-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 гыйнвар 2021, 14:35

“Антитәнчекләр барлыкка килә, рак күзәнәкләре юкка чыга...”

Башкортстан журналистлары арасында беренчеләрдән булып 29 декабрьдә коронавирустан вакциналанган Рафаэль Хәкимов шушы көннәрдә вакциналауның икенче этабын үтте, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Башкортстан журналистлары арасында беренчеләрдән булып 29 декабрьдә коронавирустан вакциналанган Рафаэль Хәкимов шушы көннәрдә вакциналауның икенче этабын үтте, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
“Беренче вакциналаудан соң бер атна үткәч, миңа препарат кертелгәне хакында ике очракта гына искә төшердем: “Госуслуги” порталыннан үзеңне күзәтү көндәлеген тутыру хакында сорап искәрмә килгәч һәм тирә-яктагылар хәлем белән кызыксынгач кына”, – ди Рафаэль.
Журналист билгеләвенчә, вакциналауның икенче этабы алдыннан иң мөһиме – беренче уколдан катлаулылыклар килеп чыкмау. Рафаэльдә алар күзәтелмәгән.
Вакциналануның икенче этабы да тулысынча беренчесендәге кебек гамәлләрне кабатлый – иммунлаштыруга ризалык турында килешүгә кул кую, терапевт тикшерүе, препаратны организмга керткәч, ярты сәгать медиклар күзәтүе астында булу.
Рафаэль Хәкимов билгеләвенчә, вакциналауның икенче этабына килгәч, аны прививка ясатырга теләүчеләрнең артуы гаҗәпләндергән. Моны белгечләр дә раслый:
“Вакциналанырга теләүчеләр сизелеп артты. Бу матбугат чараларында вакциналау темасына кешеләр белән диалогның ачык булуына да бәйле. Авыруга караганда, иммунлаштырудан соңгы хәлнең йомшаграк икәнен кешеләр үзләре дә күрә. Шуңа прививка ясату мөмкинлеген ычкындырмаска тырышалар. Кешеләр әзерлекле булып килә”, – дип билгели Уфаның 52нче поликлиникасының табиб-инфекционисты Гүзәл Мәхмүтова.
“Беренче вакциналаудан соң үземне бик яхшы хис иттем. Ярты сәгать эчендә тән температурам 37гә кадәр күтәрелеп алды һәм үзе төште, – дип сөйли вакциналауның икенче этабына килгән Уфа фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Маргарита Яхина. – Хәзер мин ниндидер күзгә күренгән реакция булырына ышанам. Бу очракта организмда М классындагы гына түгел, G классындагы антитәнчекләрнең дә артуын аңлар идем. Берничә көн температурам булса да аны төшермәячәкмен. Бу очракта антитәнчекләр барлыкка килү генә түгел, “рак күзәнәкләре” дә юкка чыгачак, ә бу - өстәмә хәвефсезлек дигән сүз”.
Уколдан соң өч көн прививка урынын чылатырга, мунча керергә, алкоголь кулланырга, авыр физик күнегүләр белән шөгыльләнергә ярамый. Битлек киюне дәвам итәргә.
Препаратны керткәннән соң бер-ике сәгатьтән “Госуслуги” порталы кешегә вакциналау үтүе хакында сертификат, ягъни “антиковид паспорты” бирә. Русиялеләргә алар 2 гыйнвардан бирелә башлады.
Рафаэль билгеләвенчә, беренче этап белән чагыштырганда, икенче прививкадан соң тәүге 24 сәгатьтә ул үзен яхшырак хис иткән. Мускуллар авыртуы, баш әйләнү, хәлсезлек күзәтелми. Бары аякларында гына хәлсезлек сизелә. Шуңа ул әлегә өйдән эшләргә булган.
Фото: Мирон Доровских
Читайте нас: