкка килү белән кешелек тә күпкә җиңелрәк сулаячак, каһәрле чир дә көчен югалтачак.
Фото геройның шәхси архивыннан.
Автор: Гүзәлия Балтабаева”
Читайте нас: