-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 гыйнвар 2021, 17:15

Иммунлаштырудан куркырга кирәкми

Башкортстанда 9 декабрьдә үк яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау башланган иде.

Башкортстанда 9 декабрьдә үк яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау башланган иде.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы вакциналауның беренче дулкынында ук прививка ясаткан табиблар белән сөйләшкән.
Флорид Хисамиев, Зубово ковид-госпиталенең бүлек мөдире, 30 яшь, 2020 елның 16 октябрендә вакциналанган. Табиб әйтүенчә, ул прививка ясату-ясатмау турында уйланмаган да. Госпиталь ачылу белән ул авыр хәлдәге пациентларны дәвалый.
“Без биредә җиңел авыруларны күрмибез. Урта авыр хәл – мөмкин булганның иң яхшысы. Үзләре сулыш ала алмаган, озак кислород битлегендә булган, соңыннан бик озак реабилитацияләнгән авырулар күп. Мондый пациентлар ковидка кадәр булган тормышларына тиз кайта алмый. Сатурация күрсәткечләре нормаль булган хәлдә дә озак уңайсызлык, сулыш җитмәү, хәлсезлек кичерә. Кемдер айлар буе ис һәм тәм сизми. Күпчелек өлкән яшьтәге, шикәр чире һәм артык гәүдә авырлыгы булганнар мондый хәлгә дучар була. Ләкин яшьләр дә аз түгел. Пациентларның никадәр авыр үлгәнен күрәбез. Шуңа күрә иң беренче чиратта хәвеф төркемендәге кешеләргә прививка ясатырга кирәк, “– ди Флорид Хисамиев.
Табибка вакцинаның беренче компонентын Уфаның 52нче поликлиникасында ясаганнар. Ул аны яхшы үткәрүен билгели. Икенче көнгә температурасы 37,3кә кадәр күтәрелгән. Җиңелчә салкын тидерү халәте, бераз хәлсезлек, укол урыны авыртып тору күзәтелгән. Парацетомол эчкән. Икенче инъекция декабрь башында ясалган. Шундый ук җиңелчә салкын тию билгеләре кичергән, эшләп йөрүен дәвам иткән. Бераз вакыттан соң вируска антитәнчекләр барлыкка килгән.
Табиб ышанычы артуын билгели: “Беренче чиратта үзем өчен түгел, якыннарым, пациентларым өчен кайгырдым. Беркемне дә вакциналанырга үгетләмим. Һәркем үзе хәл итәргә тиеш дип саныйм. Әгәр мөмкин булганча үзен һәм якыннарын хәвефтән сакларга тели икән, прививка ясату хәерле. Бу препарат белән вакциналауны күпләр үткәрде. Әлбәттә, минем дә башта бераз шикләнүләр булды. Ләкин якыннарыма вирус йоктырудан курку катлаулылыклардан куркуга караганда көчлерәк булды.
Оксана Дмитриева, Уфаның 5нче поликлиникасы баш табибы урынбасары, 41 яшь, 2020 елның декабрендә вакциналанган:
“Беренче компонентны бөтенләй җиңел үткәрдем – инъекция урынында бераз авырту гына булды. Бер атна элек вакцинаның икенче компонентын алдым. Ике көн субрефиль температура булды, аяк өстендә үткәрдем. Әле үземне бик яхшы хис итәм. Февральдә антитәнчекләргә анализ тапшырачакмын”, – ди медик.
Оксана Дмитриева әйтүенчә, коронавирустан вакциналану алдыннан курку һәм шикләнүләр аңарда бөтенләй булмаган.
“Мин фәнгә һәм Русия медицинасына ышанам. Хәзер мин коронавирус йоктырсам да, аны җиңел формада, катлаулылыкларсыз кичерәчәгемә 100 процент ышанам. Вакциналау шуның өчен ясала да. Бу инфекциягә прививкасыз каршы тору авыр, чөнки организмга күп факторлар йогынты ясый, ә күпләрнең иммун системасы йомшак, аеруча хроник авырулары булганнарның. Теләсә кайсы иммунлаштырудан да куркырга кирәкми. Ялган мәгълүмат тараткан “антипрививочник”ларга ышанырга кирәкми. Рәсми чыганакларга, расланган тикшеренүләргә, белгечләргә ышанырга кирәк, ә медицина белеме дә булмаган, иммунология һәм вирусология өлкәсендә бернәрсә дә белмәгәннәргә түгел”, – дип ассызыклый табибә.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: