Караидел районы Ветеринария станциясе хезмәткәрләре былтыр 328 мең квадрат метр зарарлы мәйдан эшкәрткән.
“Табиб кешеләрне дәваласа, ветеринарлар бөтен кешелекне дәвалый” дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Караидел ветстанциясе хезмәткәрләре дә шушы сүзләрне үзләренең эшчәнлегендә девиз итеп алган. Бөтен дөньяны коронавирус, кош һәм дуңгыз гриппы ише афәтләр чолгап алган заманда яшәвебезне күз уңында тотсак, аларның эшчәнлеге бүген һичбер вакытта булмаганча мөһим һәм үтә дә әһәмиятле.
Станция республиканың Ветеринария идарәсенә карый һәм районда аның структурасын авылларда бер ветеринария пункты, 9 участок тәшкил итә, штатта 34 кеше хезмәт сала. Лаборатория исә Бөре шәһәрендә урнашкан һәм биш районны – Караидел, Борай, Балтач, Мишкә һәм Бөре районнарын хезмәтләндерә. Караиделгә чираттагы баруыбызда без станциянең баш табибы Вера ГАРИНА белән очрашып сөйләштек.
Былтыр республикабызның чикләренә якын булган төбәкләрдә кош гриппы белән зарарлану очраклары да булганлыктан, сүзебезне без нәкъ шушы авыруны кисәтү эшчәнлегеннән башладык. Вера Ильинична сөйләвенчә, бу җәһәттән ветстанция хезмәткәрләре тарафыннан зур эш башкарылган, моңа авыл биләмәләре хакимиятләре белгечләре дә җәлеп ителгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылу белән беррәттән, белешмә-киңәшләр язылган буклетлар да таратылган, район гәзитендә махсус мәкаләләр дә бастырылган.
“Дуңгыз гриппы” да, әлбәттә, бу хезмәт игътибарыннан читтә кала алмый. Әйткәндәй, “каты борыннар” районда шәхси ихаталарда гына асрала һәм 343 баш тәшкил итә, алар барысы да исәпкә куелган, прививкалар ясалган, колакларына “паспорт-биркалары” тагылган. Аларның хуҗалары белән дә аңлату эшләре алып барылган.
Районның ярты территориясен урманнар тәшкил иткәнлектән, анда, әлбәттә, кабан дуңгызлары да бик күп булуын онытырга ярамый. Аучылар аларны рәхсәт ителгән лимит, ягъни лицензия нигезендә генә атып ала, ләкин шул очракта да котыру һәм башка яман чирләрдән саклану, анализ алу өчен түшкәсе ветстанциягә китерелә, ә биоматериалы Уфага җибәрелә.
Иң зур эшчәнлек, аңлашылуынча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрдә, фермерларда, халыкта булган маллардагы, җәнлекләрдәге авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән. Районда барлыгы 14 мең 530 эре мөгезле терлек, 957 баш ат, 9450 сарык һәм 10347 кәҗә асрала. Эт белән песиләр дә исәптә монда, маэмайлар 2 мең булса, мыраубикәләр 3 мең икән. “Ташбака, игуана яисә крокодил ише экзотик хайваннар һәм җәнлекләр асраучылар юкмы соң?” – дигән соравыма Вера Ильинична елмаеп кына җавап бирде: “Андыйлар юк, әлбәттә, шулай да тәвә кошлары бар”. Баксаң, алар өч баш икән, Абдулла авылында фермер Гыйндулин асрый, ди. Алар да, әлбәттә, ветеринарлар игътибарыннан читтә калмый.
Шушы урында язудан туктап, райондагы җан ияләре санын штаттагы хезмәткәрләргә бүлеп карадым. Һәр ветеринарга 1200 тирәсе туры килә. Аларның бит әле һәрберсе дә мал-туар белән турыдан-туры эшләми, ә башкарган эш күләме шактый. Теге тәвә кошларын да кушып җибәрсәң! Кыскасы, яшь малларның канын лейкозга анализга алу, туберкулездан прививкалар ясау, тире астына оялаучы паразит украга, котыру чиренә каршы уколлар... Боларны авыл хуҗалыгы предприятиесе, фермер малларына ясаганда, эш күләме зур булуга карамастан, әллә ни кыенлык тудырмыйдыр да, әмма төрле холыклы халык яшәүче шәхси сектор бар бит әле! Бүген, барча кешенең коронавирустан коты алынган заманда, белүебезчә, ихата-абзар-йортка чит кешеләрне бөтенләй кертмәүчеләр дә сирәк түгел.
– Андыйлар, әлбәттә, бар, ләкин күп димәс идем, – ди Вера Ильинична. – Мондый очракларда без ишек-капкаларда язу калдырып китәбез, мал-туарларын, җәнлек-хайваннарын ветстанциягә үзләре алып килүне үтенәбез. Аннары, безнең хезмәткәрләр шик тудырмаслык итеп киенә: битлек, перчаткаларда, махсус саклагыч кием-халатларда йөри, күзлек кия. Шуңа да шикләнүчеләр күп түгел.
Бөтен дөньяда коронавирус дигән зәхмәт котырынган чакта, әлбәттә, ветстанциянең бу юнәлештәге эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Югарыда телгә алынганча, ветеринарлар былтыр гына да һәм ковид белән көрәш кысаларында гына да 293 мең квадрат метр мәйдан эшкәрткән. Кыскасы, хакимият һәм оешма-предприятие биналары, банклар, кибетләр, дәваханә-поликлиника, транспорт тукталышлары, торак йорт подъездлары, мәктәп автобуслары, шул ук мәктәпләрнең үзләре һәм интернатлар һәммәсе “эссе томан генераторы” дип аталучы җайланма белән җентекле эшкәртелгән, һәм бер генә тапкыр да түгел. Уку йортларында бу эшнең әле дә тукталып торганы юк, бигрәк тә кышкы каникул көннәрендә актив эшләгәннәр.
Боларга терлекчелек биналарын, абзарларны да өстәргә кирәк. Биредә исә кешелекне дәвалаучыларга “УАЗ” машинасына җиһазландырылган махсус “ДУК” корылмасы (Комаров исемендәге дезинфекция установкасы) ярдәмгә килгән.
– Шундый махсус техник җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен без Ветеринария идарәсе җитәкчесе Азат Салават улына рәхмәтлебез, – ди Вера Ильинична. – Ул – хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту юнәлешендә дә бик хәстәрлекле җитәкче. Күптән ремонт күрмәгән ветстанцияне төзекләндерүгә дә финанс белән ярдәм итте, хәзер барлык тиешле шартлар булдырылды, җитешмәгән җиһазлар кайтартылды. Мондый шартларда без эшчәнлек төрләрен дә киңәйтә алабыз, этләр һәм песиләргә операцияләр ясап, хәтта йоннарын матур итеп кыркып, түләүле хезмәтләр күрсәтү мөмкинлегебез дә артты. Бүгенге шартларда монысы да әһәмияткә ия.
Менә шундый шартларда эшли бүген Караидел районы Ветеринария станциясе уңганнары. Иртәгә алар, “ДУК”, эссе томан җиһазы һәм башка корылмалар белән коралланып, янә әйләнә-тирәбезне чолгап алган төрле вирусларга, инфекцияләргә каршы көрәшкә чыгачак, кешелекне дәвалауларын дәвам итәчәк. Җиңел һәм хәвефсез булмаган бу эшчәнлекләрендә аларга уңышлар телик һәм рәхмәтле булыйк!
Фәнис ГӘРӘЕВ.